Логотип Идель
ШӘХЕС

СӘНӘГАТЬ РЕВОЛЮЦИЯСЕ - НӘРСӘГӘ ӘЗЕР БУЛЫРГА КИРӘК?

Ә сез белә идегезме, планета халкының 70 проценты тормыш үзгәрешләренә сыеша алмый икән! Шуңа алар заманнан артта кала дигән сүз. Ә безнең минуты-секунды белән үзгәреп тора торган вакытта заманнан бер адымга алданрак бару кирәк әле! Ни өчен дисезме – яңа реалияләргә җитешер өчен! Моңа ничек өйрәнергә кирәклеген «Сәләт» йортында директорлар, депутатлар, академиклар аңлатты.

4 апрель көнне «Сәләт» йортында «Сәләт-Талантлар университеты» оешмалары экспертлар сессиясен уздырды. Ул I Халыкара биенналле кысаларында уза торган чара.

«Дүртенче сәнәгать революциясе өндәмәләре» дип аталган әлеге сессиядә депутат, танылган оешма директорлары, академиклар үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән бүлеште.

Мисал өчен, киләчәктә популяр булачак профессияләр турында да әйтелде. Ә сез бүген ихтыяҗы булган профессияләрнең 10, 20, 30 елдан юкка чыгасын белә идегезме соң?

–Киләчәктә иҗади юньлештәге, коммуникацияләргә бәйле, шулай ук һөнәре буенча уникаль булган профессияләр калачак. Шуңа да бүген белем алу яшәү кебек тормыш өчен кирәкле критерий булып тоар. Бүген теләсә кайсы вакытта, теләсә кайда укып була, – ди Казан дәүләт аграр университеты Икътисад институтының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы җитәкчесе Фәридә Нәҗметдинова.



Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров исә бу тормышта һәркем үзен таба белергә тиеш, дип саный. «Кешенең алган белемнәре юкка чыкмый, аларны кирәк вакытта куллана белергә генә кирәк. Ләкин шулай да кичә алган белемнәр генә җитми», – ди Индус ага.

Чарада яшьләрнең чит илләргә китеп укулары, тәҗрибә алуларына да тукталдылар. «Кешеләр кайда белем алуларын үзләре сайларга тиеш. Әмма без – хакимият вәкилләре – башка илгә укырга киткән яшьләрнең кире кайту теләге булсын өчен шартлар тудырырга тиешбез. Иң яхшы, иң тәҗрибәле белгечләрдә өйрәнүнең бернинди начар ягы да юк», – дип саный Нияз Гафиятуллин.



Исегезгә төшерәбез, биенналленың идеясе – сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүче берләшмәнең, Россия һәм чит ил оешмаларының тупланган тәҗрибәсен уртаклашу, гомумиләштерү һәм фикер алышу өчен мәйданчык булдыруга кайтып кала.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев