Логотип Идель
ШӘХЕС

"СӘЛӘТ-РАУШАН" АЛАНЫНА БАРУЧЫЛАР АЧЫКЛАНДЫ

Алдагы санда “Ялкын” журналы синең игътибарга викторина тәкъдим иткән иде. Шуның 15 соравына дөрес җавап биргән беренче 3 укучыга, сайлап алу турыннан башка гына Сәләт дөньясына эләгү мөмкинлеге биреләчәк дип вәгъдә иттек.

Җавапларны алдык, җиңүчеләрне игълан итәр чак та килеп җитте. Менә алар, катгый сайлап алу турын урап уза алучылар, иң өлгерләр һәм бәхетлеләр:
1. Айназ Миңневәлиев

2. Ләйсән Фазуллина

3. Асия Батыршина

Котлыйбыз, дуслар! Афәрин, сез булдырасыз! Синең дә дөрес җавапларны беләсең, үзеңнеке белән чагыштырып карыйсың киләме? Алайса yalkyn.com сайтына керергә ашык. Киләчәктә дә кызыклы бәйгеләр, төрле чаралар үткәреп торырга вәгъдә итәбез!

Ә җаваплар түбәндәгечә:

1. Сәләт берләшмәсе 1994-нче елны барлыкка килгән.

2. Сәләтнең беренче лагере Арча шәһәрендә үткәрелгән.

3. Сәләт татар, рус һәм инглиз телләре берлеге мохите.

4. Сәләт берләшмәсенең төп низамәтләре:

  • Без яхшылыкка тартылып үсәбез, начарлыктан этәрелеп түгел;

  • Сәләт – тәрбия бирү мохите, ләкин тәрбиясезне төзәтү мохите түгел;

  • Бергә без сәясәткә кушылмыйбыз, әмма сәясәт безнең һәркайсыбызда һәм һәркайсыбыз сәясәттә булырга мөмкин;

  • Тәнкыйть – безнең алым түгел. Безнең алым – анализ, иҗат һәм үсеш;

  • Сәләт ул – милли һәм дини гармония, рухи һәм фикри ирек мохите;

  • Сәләт – яшь кешегә үзен шәхес буларак кабул итү һәм җәмгыятьтә үз урынын билгеләү мөмкинлеге бирә торган даирә.


5. Сәләт проектлары җитәкчесе – Әдип Әлмир.

6. Сәләт йорты Казан шәһәре, Островский ур., 23-нче йортта урнашкан.

7. Быел 25 профильле җәйге алан үткәреләчәк.

8. Сәләт аланнары Италия, Австралия, Чехия, Германия, Болгариядә үткәрелгәне бар.

9. Быел “Сәләт-Самара”, “Сәләт-Монреаль” аланнары беренче тапкыр үтәчәк.

10. Быел Татарстанның 10 районында Сәләт аланнары үтәчәк.

11. Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы ТРның Алексеевск районы, Биләр каласында үтә.



12. Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының төп кунагы булып ТРның Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тора.

13. “Сәләт-Раушан” аланының төп юнәлешләре: фәнни, интеллектуаль.

14. Сәлкешнең төп бүләге – ул сары галстук.

15. “Сәләт-Раушан” Лаеш районы, Троицк бистәсендә урнашкан, “Звездный” ял һәм сәламәтләндерү базасында үтә.

Киләчәктә дә кызыклы бәйгеләр, төрле чаралар үткәреп торырга вәгъдә итәбез! “Ялкын” журналы битләрендәге “Сәләт” рубрикасын күзәтеп барырга онытма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев