Логотип Идель
ШӘХЕС

РОНАЛДУ КИТКӘН - КАЗАН ОШАМАГАН МӘЛЛӘ?

Ул Конфедерацияләр Кубогы белән ник саубуллаша? Баксаң, моңа яңа туган игезәкләре «гаепле» икән…

Роналдуның игезәк сабыйлары тууы Конфедерацияләр Кубогында уйнамаска сәбәп булган. Моның турында танылган футболчы үзенең "фэйсбугына" язып куйган.

«Минем ике балам туса да, жыелмабызда бөтен җаным-тәнемне биреп эшлим. Кызганыч, без төп максатыбызга ирешә алмадык. Ләкин мин алга таба да португалиялеләргә шатлык китерүне дәвам итәрмен», дигән ул.

[caption id="attachment_17424" align="alignleft" width="300"] Роналду олы улы белән[/caption]

Роналду тиздән балаларын күрәчәк. Шуңа инде шатлыгыннан нишләргә белми икән. Аның тәкъдименә ризалашканнары өчен Португалия футбол федерациясе һәм җитәкчелеген онытмаячакмын, дип белдергән ул.

Исегезгә төшерәбез, Португалия Конфедерацияләр Кубогы финалына уза алмады. Ул Чили командасына оттырды. Бүген икенче ярымфинал үтәчәк. Анда Мексика һәм Германия командалары ярышачак.

Португалия җыелмасы 2 июль көнне өченче урын өчен көрәшергә җыена. Уен Санкт-Петербургта узачак. Ләкин инде Роналдусыз...






Криштиану Роналду үзенең игезәкләре белән, ниһаять, күрешкән. Интернетта ул алар белән фотосын салган, "тормышымдагы тагын ике мәхәббәт бөртеге белән таныштырам сезне", - дип язган футболист. Улы Матео һәм кызы Ева инде июнь башларында ук дөньяга килгәннәр. Конфедерацияләр Кубогында катнашу сәбәпле, ул аларны әле генә күрү бәхетенә ирешкән. Криштиану Роналду шулай ук Криштиану Роналду исемле 7 яшьлек олы улын да тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев