Логотип Идель
ШӘХЕС

РЕСПУБЛИКАНЫҢ 100 МӘКТӘП ҺӘМ БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ "ЯШЕЛ ПОЧМАК"КА ӘЙЛӘНӘЧӘК

Яшь алмагач, чия, груша, миләш, сиреньнәр, карлыган һәм крыжовник куаклары республиканың 100 балалар бакчасы һәм мәктәбенең территорияләрен бизәячәк.

Татарстан балалар бакчалары һәм мәктәпләре арасында “100 яшел почмак” конкурсы Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы һәм #ЭКОяз2017 акциясе дәвамында игълан ителгән иде.

Үз территорияләрен яшелләндерергә теләүчеләр, үткәрелә торган экологик-агарту эшләрен тасвирлап, гариза җибәрде. Шулай итеп, конкурс нәтиҗәсендә 100 иң актив балалар бакчасы һәм мәктәп үз участокларын булдыру өчен утырту материалы алды.

“100 яшел почмак” конкурсының максаты нинди иде соң?

-​ балаларда туган як табигатен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү;


-​ балаларда табигатькә карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү;


-​ үсемлекләр турында белемнәрне киңәйтү;


-​ хезмәт күнекмәләре формалаштыру;


-​ ата-аналарны һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен акцияләрдә катнашуга һәм бергәләп үткәрүгә җәлеп итү;


-​ балалар бакчалары һәм мәктәпләр территорияләрен яшелләндерү.


Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров билгеләгәнчә, үсемлекләрнең һәм агачларның үсү һәм үзгәрү процессын күзәтү балаларның әйләнә-тирә мохитне өйрәнүгә булган кызыксынуларын арттыра. Шундый гамәли эшчәнлек ярдәмендә балалар туган якның табигый объектларының кадерен ныграк белергә һәм саклап тотарга өйрәнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев