РӘСЕМНЕҢ СЕРЛЕ КИҢЛЕКЛӘРЕ

Васильево якларында булган бар, ә менә ул туфракларда бөек кешенең аяк эзләре калуын яңа гына белдек бит. Сезгә дә сөйлик әле...


Константин Васильев – Татарстанда яшәп иҗат иткән рус совет рәссамы. Иҗат мирасы 400 дән артык әсәрне тәшкил итә: портретлар, пейзажлар, сюрреалист корылмалар, мифлар һәм сугыш темасына язылган картиналар. Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1988). 1942 елның 3 сентябрендә фашистлар оккупациясендәге Адыгея автономияле өлкәсенең башкаласы Майкоп шәһәрендә туган. 1976 елда фаҗигале рәвештә һәлак була: иптәше белән узып баручы поездга таптала. Васильево бистәсендә җирләнгән.


1949 елдан гаиләсе Татарстанның Васильево бистәсендә яши. 1954 елда В.И. Суриков исемендәге институт каршындагы урта сәнгать мәктәбенә (Мәскәү) кабул ителә. Третьяков галереясе, Пушкин музее, Зур театр, Мәскәү консерваториясендә уздырган сәгатьләр рәссамның классик сәнгатькә юл башы була. 1957 - 1961 елларда Казан сәнгать укуханәсендә (II курстан) укый. Диплом эшен – Римский - Корсаковның “Кар кызы” әсәренә иллюстрацияне «бишле»гә тапшыра. Урта мәктәптә рәсем һәм сызым укытучысы, рәссам-бизәүче булып эшли.


Тумыштан бирелгән таланты, алган махсус белеме, бай рухи дөньяга ия булуы аркасында сынлы сәнгатьтә үзенең кабатланмас исемен калдырды. Рәссам К. Васильевның иҗат мирасында 400 дән артык әсәр бар дип исәпләнә. Алар арасында сынлы сәнгать һәм графика әсәрләре, пейзаж күренешләре, портретлар шәлкеме, рус былинасы каһарманнарын сурәтләгән, мифлар һәм сугыш жанрларында язылган, сюрреалист һәм абстракт композицияләр, этюдлар, Омск чиркәвен бизәү эскизлары бар.


3_09_1


1960 ел башындагы иҗатында, мәсәлән, «Кыл» (1963); «Абстракт композицияләр» (1963); «Күккә ашу»; «Пәйгамбәр» әсәрләрендә - Пабло Пикассо, Генри Мур, Сальвадор Дали иҗатын тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә сюрреализм; «Квартет», «Королева сагышы», «Күзгә күренү», «Хәтер иконасы», «Керфекләр музыкасы» әсәрләрендә - абстракт экспрессионизм тәэсире сизелә. 1960 еллар ахырына формалистчыл эзләнүләрдән баш тартып, реализм манерасында иҗат итүне өстенрәк күрә башлый.


3_09_2


Рәссам халык авыз иҗатына - рус халык җырларына, былиналарга, Скандинавия, Ирландия сагаларына да мөрәҗәгать итә, славян һәм скандинав эпосларының каһарманнарының портретлары шәлкемен ясый. Рус тарихына «норман күзлеге»ннән караган өчен аның иҗатын совет хакимиятләре яратмый. Рихард Вагнер музыкасын тыңлап ясарга ярата: Рихард Вагнер операларының эчтәлегеннән чыгып, «Нибелунглар боҗрасы» шәлкемен (1970) ясый. Хәрби хәбәрче А.И. Доронин (Мәскәү) 1978 елдан башлап, Мәскәүдә һ.б. шәһәрләрдә рәссамның күргәзмәләрен оештыра башлый.


1988 елда «К. Васильев сәнгатен сөючеләр клубы» иҗтимагый җәмгыятен оештыра. Рәссамның әнисе Клавдия Парфен кызы белән рәссамның әсәрләрен файдалану хокукын клубка бирү турында рәсми килешү төзи. Клавдия Парфен кызы бер шарт куя: улының рәсемнәре кайда урнаштырылса, ул да шунда яшәргә тиеш була. 1984 елда Коломна шәһәрендә 4 бүлмәле фатир алына, анда К.Васильевның әнисе һәм кыз туганы Валентина (ире һәм дүрт кызы белән) күченәләр. Ә картиналарга оя бары тик 1998 елда гына Мәскәүнең Тимирязев районы Лианозов паркында элекке дача бинасында табыла.


Мәгълүматлар “Ялкын” журналы архиыннан һәм Википидия сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 март 2021 - 10:43
    ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР – Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды:  – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде. 
    1739
    0
    6
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    704
    0
    0
  • 17 март 2021 - 13:39
    СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була?
    548
    0
    0

Блоглар