Логотип Идель
ШӘХЕС

РӘМИС АБЫЙ АЙМӘТ, ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН СЕЗНЕ!!!

Бүген татар халкының үз Есенины туган бит. Әйе-әйе, сүз иң якты, илһамлы, образлы шагыйребез Рәмис Аймәт турында. Барлык редакциябез белән тәбрик итәбез, әй якын дустыбыз!!!


Ул 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчалы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Бала чактан ук шигырьгә-җырга мавыгып үсә. Урта мәктәпне 1986 елда тәмамлагач, ул Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында ук шигъри иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый, көндәлек матбугатта беренче шигырьләрен бастыра. «Казан утлары», «Идел» кебек абруйлы журналларда шигъри цикллары дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта. 2000 елда аның «Шомырт салкыннары» исемле беренче җыентыгы басылып чыга һәм көндәлек матбугатта югары бәя ала (Лена Шагыйрьҗан, Рафаэль Мостафин, Флера Гыйззәтуллина мәкаләләре). 2005 елда Рәмис Аймәтнең «Мәгариф» нәшриятында «Айның аръягында» исемле шигъри җыентыгы басылып чыга.


Университетны тәмамлаганнан соң, Рәмис Аймәт биш-алты ел чамасы газета редакцияләрендә («Мәгърифәт», «Шәһри Казан») хәбәрче, мәдәният бүлеге, әдәбият бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара, 1995—1998 елларда Татарстан язучылар берлегендә рәис ярдәмчесе сыйфатында да берникадәр вакыт эшләп ала. 1998—2004 елларда Рәмис Аймәт — Шәриф Камал музееның директоры. Бу эштә үзен оста оештыручы итеп таныта, әдәби кичәләр, язучыларның укучылар белән очрашуларын, юбилейларын уздыруны төп мәдәни чараларның берсенә әйләндерә, музейның бинасын ремонтлау, мәйданын киңәйтү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башкара. 2004 елдан ул — Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее мөдире. 2013 елдан Татарстан язучылар берлегендә рәис урынбасары булып эшли.



Рәмис Аймәт шигырьләре


Тәрәзә

Ачыгыз тәрәзәләрне, 
Тәрәзәгез булса!..
М. Әгъләм


Тәрәзләр бар, ләкин ачылмыйлар;
Рәшәткәле безнең тәрәзәләр.
Кадакланган алар (озаккамы?!)
Ачылмаслык итеп.
Күрәзәләр
Безне бүтән алдый алмас инде.
Үтте инде җаннан андый агым.
Уйлап куйдым әле мин, нигәдер,
Тәрәзләрнең карындыклы чагын.

Һәрбер уем күңел учагыма
Өсти генә бара көчле ялкын.
Сүрән карындыклар аша да бит
Еракларга карый алган халкым.

Дөрли-дөрли, озын төннәр буе,
Йөрәгемдә күпме учак ягам?!
Рәшәткәле тәрәзәләр аша
Рәшәткәле рәшәләргә багам.

Багам рәшәткәле дөньялыкка,
Читлектәге ерткыч җанвар сымак.
Күпме була адәм җаннарында
Бертуктаусыз тәҗрибәләр сынап?!

Бер истәлек

Нигә мине һаман газаплыйдыр
Еракта калган бер истәлек?
Күксел томан аша калка да ул
Бертуктаусыз төшә искә ник?
Яфрак-яфрак очкан хатирәләр
Тора гына җанга өстәлеп.

Искә төшә... Инде онытылды дип,
Уйлыйсың да, кабат яңара.
Җилләр җан иңдергән учак кебек,
Тотына ул кабат янарга.
Тотына ул узган яшьлегемнең
Садә минутларын санарга.

Дәфтәр битен ачсам, ул Истәлек
Килеп чыга кипкән гөл булып.
Сулган сөю булып очып төшә,
Тузгып оча сагыш-көл булып.
Көтмәгәндә кинәт Бүгенгемнән
Үткәнемә төшәм убылып.

Үткән — үткән! Ятьмә кебек җанны
Күпме генә аны теткәлә...
Ул карашлар... һаман үзәк өзеп,
Еллар аша миңа текәлә.
Җилеп узган елларгамы хәзер,
Язмышкамы әллә үпкәлә?

Тынгы бирми һаман ул истәлек,
Тынгы бирми бер дә — кич, иртә...
Ярты төндә кабызып утларымны
Күңел тәрәзәмне ул чиртә.
Хатирәләр ага ташкын булып,
Ташкыннарга бармы соң киртә?

Шыбыр-шыбыр яңгыр елавы да
Алып кайта аны Үткәннән.
Яфрак шавы, җилләр сулавы да —
Барысы да, бар да ул көннән.
Ул көннәргә китеп югалсам да,
Мин мәңгегә, юк, юк, үкенмәм.

«Кайтарыгыз Үткәннәрне!» диеп,
Берәүдән дә инде үтенмәм.
...Үкенмәм!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев