Логотип Идель
ШӘХЕС

РАМАЗАН КИҢӘШЛӘРЕ

Без Рамазанны, Рамазан безне сагына, шуңа да ул ел саен 10-11 көнгә иртәрәк килә. 

Киңәш 1. Сәхәреңне дөрес аша

Быел ураза җәйнең күпләр өчен иң эссе чорына, ягъни имтиханнар вакытына туры килә. Мондый вакытта дөрес туклану һәм организмны файдалы матдәләр белән тәэмин итү аеруча мөһим. Шуңа күрә сәхәр вакытында менә нәрсәләр ашарга тәкъдим итәбез:

• боткалар, аеруча солы боткасы файдалы булыр;


• киптерелгән җимешләр;


• чикләвекләр;


• гомумән, озак эшкәртелә торган ризык.


Чәй, кофе эчмәгез, чиста су эчеп кую яхшырак булачак. Кофе гомумән сәламәтлеккә бик файдалы нәрсә түгел, ә чәй исә организмнан микроэлементлар юып чыгарачак, ә сезнең бит әле көне буе йөрисегез бар.

Ашказанын тутыру да дөрес түгел. Бу сезгә бары зыян гына китерәчәк.

Киңәш 2. Авыз ачу — карын тутыру түгел.

Авыз ачуны су эчү белән башлау дөрес булыр. Суны күбрәк эчсәгез яхшырак. Шулай итеп башта ашказаны юлын су белән чистартабыз. Аннары җимешләр, яшелчә ашыйбыз, ягъни тиз эшкәртелә торган ризыклар белән тукланабыз. Рамазан режимы организм өчен гадәти түгел, шуңа аны кинәт ашау белән шаккаттырмыйк.

Киңәш 3. Көн нәтиҗәле узсын.

Рамазан ае һич кенә дә пассив тормыш алып бару вакыты булырга тиеш түгел. Дини гыйбадәтләрдән тыш, бу айда үзеңне камилләштерү белән шөгыльләнергә була. Һәр көнегезне планлаштырыгыз һәм нәтиҗәле итеп уздырыгыз: укыгыз, яңа нәрсәләр өйрәнегез.

Көндез 20-40 минут йоклап алу, яки тулы сиеста ясау сәламәтлеккә бик тә файдалы булачак. Әмма чамасын белегез: төнлә ашап, көне буе йоклап яту мөселманга хас эш түгел.

Киңәш 4. Изгелек кылыгыз.

Әйе, моннан да банальрәк киңәшне күз алдына да китерү авыр, ләкин дөрес әйберләр турында искәртү беркайчан да артык түгел. Кечкенә генә яхшылыклар да Рамазанны тулырак һәм мәгънәлерәк итәчәк. Урамда яткан чүпне алып кую да саваплы гамәл булуын онытмагыз.

Айдар ШӘЙХИ

НИЯТ ДОГАСЫ:

Нәүвәйтү ән әсуумә саумә шәһри Рамәдаанә минәл фәҗри иләл мәгъриби халисән лилләһи Тәгааләә.

(Мәгънәсе: “Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, таң вакытыннан башлап, кояш баеганчы Рамазан ае уразасын тотарга ихластан ният кылдым ”).

ИФТАР ДОГАСЫ:

Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәвәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү. Фәгъфирлии йә Гаффәру мәә каддәмтү үә мәә әххартү.

(Мәгънәсе: “Йә Аллаһ! Синең ризалыгың өчен ураза тоттым, Сиңа иман китергән хәлдә, Сиңа гына тәвәккәлләп һәм Синең ризыгың илә авыз ачтым. Йә гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, минем элек кылган гөнаһларымны да, ахыргыларын да ярлыка...”.

Бу дога укылгач, ахшам намазын укып, кичке ашны ашарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев