Логотип Идель
ШӘХЕС

Радик Юлъякшин: "Әни алдында баш иям!"

– Гастрольләрдә әниең гел синең белән...

– Ул минем фәрештәм, талисманым. Ул киемемне дә үтүкләп бирә, чәйне дә кайнарлатып тора. Аңа бар эшемне дә тулысынча ышанып тапшыра алам. Командамда әнием белән бергә 11 кеше. Гастрольләрдә ул минем генә түгел, ә бөтен коллективның әнисе. Аның белән барыбызга да җылы һәм тыныч.


 Костюмнарың хакында да сөйләшик әле. Аларның дизайнын стилистлар уйлап табамы? Кайбер костюмнарың, дөресен генә әйткәндә, бигрәк сәер...

– Минемчә, сәхнә киеме  ул – үзе бер мәдәният. Урамга да, дискотекага да, кунакка да, зур сәхнәдәге концертка да бер кием киеп булмый. Сәхнә киемен яңартып тору да мөһим. Биш ел буена бер күлмәк киеп йөргән җырчылар бар. Бу кызык та, кызганыч та. Киемне үзең түгел, ә стилистлар, дизайнерлар белән берлектә уйлап чыгарырга тиешсең. Сиңа матур булып тоелган киемнең сәхнәдә бөтенләй «югалуы» да бар. Әйе, килешәм, кайбер костюмнарым бигрәк сәер. Дизайнерлар тәкъдим иткәч, моны ничек киярмен дип, үзем дә аптырап куям. Әле киләчәктә тегелгәннәре бөтенләй «телсез» калдырыр (көлә). Мәсәлән, кемдер мин кигән плащларны аңлап бетерми. Сүз дә юк, классик кием матур, әмма бөтен кеше дә сәхнәгә костюм киеп, галстук тагып чыкса, кызыгы каламы соң?



- Костюм белән генә эш бетми. Тулысынча образ тудыру мөһим. Костюмга килешле итеп прическа эшлисең. Шоу-бизнесның нигезе булып иң тәүдә образ тора да инде.

- Гомумән, җырчы шоу­бизнеста башкаручы гына булып кала алмый. Ул актер да. Яхшы шоу өчен имиджны үзгәртергә кирәк дигән караштамын. Мәсәлән, Иван Дорн сәхнәгә үкчәле аяк киеме киеп чыкты. Әлбәттә, бу нормаль күренеш түгел, әмма матур шоу.


 Тормышта син нинди?

– Шат күңелле, шаян булырга тырышам. Житди булуны таләп иткән чаклар да бар. Ул, миңа калса, тәрбиядән тора. Әни миңа дөрес тәрбия бирде. Аның алдында баш иям.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев