Логотип Идель
ШӘХЕС

РҮЗИЛ ГАТИН ИТАЛИЯГӘ КИТӘ

Кечкенәдән үзебездә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале аша танылган Рүзил Гатинның таланты чит ил театрларын да битараф калдырмаган. Татарстанның атказанган артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Рүзил Миландагы “Ла Скала” опера театры белән килешү төзегән.

Җырчы егетебез 2017 елның 4 октябрендә Миландагы “Ла Скала” театрында сайлап алуны уңышлы узган. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан артисты Дж.Россининың “Севильский цирюльник” һәм К.-Глюкның “Орфей и Эвридика” операларында чыгыш ясауга чакыру алган.

“Севильский цирюльник” – “Ла Скала” театрының Яшь җырчылар академиясе проекты, анда Рүзил граф Альмавива партиясен башкарачак. Операның премьерасы 12 ноябрь көнне була. “Орфей и Эвридика” – “Ковент Гарден” Король операсы спектакле. Рүзил Гатин Орфей партиясенә дублер буларак чакырылган. Аның премьерасы 2018 елның март аена билгеләнгән.
Белешмә:

Рүзил Гатин 1987 елның 15 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Яр Чаллыда музыка мәктәбен (педагог Нәфисә Әхмәтшина), Мәскәүдә РАТИ (ГИТИС)ның эстрада факультетын (Михаил Борисов курсы, 2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (педагог Нина Варшавская, 2012) тәмамлаган.

Рүзил 6 яшеннән җырларга өйрәнә башлый (беренче мөгаллиме – Гөлсинә Гәрәева). 1996 елдан  башлап музыка мәктәбендә белем ала. Чаллының «Мизгел» ансамблендә җырлый. Иҗат юлы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйгенең республика һәм зона ярышларында күп мәртәбәләр җиңүче, ә 2003 елда Гран-при иясе була. 2008 елдан фестиваль кысаларында үзе дә актерлык осталыгы, сәхнә теле, конферанс буенча мастер-класслар бирә. СТС телеканалында тапшыруларда катнаша.

Башкарган партияләре:


«Ак бүре» операсы (Зөлфия Рәүпова) — Тегин ханның кече улы


«Алтын Казан» рок–операсы — Биктимер


«Минем чибәр ханым» — профессор Хиггинс


Режиссёрлык эше:


«Пигмалион» Б. Шоу пьесасы буенча Ф. Лоу музыкаль комедиясе


Уңышлары:

2001 ел – «Беренче канал»ның «Иртәнге йолдыз» (Юрий Николаев белән) конкурсы — 2 урын («Мизгел» ансамбле белән).

2002 ел – «ХХI гасыр балалары без» халыкара балалар фестивале (Албена, Болгария) — призлы урын («Мизгел» ансамбле белән).

«Йолдызларга юл» (Санкт-Петербург) фестивалендә катнаша.

2003 ел – «Созвездие-Йолдызлык» фестивале — Гран при.

2004 ел – «Созвездие-Йолдызлык» фестивале — 1 урын.

Б. Брунов исемендәге яшьләр фестивале (Мәскәү) — Гран-при.

Н. Михалковның «Яңа исемнәр» халыкара фонды стипендиаты.

2011 II халыкара «Зур аерма» («Большая разница») пародияләр фестивалендә (Одесса, Украина) катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев