Логотип Идель
ШӘХЕС

«ПРОСТО ЯХШЫ КЕШЕ»

Виталий Гиберт. Синең бу исемне ишеткәнең бардыр, шулай да исеңә төшерәм: ул ТНТ каналындагы «Битва экстрасенсов» тапшыруының 11нче сезоны жиңүчесе. Әле алай гына да түгел, башка бер сезонда да булмаганча, башкаларны бик күпкә артта калдырып жиңүче. Ул һәрвакыт елмая. Ул һәрвакыт күтәренке күңелле. Һәм «Син кем – экстрасенсмы, магмы?» дигән сорауга «Просто яхшы кеше» дип җавап бирергә ярата.



Балыкны үзең тот!


Яшь булуына карамастан, ул инде күп җирдә булырга, күпне күрергә һәм эшләргә өлгергән. Хәзерге вакытта Россия, Белоруссия, Украина шәһәрләре буйлап сәяхәт итә, семинарлар алып бара. Иң беренче семинары 2011 елның җәендә Мәскәүдә узды. Шәхси сеанслар алып бармый, өендә кабул итми. Моны ул болай аңлата: «Мин Иисусның «Кешегә балыкны бер тотып ашатырга мөмкин, әмма аннан аңа кармак бирергә һәм балыкны үзенә тотарга өйрәтергә кирәк, шул вакытта гына ул һәрвакыт тук булачак» сүзләре бик тирән булганын аңладым, чыннан да, барлык кешене әзер балык белән туендырганчы, аны шул балыкны тотарга өйрәтсәң, күпкә яхшырак». Виталий кешеләрне үзләренең тормышы белән идарә итәргә, хыялларын тормышка ашырырга, бөтен тирә-юньне яратырга, яшәүнең һәр мизгелендә бәхетле булырга өйрәтә. Һәм ул боларны бик мавыктыргыч итеп эшли.


Виталий Гиберт



Гибертны ничек каршылыйлар...


Аның беренче семинарлары «Моделирование будущего» дип исемләнгән иде. Ә бу елның сентябрь аеннан башлап уздырылганнары «Любовь – основа всей Вселенной» дип атала. Семинарны һәр шәһәрдә зарыгып көтәләр, аңа алдан әзерләнәләр... Әйе! Кызлар семинарда утырып кына чыгып китмиләр, ә яраткан «укытучыларын» тиешенчә каршы да алалар. Виталий Гиберт машинадан чыгып, семинар буласы урынга юнәлгәндә, ишек төбендә каршылаучы кызлар үзләренең фантазияләрен эшкә җигәләр – чегән костюмнары да, шәрык экзотикасы да, убырлы карчыклар образы да... берсе дә калмый!


Нәрсәсе бар инде шул экстрасенсның, нигә аңа шулкадәр игътибар дисеңме? Берничә ел элек ул да гап-гади малай булган, берәү дә аны белмәгән, аның да проблемалары булган, ләкин ул үз өстендә күп эшләгән, авыр булса да, начар юлдан китмичә, алга атлаган. Һәм менә боларның нәтиҗәсе – аны бөтен Россиядә һәм чит илләрдә дә беләләр. Германиягә дә чакырганнар ди әнә...


«Минем дә аның семинарына барасым килә» дисәң, көтәргә туры киләчәк. Казанга ул яңадан әле тиз генә килмәячәк – 2012 елның сентябрендә узган семинарыннан соң, башка бик күп шәһәрләрдә һәм илләрдә булып кайтасы бар.


Виталий Гиберт



Медитация!


Аның семинарлары өчәр сәгать бара. Гадәттә, кичке сәгать җидедә башлана. Ә семинардан соң, теләге булган һәркем Виталий Гиберт белән профессиональ фотоаппаратка фотога төшә ала! Фотоларны берничә көннән соң социаль челтәрдәге рәсми группада һәм экстрасенсның рәсми сайтында күрергә мөмкин.


Каушыйсыңмы – медитация, алҗыдың, көндәлек ыгы-зыгыдан туйдың – медитация, хыялыңның чынга ашуын телисең – медитация, ачуың кабара – медитация! Виталийның күп сорауларга, проблемаларга җавабы шундый, чөнки ул үзе медитация белән шөгыльләнә, көнен дә нәкъ шуннан башлый. Ул медитациянең кешене башка дулкынга көйләве хакында һәрдаим кабатлый.


Аның семинарына кәефсез килгән кеше дә көлмичә, йә елмаймыйча чыгып китми. Семинарда булган кешеләр үкенми, кабат килергә тели, һәм киләләр дә. Сентябрьдә Казанда булган семинарда Виталий: «Кем минем февральдәге семинарымда булган иде?» - дип сорагач, залның яртысы кул күтәрде.


Виталий Гиберт



Төшләр белән идарә итәргә вакыт!


«Без нәрсә турында уйлыйбыз, нәрсәдән куркабыз, төштә шуны күрәбез дә», – ди ул. – Төшләрне барлык кешеләр дә күрә, ләкин кайберәүләр оныталар, аларның төшләрне истә калдыру гадәте юк. Алар бу гадәтне үзләрендә булдырмаган». Ә чынга аша торган төшләр турында: «Теләсә нинди төш – параллель дөнья һәм башка чынбарлыкларга керү, шулай ук вакыт буенча киләчәккә күчү дә. Кайберәүләр киләчәкнең билгеле бер вариантларын күрәләр, ул аларга шулкадәр көчле тәэсир итә – мондый төшне күрүчеләр үзләрен шуңа программалаштыралар, төшне күргәннән соң, гел аның турында уйлыйлар», – дип сөйли Виталий Гиберт.


«Начало» фильмын караганың бардыр, анда кешеләр үз төшләре белән идарә итә. Виталий моны болай шәрехли: аңлы төш күргәндә, син үзеңне реаль дөньядагы сыман сизәсең, тәҗрибә туплыйсың һәм вакыйгаларга тәэсир итә аласың. Ләкин бу кешедән һәм төштәге, һәм өндәге вакыйгалар өчен җаваплылыкны үз өстенә алырлык кыюлык һәм тәҗрибә таләп итә. Моңа өйрәнергә мөмкин! (Болай булгач, без дә төшебез белән идарә итә алабыз! Бүген үк йокларга яткач, эксперимент ясап кара!)


Виталий Гиберт



Монда һәм хәзер яшәргә өйрән!


 – Нәрсә ул чынбарлык? Виртуаль уен, төш яки «мәктәп»ме?


– Бу бик тирән фәлсәфи сорау. Дөресен әйткәндә, нәрсә бар, барысы да төш. Әлбәттә, һәр кеше моны үзенчә аңлый, әмма бу сорауны ныграк ачыклый башлагач, төшенәсең: син галәмнең бик кечкенә бер өлеше генә, ә галәм ул – Аллаһ.


– Үткәнне ничек онытырга, аңа кат-кат әйләнеп кайтмас өчен нәрсә эшләргә?


– Бик яхшы сорау, ул мине дә интектерә иде. Без үткәнгә бик күп игътибар бирәбез, ләкин монда һәм хәзер яшәргә кирәк, гомер монда һәм хәзер генә бара. Бу хакыйкатькә инансаң, һәр мизгелдән ләззәт ала башлыйсың. Ә үткәннәрнең шул ук төш икәнен аңларга кирәк. Синдә төшнең ниндидер өзекләре, хатирәләре бар... Чынлыкта исә син бу күренешләрнең синең тормышыңда булганмы, юкмы икәнен беркайчан да белмисең. Син бары тик күңелеңнән бу хәлләр мөһим, болар минем тормыш тәҗрибәм, дип тамга куйгансың. Алып ат ул тамганы, үткәнеңне төш итеп кабул ит!


Гибертның яраткан мәзәге: «Ир-ат трамвайда уйланып бара: «Бөтен нәрсә дә туйдырды – хатыным ошамый башлады, балаларым укымый, акчабыз юк». Артта зур блокнот белән ручка тотып сакчы-фәрештә ир-атның бар әйткәннәрен язып бара һәм эченнән уйлый: «Нигә бу кеше бер үк әйберләрне сорый икән? Ярар инде, бик үтенеп сорагач, бирми булмас».



Гиберттан хыялларны чынга ашыру буенча 5 эксклюзив кагыйдә:


Башта арадан бер хыялыңны сайлап аласың, ә аннары:




  1. Үзең белән булган барлык вакыйгалар өчен дә җаваплылыкны үз өстеңә аласың. (Минем бөтен гомерем – үземнең моңа чаклы уйлаган уйларым һәм эшләгән эшләремнең нәтиҗәсе. Минем барлык куркуларым да материаль (чынга аша).

  2. Аңның аерым бер халәтенә керәсең (медитация).

  3. Үз эчеңдә, аңыңда яңа «дөнья» төзи башлыйсың. Бу дөнья тышкы дөнья кебек үк реаль. Шуңа да аны мөмкин кадәр шәбрәк итеп төзе!

  4. Авыз – йозакта! Энергияне читкә чыгармыйсың. Бары тик эшлисең, ә нәтиҗәсен барысы да күрәчәк.

  5. Хыялыңа бәйле булудан туктыйсың. Әгәр дә син аңа бик нык бәйләнсәң, ул галәмгә китми, үзеңдә генә кала. Шуңа аны «җибәрергә» кирәк!


Фотолар http://vk.com/of_club_vitaliy_gibert төркеменнән һәм
В.Гибертның официаль сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев