ПЛАТОНОВНЫ УКЫЙСЫЗМЫ?
Урыс совет язучысы һәм прозаигы Андрей Платон улы Климентовның туган көне бүген.
Андрей Платон улы 1899 елның яңа стиль буенча 28 августында Воронеж шәһәренең Ям бистәсендә туа.
Әтисе — Климентов Платон Фирс улы (1870-1952) паровоз машинисты һәм Воронеж тимер юл һөнәрханәләрендә слесарь булып эшли. Аңа ике тапкыр (1920 һәм 1922 елларда) Хезмәт Батыры исемен бирәләр, ә 1928 елда ул партиягә керә. Әнисе — Лобочихина Мария Василий кызы (1874/75-1928/29) — сәгать остасы кызы, унбер бала анасы. Андрей гаиләдә иң өлкән бала булган, ә Мария Васильевна һәр ел диярлек бала тапкан. Шуңа күрә Андрей энекәш һәм сеңелкәшләрен тәрияләүдә, соңрак аларны туендыру, өс-башын карауда катнаша. Климентов-Платоновның ата-аналары Воронежның Чугун зиратына күмеләләр.
1906 елда Андрей чиркәү-мәхәллә мәктәбенә укырга керә. 1909 елдан алып 1913 елга кадәр шәһәрнең 4-сыйныфлы мәктәбендә белем ала. 1913 елдан (төгәл билгеле түгел, 1914 елның язы булырга мөмкин) 1915 елгача ялчы, «Россия» саклау җәмгыяте конторасында «малай»; полковник Бек-Мармарчевның Усть имениесендә локомобиль машинисты ярдәмчесе булып хезмәт куя. 1915 елда трубка заводында литейщик булып эшләве мәгълүм. 1915 елның көзеннән алып 1918 елның язына кадәр исә ул Воронежның төрле һөнәрханәләрендә эшче була.
1918 елда Андрей Климентов Воронеж политехника институтының электротехника бүлегенә укырга керә; Көньяк-Көнчыгыш тимер юлларының төп революцион комитетында, «Тимер юл» журналы редакциясендә хезмәт итә. Ул гражданнар сугышында фронт мөхбире сыйфатында катнаша. 1919 елда берничә газетада шагыйрь, публицист һәм тәнкыйтьче буларак, үзенең әсәрләрен нәшер итә. 1919 елның җәендә «Воронеж ныгытылган районының Саклык Шурасы Хәбәрләре» газетасының мөхбире булып, Новохоперскта була, шуннан соң Эшче-Крестьяннарның Кызыл Армиясенә алына. Көзгә кадәр хәрби паровозда машинист ярдәмчесе булып эшли; аннары Махсус Билгеләнешле Частьта (рус. Часть Особого Назначения-ЧОН үз теләге буенча тимер юлчылар отрядында рядовой укчы булып хезмәт итә. Воронеж астында ике тапкыр генерал Шкуро белән бәрелештә катнаша. 1920 елның языннан 1921 ел ахырына кадәр Андрей Платонов РКП (б) әгъзасы була, әмма 1921 ел ахырында фиркадан чыга. 1920 һәм 1921 елларда Воронежның Пролетар Язучылар Берлеге идарәсенең вакыты составында була.
1921 елның җәендә еллык губерний партия мәктәбен тәмамлый. Шушы ук елда аның иң беренче китабы — «Электрификация» брошюрасы чыга, шулай ук «Шигырьләр» коллектив җыентыгында аның шигырьләре нәшер ителә. 1922 елда язучының улы Платон туа. 1922 елда Краснодарда Платоновның шигырьләр китабы — «Зәңгәр төпкел» (рус. "Голубая глубина") басылып чыга. 1923 елда исә Валерий Брюсов бу җыентыгына карата үзенең уңай фикерләрен белдерә. 1922 елда Платонов Җир бүлеге каршындагы гидрофикация буенча губерния Комиссиясе рәисе итеп билгеләнә. 1923 елдан алып 1926 елга кадәр губерниядә инженер-мелиоратор һәм авыл хуҗалыгын электрләштерү буенча оста булып эшли. 1924 елның язында ул Беренче Бөтенрусия гидрологик корылтайда катнаша, ул вакытта язучыда туган ягын гидрофикацияләштерү проектлары барлыкка килә. Шул ук вакытта, 1924 елның язында ул РКП (б) га керү өчен яңадан гариза яза, ләкин фиркага керә алмый.
1925 елның июнь аенда Платоновның В. Б. Шкловский белән беренче очрашуы була. Нәкъ шушы елларда язучы фамилиясен Климентовтан Платоновка үзгәртә.
1926 елда «Елифан шлюзлары», «Эфир тракты», «Градов шәһәре» кебек әсәрләр языла, һәм әкренләп Платоновның революция китергән үзгәрешләргә карашы аларны кабул итмәүгә кадәр үзгәреп бара.
Мәгълүматлар “Ялкын” журналы архиыннан һәм Википидия сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев