Логотип Идель
ШӘХЕС

ПИРАМИДАЛАРДАН ДА КӘТТӘ МИСЫР МОГҖИЗАСЫ. НИ БУ?

2018 ел. 19 июнь. Санкт-Петербург. “Крестовский” стадионы. Һәм... Мөхәмәд Сәлах. Сишәмбе киченең могҗизалы рецепты шушындый булачак.

Бөтен ил үзебезнең илдә узачак футбол буенча дөнья чемпионатына Россия җыелмасына җиңел төркем эләкте, дип саный. Уругвай – һичшиксез лидер. Согуд Гарәпстаны җыелмасы турында, чыннан да, җиңел көндәш дип уйларга мөмкин булса, серле Мисыр бер дә ансат командалардан түгел. Дөньяның футбол буенча иң бай инглиз премьер-лигасында биш уенчысы уйнаган җыелманы җиңү өчен Россия егетләренә бик нык тырышырга кирәк булачак.

Әйе, Мисыр дөньяның футбол картасында бик атаклы нокта түгел. Ләкин бу җыелмада Россиядә булмаган бер элемент бар, аның исеме – Мөхәмәд Сәлах.



...Чак-чак өстерәлеп баручы иске автобус. Аның эчендә суларлык та урын юк – шәһәрләр арасында хәрәкәт итүнең бердәнбер ысулы булган бу транспортка кеше тулган. Тузанлы тәрәзә янында 14 яшьлек бөдрә чәчле үсмер утыра. Гомуми ярлылыкка карамастан, аның күзләре шаян, уйнак, ә бөтен уйлары фубол уенына барып тоташа.

Мөхәмәд Сәлах Искәндәрия шәһәреннән ерак булмаган Нәгригъ бистәсендә туып үсә. Нәгригътә яшәүчеләрнең төп кәсебе – ясмин чәчәкләрен үстереп, аларны парфюмерия ясаучыларга сату. Мондый сату-алулар үскән булуга карамастан, авылда юньле туп булмый – малайлар аны иске носкилардан ябыштырып ясый. Мөхәмәд футболның ни икәнен җиде яшьтә генә белә – иске каралы-аклы күрсәтүче телевизорның антеннасы кайвакыт ниндидер могҗиза белән футбол уеннарын тота. Мондый вакытларда кечкенә Сәлах өчен бөтен дөнья үзгәрә торган була – җем-җем килеп торучы экранда чын тылсымчылар Роналдо, Тотти, Зидан малайның күңелен әсир итәләр. “Әни, әни, безнең иске носкилар кайда ул?”

...Автобуска утырып 4-5 сәгать бару рәхәт түгел бер дә. Өстәвенә әле Нәгригътан туры Каһирәгә автобус юк – ким дигәндә өчне алыштырасы бар. Нишләтәсең бит – нәкъ менә Каһирәнең “Эраб Контракторс” командасы ярышларда 14 яшьлек Мөхәмәдне күреп, күнегүләр үтәргә үз сафларына ала. Мондый шартларда мәктәптә уку да зәгыйфь кенә бара.

“Мәктәптән иртә китәргә туры килә иде, – дип искә төшерә ул соңыннан. – Мин сабакларга иртәнге тугызга бара идем, ә аннары укытучыга клуб биргән кәгазьне күрсәтә идем: “Мөхәмәд көндезге сәгать икедәге күнегүләргә эләгер өчен дәресләрдән иртәрәк китәргә мөмкин”. Шулай итеп мин мәктәптә бары бер-ике сәгать кенә уздыра идем. 3-4 ел тирәсе мин күнегүләргә атнасына биш көн йөри идем. Иртәнге тугызда өйдән чыгып китә идем, командага мин икегә кушылырга тиеш идем, күнегүләр кичке алтыда тәмамлана иде. Юл, һәм менә мин гаиләмдә. Сәгать нибары 22.00-22.30”.

Мондый һәвәслек үз нәтиҗәләрен бирә – 19 яшьлек Мөхәмәдне Мисыр җыелмасына чакыралар. Җыелма өчен иптәшләрчә уеннарның берсендә Мөхәмәд ике туп кертеп, Швейцариянең иң атаклы “Базель” командасы хуҗаларының күңеленә шулкадәр якын килә, алар егетне бары берничә көннән соң Ауропага үз командасына алып килә.

Инглизчә бер сүз дә белмәгән яшь Мөхәмәдкә беренче вакытта чит илдә бик авыр туры килә. Аның сүзләренчә, яңа шартларда ул хәтта ризыкны кайдан аласын да белми торган була.

Әмма акрынлап бар да җайлашып китә, Мөхәмәд үз уены белән күпләрне әсир итә, атаклы “Челси”, “Рома” командаларында уйнап ала. Ауропага Сәлах беренче тапкыр аяк басканнан соң 6 ел уза. Хәзер ул фантастик “Ливерпуль” командасының төп йолдызы, искиткеч туплар авторы, ә аның хезмәт хакы атнасына 7 млн сум тирәсе. Сәлахның уңышка ирешер өчен күпме эшләгәнлеген белгәч, кем генә аны моңа лаексыз дип атар икән?

Уңышлар белән бергә килгән зур акча Мөхәмәдне бозмый. Кулына кергән зур акчаны ул бозык, әдәпсез тормыш алып бару ысулы түгел, ә туган иленә, авылына булышырга бер дигән мөмкинлек дип кабул итә.



Мисыр 28 ел эчендә беренче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионатына чыга. Әлеге истәлекле вакыйга чынга ашкан көндә Мөхәмәд Конго белән уенда ике туп кертә. Мисыр "чистый" акылдан шаша. Шатлыклы фактны әле аңлап та өлгермәгән футболчыга аны кинәт борчуга салган әйбер әйтәләр – аның әтисенең фатирына карак кереп чыккан. Сәлахның атасы судка гариза яза һәм берничә көннән җинаятьчене тоткарлыйлар. Мөхәмәднең бу вакыйгага кайтавазы искитәрлек – ул әтисеннән шундук гаризаны кире алырга үтенә, карак белән шәхсән үзе очраша, аңа бераз акча бирә һәм эш табарга булыша. Хаталанган кешегә яңа тормыш башларга мөмкинлек бирүдән дә кыйммәтле игелек бар микән дөньяда?

Милләт каһарманына Мисыр эшмәкәре, футбол җанатары Мәмдух Габбас купшы вилла бүләк итмәкче була. Ризалашып, күңеленә хуш килгән йортны сайларга гына бит, югыйсә. Әмма Мөхәмәд баштан ук юмарт тәкъдимне кире кага, һәм Габбаска әгәр аның Сәлахның казанышларын билгеләп, лаеклы булган бүләген бирәсе килсә, Нәгригъ авылын үстерүгә акча тотуы хәерлерәк булачак, дип җавап кайтара.



Мөхәмәд туган авылы турында бик кайгырта: төрле сәбәпләр табып акча биреп кенә калмый, мәктәп төзетә, түбәле футбол кыры ясата, спортзал өчен кирәкле барлык җиһазларны алып бирә. Җирле хастаханәгә вентиляцион бүлмә, медикаментлар һәм ашыгыч ярдәм машиналарын алуны финанслый. Авылда яшәүче яшь парларга туйга дип акча бүлеп бирә.

Читтән торып кына ярдәм итүне үзе өчен лаеклы дип тапмаган Сәлах Нәгригъка еш кына кунакка кайта, һәм буш кул белән түгел – һәр елны Рамазан аенда авылдашлары аны биредә күрә, бар теләгән кеше чын футбол йолдызы белән фотога төшеп, имзасын, ә балалар әле бүләкләр дә ала ала. Нәгригътәге мәктәп һәм төзелеп килүче яшьләр үзәге Мөхәмәд Сәлах исеме белән аталган.

Агымдагы елның 19 июнендә сәгать кичке тугызда бөтен Россия ил җыелмасының футбол уйнавын күзәтәчәк. Россия – Мисыр матчы вакытында илдә мисырлылар өчен җан атучылар бик сирәк булачак. Әмма! Шушы олы йөрәкле көдрә чәчле егет өчен җан атмый мөмкинме соң? Шуңа күрә – алга, Россия, алга Сәлах!

Искәндәр Хәбибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев