Логотип Идель
ШӘХЕС

ПИОНЕРИЯНЕҢ 95-ЕЛЛЫГЫН КАЗАНДА НИЧЕК ҮТКӘРӘЛӘР? (фото)

Пионерия көнендә “Казан ярминкәсе” үзәгендә “Балачак дөньясы” күргәзмәсе һәм “Без бергә!” өстәмә белем форумы ачылды, быел форум пионериянең 95-еллыгына багышланган.

Чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов да булды. Министрны «Россиянең мәктәп укучылары хәрәкәте» активистлары флэшмоб белән каршыладылар. Балалар белән истәлекле фотога төшкәч, Энгель Фаттахов рәсми рәвештә “Балачак дөньясы” күргәзмәсен һәм пионериянең 95-еллыгына багышланган “Без бергә!” өстәмә белем форумын ачып җибәрде.



Форум инде өченче мәртәбә үткәрелә. Оештыручылар елдан-ел аның масштабын зурайтырга һәм яңалыклар кертергә тырыша. Уку елы ахырга таба якынлашып килә, шул сәбәпле, мәктәпләрдә генә түгел, ә мәктәптән тыш белем бирү оешмаларында да йомгак ясыйлар.

"Белгәнебезчә, элек 19 май көнне без пионерия бәйрәмен билгеләп үтә идек, хәзерге буын балаларын да шул рухта тәрбияләү яхшы. Бүгенге көндә өстәмә белем бирү оешмалары тарафыннан бик күп кенә мастер-класслар үткәрелә, аларга яшьләр дә ияреп килә. Балаларны эшсез йөртмәскә, аларны кайда да булса җәлеп итергә кирәк. Һәрбер бала талантлы. Аларның талантларын ачарга бар яклап та мөмкинлекләр тудырылган, шуңа күрә, тырышуыбызның нәтиҗәсе уңайлы булыр дип ышанам”,− ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов.



Шулай ук, “Без бергә!” өстәмә белем форумы кысаларында 20 май көнне “Универсиада авылында” балалар тарафыннан әзерләнгән халык фольклорлары, ансамбльләренең концерты узачак.
10нчы тапкыр махсус оештырылган күргәзмәдә Россиянең 6 регионы катнаша.

Күргәзмәдә Татарстанның, Казанның төрле районнарыннан кул эшләре, кораб, самолет остаханәләре һәм башка вак-төяк эшләр тәкъдим ителә.

Күргәзмә 21 майга кадәр уздырылачак.

 

Айсылу Хафизова



 

 

 

 



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев