Логотип Идель
ШӘХЕС

ПЕТЕРБУРГТАН ВЛАДИВОСТОККА - ВЕЛОСӘЯХӘТ

Кул-аяк чукларыннан мәхрүм Алексей Костюченко Россия буйлап сәяхәте вакытында Татарстанга да сугылган.

Волгоградта яшәүче 58 яшьлек Алексей Костюченко Санкт-Петербургтан Владивостокка велосәяхәткә чыккан. Алексей кул-аяк чукларыннан мәхрүм. Әлеге хәл 2001 елда Сургут паркларының берсендә була: исерткеч эчемлекләр эчү белән мавыккан Алексей кар көртенә егылып кул-аякларын өшетә. Табиблар аның гомерен саклап кала алалар, әмма кул-аяк чукларын саклый алмыйлар.

«Рәтсез яшәү рәвешем аркасында мин менә бу хәлгә төштем”, - ди Костюченко үзе. Бүгенге көндә “инвалид кешеләргә юллар ябык” стереотипын җимереп, Алексей 10 мең километрга сузылган 2 еллык сәяхәткә чыккан. Аның инвалид коляскасы велосипед белән берләштерелеп ясалган.

7 июнь көнне Алексей Чаллы шәһәре аша үтеп, шәһәр читендәге кунакханәдә төн уздырса, бүген ул М-7 трассасы буйлап Уфага юл алган. Аннан соңгы маршруты түбәндәгедән гыйбарәт булыр дип көтелә: Екатеринбург-Омск-Красноярск-Иркутск. Кыш көне ул тәнәфес ясарга, аннан Ерак Көнчыгышка таба юл алырга планлаштыра.

Зилә Сабитова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев