Логотип Идель
ШӘХЕС

ПЕТЕРБУРГ ТЕРРАКТЫНДА ЧАЛЛЫ КЫЗЫ ДА ЗЫЯН КҮРГӘН

Санкт-Петербургта метродагы шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында Чаллы шәһәре кызы да булган. 

Анна Стужинага 21 яшь. Хәзер ул Мариин хастаханәсендә дәвалана. Аңа апасы ярдәм итә, табиблар хәлен тотрыклы дип бәяли.

Метрода фаҗига буласы көнне Аня өенә кайтып барышы булган.

– Метро ишегенә каршы баскан идем. Кинәт ут кабынып алгандай булды, шартлау тавышы ишетелде. Мин битемне кулым белән капладым. Поезд баруын дәвам итте. Туктагач бөтенесе чыгарга ашыкты. Кулларым пеште. Мин метро ишегендәге тәрәзә аша чыктым, – ди Аня.

Хәзер кыз транспортка утырырга да куркам, ди. “Шөкер, метродагы шартлау корбаннары арасында танышларым, якыннарым юк”, – дип сөенә.

Аняның әти-әнисе дә Чаллыдан. Әлеге вакытта алар гаиләсе белән Санкт-Петербургтан ерак түгел яшиләр. Аня исә Көнчыгыш институтының икенче курсында, япон телен өйрәнгән. Әмма  февраль аеннан лекцияләргә йөрми башлаган, билгеле бер сәбәпләр аркасында, белгечлеген алыштырырга уйлаган. Хәзер Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтына укырга керергә хыяллана. Фаҗига булыр алдыннан да бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнеп йөрүе булган. Хастаханәдән чыккач, Чаллыга кайтып килергә җыена. Анда аның туганнары яши икән.

Шулай ук Санкт-Петербургта метрода шартлау нәтиҗәсендә каза күрүчеләр арасында татар кешесе бар. Еникеев Артур Ринатович – 1996 елгы, ул Ленинград өлкәсеннән, милләте буенча татар. Террор актыннан соң, җиңел тән җәрәхәтләре белән Мариин сырхауханәсенә китерелгән булган.

Исән-имин булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

//Шәһри Казан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев