Логотип Идель
ШӘХЕС

ПЕРМЬ МӘКТӘБЕННӘН СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР

Кичә Пермь шәһәрендә булган хәлләр бөтенебезне тетрәтте. Хокук саклаучылар борчылырга сәбәп юк - бу егетләрнең үзара мөнәсәбәтләр ачыклавы гына, дип белдерә. Ләкин үз күзләре белән барсын да күреп торган 4 сыйныф балалары бөтенләй башка нәрсәләр сөйли. 

Шушы сугышны карап торган баланың берсе вакыйганы болай тасвирлый:

— Хезмәт дәресендә идек. Укытучы ни эшләргә кирәклекне аңлата башлады. Ул арада 2 югары сыйныф укучысы кереп пычаклары белән укытучыга кадый башладылар. Без бик курыктык! "Коткарыгыз!" - дип кычкыра башладык, тәрәзә янына килеп өелдек. Чөнки икенчесе безнең качарга уйлаганны күрү белән чыгу юлын томалады. Йөгерешә башладык, укытучыга ташланганы безнең өскә дә пычак белән килә башлады. Миңа да пычак белән кадады, мин читкә йөгердем, минем арттан куып җитеп, кулларымны күтәрсәм, тимәячәген белдерде. Саша тиз генә ишеккә таба йөгермәкче иде, тик өлгерми калды: аңа да пычак кадалды. Игътибарлары читкә юнәлгән арада бөтенебез ишеккә ябырылдык. Һөҗүм итүчеләр бер-берсен исемнәре белән атамадылар, шыпырт кына үз эшләрен эшләделәр.

Мәктәптә кан кою оештырган яшүсмерләрнең төп максаты булып дан-шөһрәт яулау торган, диләр. Әлеге идеяне Лев Биджаков тәкъдим иткән. Дусты Саша Буслидзе аның фикеренә каршы килмәгән.

Шушы вакыйгага кадәр Лев бер танышына мәктәптә "бер әйбер" оештырырга җыенганын белдергән. Төгәлрәк аңлатып тормаган, тик бу хакта бар дөнья ишетәчәген вәгъдә иткән.


Мәктәпкә керер алдыннан Лев һәм Саша исән чыкмаска карар кылалар: эшләре беткәч бер-берсен үтерергә тиеш булалар. Яралары да шулай алынган. Икесе дә бер-берсенә бер тапкыр суккан. Тик уйлаганнарын ахырына җиткерә алмаганнар: авырткан, күрәсең.










Шаһитлар сүзеннән хокук саклаучы органнарның фикере нык аерыла.  Имеш, ике укучы сугыша башлаган да, 4 сыйныфлар укыган кабинетка килеп кергәннәр. Алар шушы сугышны карап торырга мәҗбүр булганнар икән. Тик дистәләгән яраланган бала, авыр хәлдә ятучы укытучы киресен сөйли.











Укытучыга килгәндә, аның хәле җиңелләрдән түгел: операция ясаганнар, кан салганнар. Лев белән Александр да операциясез генә котыла алмаган.




Алдан хәбәр ителгәнчә, яшүсмерләр 1999нчы елда булган "Колумбайн" мәктәбендә кан коючылар белән кызыксынганнар. Ул вакытта да 2 яшүсмер мәктәптә балаларны үтереп йөргән: 13 кеше үлгән, 24се - яраланды, ә һөҗүм итүчеләр ахыр чиктә бер-берсен үтергән.








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев