Логотип Идель
ШӘХЕС

“ОНЫТМАГЫЗ МИНЕ!”

Фатих Кәрим сугыш елларында чын мәгънәсендә иҗади батырлык үрнәге күрсәтә - 150ләп шигырь, 8 поэма, 2 повесть, бер драма әсәре иҗат итә. Бу санда мин сезгә Фатих Кәримнең кызларына язган дүрт хатын тәкъдим итәм.

“Ә мин язам да, язам...”


Күренекле шагыйребез Фатих Кәрим Кызыл Армия сафына 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән фронтның иң алгы сызыгында солдат буларак катнаша. Мәскәү өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә яралана, башкаладагы госпитальдә дәвалана. Казанга язучыларга юллаган хатында ул болай яза: “Ярам аягымда, әллә ни каты түгел, аксаштырып әйбәт кенә йөрим... Фронтта вакытта алдынгы сугышчылар белән бер сафта мылтык, граната тотып сугышу өстенә, рота “Боевой листогы”ның редакторы булып эшләдем... 7-8 шигырь яздым... Хәзер бер кечкенәрәк поэма һәм фронт тормышыннан балалар өчен хикәя язам..” (1942 ел, 25 апрель).

Аннары шагыйрь Мәскәү өлкәсендәге бер госпитальгә күчерелә, шуннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанның Ленин районындагы госпиталенә җибәрелә, анда май-август айларында дәвалана. Әдип шул чорда "Пионерка Гөлчәчәккә хат", "Тирән күл" дигән поэмаларын да, “Мин – гуманист”, “Иптәш”, “Бомба төяп оча самолёт”, “Кайгың, куанычың” кебек шигырьләрен дә иҗат итә. 1942 елның 20 августында, госпитальдән сихәтләнеп чыккач, яңадан фронтка китә.

Шул ук елның 20 октябрендә Фатих Кәрим Воронеж шәһәре янында каты яралана. Тула өлкәсенең бер госпиталеннән ул язучы Кави Нәҗмигә болай яза: “...мин икенче ярамны төзәтеп ятам. Хәлем хәзер яхшы диярлек. Язам. Окопта да яздым, сугышта да яздым, монда да язам. “Совет әдәбияты” белән “Кыз. Татарстан”га күп әйберләр җибәрдем. Тик язган әйберләремә анда ни бәя бирәсездер. Ә мин язам да язам... Кирза итекнең кунычын өстәл итеп, шыгрым тулы товарный вагон полный ходка барганда шигырь язарга өйрәнү өчен кичергән елларның күп файдасы булды.”


Яңадан – алгы сызыкта


Госпитальдән соң ул – яңадан алгы сызыкта. 1943 елның март ахыры - апрель башында Фатих Кәрим фронттан Казанга кайтып китә. Язучыларның Г.Тукай клубында уздырылган очрашу кичәсендә ул “Разведчик язмалары”н укый.

Шагыйрь Фатих Кәримне Беренче Балтыйк буе фронтында чыга торган “Алга, дошман өстенә” газетасы редакциясенә алу мәсьәләсен Политуправление алдына куйган булганнар. Ләкин, “никадәр тырышсак та, аны хезмәткә ала алмадык, - дип яза язучы Афзал Шамов истәлекләрендә, - чөнки кече офицерларны бер фронттан икенче фронтка күчермиләр икән. Габдрахман Әпсәләмовлар да (Карелия фронтында “Ватан өчен сугышка” исемле татар газетасы редакциясе) Фатих Кәримне эшкә алырга омтылып караганнар, ләкин, кызганычка каршы, алар да максатларына ирешә алмаганнар”.

Риза Ишморатның 1944 елның 30 апрелендә Афзал Шамовка язган хатыннан өзек: “Фатих Кәрим сезнең янда юкмы? Әгәр ул сезнең фронтта булса, аны аласы иде бит, егетләр.”

1944 елның апреленнән Фатих Кәрим Кострома шәһәрендәге Жданов исемендәге Ленин орденлы Командалы Ленинград Хәрби-инженерлык училищесында укый. Шул елның октябрь-ноябрь айларында Татарстан Язучылар союзы идарәсенең үтенече белән Казанга кыска вакытлы иҗади командировкага кайта. Язучы Гомәр Бәшировка: “Үзем исән-сау килеп җиттем. Инде госэкзамен биреп бетереп, исемнәр алдык. Фронтларга таралып ятабыз. Мин дә шушы көннәрдә фронтка чыгып китәргә җыенам... Менә шундый күңелнең дулкынланган сәгатьләрендә мин дә сезгә: “Онытмагыз мине!” – дип язам”.

Училищедан шагыйрь су астында эшләүче сапёр белгечлеге алып чыга һәм 3нче Белоруссия фронтындагы сугышларда, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша.



“Сапёрлар взводы белән командалык итеп, 1945 елның 21 гыйнварында Гервишкемен районында, Писса елгасы аша күпер салганда, Алленбург шәһәреннән төньяктарак, Алле елгасы аша кичү төзегәндә батырлык күрсәтте ул. Дошманның көчле уты астында вакытыннан алда кичүне һәм күперне өлгертеп, шуның белән танкларга, артиллериягә һәм укчы подразделениеләргә уңышлы хәрәкәт ясарга ярдәм итте. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүгә лаек. 226нчы аерым сапёр батальоны командиры майор Шаманов. 3 февраль, 1945 ел.” Әнә шундый сүзләр язылган аның «Бүләкләү кәгазе»ндә (Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Үзәк архивы).

1945 елның 6 февралендә Фатих Кәрим чынлап та Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ул взводы белән Кёнигсберг шәһәре өчен барган каты сугышка керә. Гитлерчылар бу портны үз кулларында тотар өчен бөтен көчләрен куя. Шагыйрь, әлеге сугышта өч тапкыр яраланып, 1945 елның 19 февралендә батырларча һәлак була.



“Бүләкләү кәгазе”нә: “Кече лейтенант Кәримов 1945 елның 11 февралендә Глобунен районында, Пасмар елгасы аша күпер салганда, батырлык күрсәтте, - дип язылган. – Ул сапёрлар взводы белән командалык иткән хәлдә, дошманның көчле уты астында бозлы суда күпер баганаларын утыртты, шуның белән үзйөрешле артиллериягә хәрәкәт итү өчен булышлык күрсәтте. Быелның 19 февралендә 37,8нче биеклекне атакалаганда, кече лейтенант Кәримов батырларча һәлак булды. Үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләүгә лаек. 226 нчы аерым сапёр батальоны командиры майор Шаманов. 20 февраль, 1945 ел.»




 

Фатих Кәримнең кызларына язган дүрт хаты


"Минем кадерле кызчыгым, Ада!

Әтиеңнән сиңа кызылармеецларча сугыш сәламе. Шулай ук миннән әниеңә, Ләйләгә, Ира апаңа, зур Динага сәлам тапшыр. Мин үзем исән һәм сау. Мин һаман фронтта. Сезне бик сагындым. Хәлләр ярыйсы. Фашист кабәхәтләрен җиңгәч һәм тар-мар иткәч үк, өйгә кайтам. Ә сез хәзергә анда яхшы укыгыз. Музыка мәктәбендә синең укулар ничек бара? Миңа язганнар иде, син инде нота буенча уйный беләсең икән. Сине яхшы укыткан өчен үзеңнең укытучыңа миннән – фронтовик шагыйрьдән сәлам тапшыр. Хат яз миңа, Адочка.

Каты итеп үбәм. Сине яратучы әтиең, Фатих Кәрим. 1 ноябрь, 1944 ел."

ЯММҮ. 122 ф. 30 эш. 36 бит. Русчадан тәрҗемә.


 

"Кызчыгым, Ада, кадерлем!

Әтиеңнән кайнар фронт сәламе сиңа. Кадерле әниеңә һәм яраткан сеңелең Ләйләгә миннән сәлам әйт. Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау. Тик минем һич кенә дә вакытым юк. Соңгы өч ай эчендә бер дә яңа әйбер язганым юк. Әниеңнең минем яңа әйберләремне бик укыйсы килсә дә, әйт, минем соңгы өч айда бер генә дә әйбер язганым юк.

Ә син, Адочка, бар көчеңне җыеп яхшы укырга тырыш, чөнки барлык фронтовикларның – Туган илебезне саклаучыларның балалары “отлично”га һәм “яхшы” билгеләренә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул. Укытучыларның киңәшләрен, күрсәтмәләрен төгәл һәм пөхтә итеп үтә. Һәрвакыт әниеңнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш.

Бик каты кочаклап, үбеп калам. Әтиең Фатих. 10 февраль, 1944 ел."

ЯММҮ. 122 ф. 30 эш. 45 бит. Русчадан тәрҗемә.




"Кызым минем, Ләйләм!

Сиңа әтиеңнән кайнар сәлам. Мин сезне бик сагындым, күрәсем килә. Әниең миңа фотокарточкаларыгызны җибәрәм дип вәгъдә иткән иде, ләкин минем аны алганым юк бит әле. Алсам, бик шатланыр идем.

Йә, Ләйлә, ничек яшисең, балалар бакчасында ниләр эшлисең? Әниеңә ничек булышасың? Сез әниегезне яратыгыз. Адага да әйт, әниегез моңаймасын. Аңа булышыгыз, сүзен тыңлагыз. Ул сезгә бервакытта да ачуланмасын. Минем “Әткәем” дигән һәм башка шигырьләремне китаптан укып, күңелдән сөйләргә өйрән. Кайткач, тыңлатып карармын. Кызым, исән-сау бул. Минем өчен әниеңне һәм Аданы үп.

Сине бик-бик яраткан, әтиең Фатих. 13 февраль, 1944 ел."

ЯММҮ. 122 ф. 30 эш. 44 бит. Русчадан тәрҗемә.


"Кадерлем Ләйлә!

Сиңа фронт сәламе юллыйм, каты итеп үбәм. Син дә минем кебек каты итеп әниең белән Аданы үп.

Укуың ничек бара, музыка мәктәбенә йөрүеңне дәвам итәсеңме? Мин синең музыка мәктәбен ташлавыңны теләмим.

Мин инде шактый вакыт фронтта. Әниең минем хатларны аладыр дип уйлыйм.Шушы көннәрдә аннан җавап көтәм. Үзем дә иртәгә, йә берсекөнгә язарга ниятләп торам.

Әниең белән укытучыларыңны тыңла, кызым. Миңа хатлар яз. Ничек яшисез сез, укуың ничек, Аданың укуы ничек?

Сине каты итеп үбәм. Әтиең Фатих. 22 гыйнвар 1945 ел."

Ләйлә Кәримованың шәхси архивыннан. Русчадан тәрҗемә.


Әлфия Шамова
Архив һәм музей фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев