Логотип Идель
ШӘХЕС

МИДЗУКИ НАКАМУРА: "БУ МАТУР ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮНЕ ДӘВАМ ИТӘЧӘКМЕН!"

Апрель аенда узган Татар теле һәм татар әдәбияты буенча V Халыкара олимпиадасында Япония кызының җиңүе күпләрне таң калдырды. Япон кызы Мидзуки Накамураның мондый уңышына шаккатмый мөмкин түгел шул. Япониядә яшәүче кыз ни өчен татар телен өйрәнергә булган соң? Бу сорауга җавап табар өчен, “Ялкын” журналы хәбәрчесе Мидзуки Накамура белән аралашты.
Исеме: Мидзуки Накамура
Яши: Япония, Цукуба шәһәре
Укый: Цукуба дәүләт университеты, аспирантурада
Уңышлары: Татар теле һәм татар әдәбияты буенча III Халыкара олимпиадада – лауреат, IV Халыкара олимпиадада – 3нче урын, V Халыкара олимпиадада – Гран-При.


- Мидзуки, башыннан башлыйк әле. Син Япониянең кайсы шәһәрендә торасың?

- Мин Япониянең Цукуба шәһәрендә торам. Әлеге кала, Россиянең Новосибирские кебек, академшәһәрчек.

- Әти-әниләрең дә татарлармы?

- Юк. Минем әбием Япониядә туган татар булган. Әбиемнең әти-әнисе Шамил һәм Таһирә чыгышлары белән Уфа татарлары була. 1917 елгы революция, аннан соңгы гражданнар сугышы тәэсир итә аларга. Алар 1919 елда Харбин шәһәренә килә. Аннан соң Япониянең Йокогама каласына күченә. 1935 елда аларның балалары - әбием Александра туа. Нәкъ менә ул миңа татарча өйрәтеп калдырды да инде.

“Япониядә дә татар студентлары бар!”


- Татар телен беренче тапкыр кайчан ишеттең?

- Хәзер төгәл генә хәтерләмим. Минемчә, 1-2 яшьләрдәдер. Бу телне беренче тапкыр әбиемнән ишеттем. Ул миңа 4 яшь булганда, вафат булды.

- Япониядә татар телен өйрәнү өчен мохит юк бит. Анда бу телне өйрәнү авыр булдымы?

- Чыннан да, бик авыр. Чөнки Япониядә япон телендә язылган татар китабын да, хәтта сүзлеген дә табып булмый! “Ана теле” онлайн-мәктәбе минем укытучым булды. Мин татар телен шуның аша өйрәндем.

- Ә татар мәдәнияте белән син яхшы танышмы?

- Гадәттә, татар мәдәнияты белән “ТНВ-Планета” каналының мәдәният тапшырулары аша танышам. Татар милли ризыклары миңа бик ошады. Шуңа күрә ризыклар турындагы телепрограммаларны да карап барам.

- Татарча нинди шигырьләрне, хикәя, романнарны яратып укыйсың?

- Төрки халыклар әдипләреннән мин Габдулла Тукай һәм Ибраһим Йосфины яратып укыйм. Ибраһим Йосфи турында күбрәк язам, Тукайның “Ике дөнья” шигырен бик яратам.

- Татарча җырларны тыңлыйсыңмы?

- Ретро җырларны да, заманча җырларны да тыңлыйм. Күптән түгел Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, “Казан егетләре”нең җырларын тыңлый башладым.

- Татар телендә кемнәр белән аралашасың?

- “Вконтакте” челтәрендәге дусларым белән генә. Мин укый торган университетта да татар студентлары бар. Ләкин безнең уку йорты бик зур, шуңа күрә алар белән без фәкать айга бер-ике тапкыр гына очрашып, татарча сөйләшәбез.

Олимпиадага Юто Хишияма өндәгән


 

- Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашырга кем тәкъдим итте?

- Дустым Юто Хишияма. Бу хәл моннан 4 ел элек Ташкент шәһәрендә укыганда булды.

- Олимпиадада җиңеп чыккач, нинди хисләр кичердең?

- “Әй, Аллаһ! Мәзәк түгелме бу?!” дип уйладым. Әле дә моңа ышанып җитә алмыйм.



- Әлеге сынауга ничек итеп әзерләндең?

- Яхшы итеп әзерләндем, дип әйтә алмыйм. Чөнки Япония университетында апрель аеннан яңа академик ел башлана. Шуңа күрә минем документларны әзерләргә кирәк иде, шулай ук академик конференция өчен мәкаләне язарга кирәк иде. Шуңа олимпиадага самолетта утырганда, самолетта көткәндә әзерләндем.

- Олимпиаданың интеллектуаль турында сиңа нинди биремнәр авыр булды?

- Барысы да. Ләкин Татарстан тарихы буенча биремнәр аеруча авыр булды, чөнки мин Япониядә тарихны түгел, татар телен генә өйрәндем. Иҗади турда Япония турында “Минем илем” дигән презентация күрсәттем. “Мин сине шундый сагындым” җырын башкардым.



- Шушы олимпиада ярдәмендә кайсы илләрдән дуслар таптың?

- Франция, Канада, Кытайдан килгән яшьләр белән таныштым. Ә Казахстан, Киргызстан, Әзербайҗаннан дусларны инде III, IVнче олимпиадада тапкан идем.

“Татарстанга 2018 елда киләм!”


- Халыкара олимпиадада катнаштың. Тагын нинди татарча проектларда катнашырга теләр идең?

- Аллаһ боерса, һәм миңа урын булса, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Хатын-кызлар форумында катнашыр идем. Әгәр Япония белән Татарстан арасында проектлар булса, адарда да катнашасым килә.

- Казанга килгән вакытта шәһәрнең кайсы җирләрендә булырга өлгердең? Кайсы урыннарны аеруча ошаттың?

- Бауман урамы! Анда бару өчен, олимпиададаң соң шунда ук такси белән “Татарстан” кунакханәсенә барып, “Кольцо” сәүдә үзәгенә һәм Бауман урамына сувенирлар алырга кереп чыктым.

- Татарстанга тагын кайчан килергә җыенасың?

- Киләсе елда мин докторант диссертациясен язам. Фәнни эшемне язар өчен Татарстанның Милли китапханәсенә материаллар табарга киләсем килә. Бу фәнни эшемдә мин бүгенге татар диаспораларында татар теле вәзгыяте турында язам.







Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар Мидзукиның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев