Логотип Идель
ШӘХЕС

КАРАҢГЫДА САК БУЛ, БАЛА!

Яктылыкны кире кайтара торган элементлар (светоотражающие элементы) турында бөтенебез дә ишетеп беләдер. Тик аның гади значок кына түгел, әле модалы аксессуар да була алуын онытып жибәрәбез бугай… 

Яшьләр мемы төшерелгән мондый элементны үз иптәшләрең арасында тагып йөрергә дә оят түгел. Әгәр һәрбер кешедә, ким дигәндә, яктылыкны кире кайтара торган бер элемент булса, ул үзен дә, машина йөртүчене дә хәвеф-хәтәрдән саклап калачак дигән сүз.

Караңгыда син якты бул!

14 февраль көнне Казанның бер сәүдә үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар арасында яктылыкны кире кайтара торган элементларга багышланган махсус акция узды. Гашыйклар көне уңаеннан уздырылган «Караңгыда яктыртыл» дигән чарада катнашучыларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар өләштеләр.

– Безнең фикеребезчә, караңгы вакытта җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрнең саны арта. Кызганыч, аларның күбесе балалар һәм яшүсмерләр катнашында була. Шуңа да кечкенә балалардан алып студентларга кадәр – барысының да иминлек дәрәҗәсе максималь рәвештә тәэмин ителгән булырга тиеш, – дип сөйләде «Успех» продюсер үзәгенең креатив директоры Ксения Ленькова.

Хәзер почтада гына алып була…

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 2016 елның октябрь аенда махсус эксперимент та үткәрелгән. Яктылыкны кире кайтара торган элементлары булган ике бала белән андый элементлар такмаган ир-ат катнашкан анда. Машина йөртүчеләр дә балаларның ерактан ук күренгәнлеген, ә ир-атның бөтенләй үк күренмәгәнлеген ассызыклаган.
Шунысы кызганыч: яктылыкны кире кайтара торган элементларны һәрбер җирдә сатып алып булмый. Шуңа да әлеге продуктны сатып алу кулай булсын өчен, быел махсус масштаблы проектны тормышка ашырырга җыеналар.

– Узган ел ахырыннан Татарстанныц муниципаль районнарында, эре шәһәрләрдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар «Россия почтасы» аша таратылачак дигән карар чыкты. Казанда, әлбәттә, мөмкинлекләр күбрәк: яктылыкны кире кайтара торган элементларны эре гипермаркетларда сатып алып була, – ди Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Оксана Кононенко.

Чара дәвамында яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәркемгә өләшенде. «Минемчә, мондый яктылыкны кире кайтара торган элементлар һәркем өчен дә бик кирәкле. Мондый бүләк биргәч, аны, һичшиксез, кулланачакбыз», – ди мәктәп укучысы Лилия Фәттахова белән студент кыз Рената Гамирова.

Яктылыкны кире кайтара торган элементны өй шартларында да ясап була!

Димәк, аны сатып алыр өчен кибеткә барырга да кирәк түгел дигән сүз.
Моның өчен нәрсәләр кирәк була соң?

– яктылыкны кире кайтара торган лента;

– ябыша торган кәгазь (липучка);

– кайчы.

1. Яктылыкны кире кайтара торган лентаны, кулга чорнарлык итеп, кирәкле озынлыкта кисәбез;

2. Аны кулга беркетү өчен, лента озынлыгында ябыша торган кәгазьне кисеп алабыз;

3. Лента белән ябыша торган кәгазьне беркетәбез.

4. Яктылыкны кире кайтара торган элемент әзер!

Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев