МАРАТ АБЫЙ!!! КӘБИРОВ!!! ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН, ЯКЫН ДУСТЫБЫЗ!
Бүген Марат абый Кәбировның туган көне. “Ялкын”ның иң күңелле, якын дусты бит ул: редакциябезгә яхшы кәеф алып килә торган кеше бит сез, Марат абый!
Бераз гына үзегез турында сөйлик әле.
Марат абый Кәбиров – татар язучысы, әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән, фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә дә, эшли. Күпсанлы китаплар авторы. Марат Рәфил улы Кәбиров 1970 елның 23 августында Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туа. Шул авылда сигез еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Югары Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына китә. Аннан киң профильле механизатор һөнәре алып чыга.
1990 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Әмма беренче курсны тәмамлау белән китәргә мәҗбүр була. Һәм “Йәнчишмә” дип аталган балалар гәзитенә эшкә урнаша. Анда бер ел эшләгәннән соң, 1991 елда, яңа ачылачак «Өмет» татар яшьләр гәзитенә күчә. Гәзит эше аңа бик күңелле булып тоела һәм кабат вузга бару теләген бөтенләй юкка чыгара. “Өмет”тә биш ел эшләгәннән соң гына читтән торып Башкортстан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керә һәм аны маҗарасыз гына тәмамлап чыга.
Бер үк вакытта, 1991 елдан алып, композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук, Айдар Галимов төркемендә, Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә концертлар алып бара. Нәтиҗәдә, бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре яза. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара. Бүгенге көндә әдәби иҗат белән шөгылләнә. Ике меңенче еллар башында шәхси сайтын булдыра һәм электрон китапларны интернет аша тарату белән шөгыльләнә башлый. Бераздан һәр язучыга үз әсәрен интернетка куеп сату итәргә мөмкинлек бирүче WebKitap нәшрият һәм сәүдә мәйданы оештыра.
Өйләнгән, ике улы бар. Иҗатына әдәби тәнкыйть нигездә яхшы карый. Аның турында Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин, Айдар Хәлим, Ркаил Зәйдулла һәм башка әдипләр уңай фикер әйтә. Әдәбият профессорлары Суфиян Сафуанов, Дания Заһидуллина, Лилия Сәгыйдуллина һ.б. да яхшы карашта. Язучының популярлыгы нигезендә аның прозасының үткенлеге, фантастик вакыйгаларны да тормышчан, хәтта елатырлык дәрәҗәдә сүрәтли алуы, укучы белән ирекле һәм ихлас аралашуы, коточкыч күренешләр турында язып та укучы күңелендә яктылык уята алуы ята дип билгелиләр. Татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрүче авторлардан санала. Шул ук вакытта, авторны татар әдәбияты традицияләреннән читәшүдә, тыелган дип исәпләнгән темаларга алынуда, персонажларын караңгы һәм аяусыз ситуацияләргә куюда, әсәрләрендә кискен вакыйгаларның күп булуында, интим темаларны кирәгеннән артык җентекле чагылдыруда гаепләүче әдәбиятчеләр дә бар. Иң уңышлы әсәрләре дип “Сары йортлар сере”, “Акбабайның туган көне”, “Хөрмәтле мәет әфәнде”, “Елмаю”, “Сагындым. Кайт инде...” повестьләрен һәм “Китап”, “Бердәнбер һәм кабатланмас” романнарын күрсәтәләр.
Мәгълүматлар “Ялкын” архивыннан һәм Википидиядән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев