МӘХӘББӘТНЕ АҢЛАТЫР ЧАК ҖИТТЕ /ВИДЕО/

Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга...
Һади Такташның әлеге шигырь юллары һәрчак актуаль. Ә 14 нче февраль көнне бигрәк тә.Йөрәк формасындагы открыткалар, уенчыклар, Купидон почтасы… Болар барысы да 14 февраль – Гашыйклар көне килеп җитүен искәртә. Дустым, бу көнне йоклап калма тагын!
Оригиналь бүләкне ничек ясарга?
Гашыйкларның күпчелеге өчен бу бәйрәм үзенең килеп чыгышы буенча дини традицияләргә нигезләнсә дә, бүген ул бар гашыйкларны берләштерә торган көн булып санала.
Йөрәк формасындагы гади открыткалар белән бүген беркемне дә шаккаттырып булмый. Ә оригиналь рәвештә ясалган открытка белән кешенең хәтеренә генә түгел, йөрәгенә дә үтеп керергә мөмкин. Шуңа бүген сезгә үзенчәлекле валентинка ясау серләренә төшендерәчәкбез. Бүләкнең ничә сум булуы түгел, ә аның чын йөрәктән бирелүе мөһим бит. Шунысын исегездән чыгармагыз!:)
[embed]https://youtu.be/q7tIQzkaGh8[/embed]
Алинә Минневәлиева әзерләде
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57