Логотип Идель
ШӘХЕС

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТР УРЫНБАСАРЫ БДИ ТУРЫНДА: "ГАДӘТТӘ, АЖИОТАЖНЫ ӘТИ-ӘНИЛӘР ТУДЫРА"

Безнең илдә БДИ турында ишетмәгән кеше юктыр ул. Олыраклар аның турында ишетеп кенә белсә, мәктәпне тәмамлаучыларга бу сынау белән күзгә-күз карап, очрашырга да туры килә. Санаулы көннәрдән быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының койрыклары бозга «ката».

Укучылар БДИ һәм ТДИны (төп дәүләт имтиханы – ОГЭ) 14 фән буенча тапшыра ала. Мәҗбүри рәвештә сайланырга тиешлеләре – рус теле һәм математика. Югары уку йортына яки техникум-көллияткә укырга кергәндә, кайсысы кирәк булачагына карап, имтиханнарны укучылар үзләре сайлый. Теләсәләр, 14 фәннән дә тапшырырга ярый, ди. Тик андыйларның Татарстанда күренгәне юк икән. Гадәттә, безнекеләр максимум 3–4 имтиханны сайлап ала.

Укучыларның күпчелеге сайлап ала торган имтиханнар рәтендә:

– жәмгыять белеме;


– химия;


– физика;


– биология


Белгәнебезчә, математика буенча БДИ ике төргә – база һәм профиль төрләренә – бүленә. Әгәр база өлеше һәркем өчен мөҗбүри булса, профильлесе – теләк буенча. Быелгы чыгарылыш укучыларының 65 проценты профиль өлешен сайлаган. Былтыр бу сан 68 процентны тәшкил иткән.

Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары:

– БДИ – безнең чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен гадәти имтихан. Ул штат режимда инде 8 ел дәвамында оештырыла. Аның төп моментлары укучыларга уку елы дәвамында җиткерелә.

Кайбер имтиханнарны берничә көн тапшыралар. Мисал өчен, җәмгыять белеменә ике көн бүленеп бирелә. Бу әлеге имтиханны күп кеше сайлауга бәйле. Ә инглиз теле буенча БДИның ике көн уздырылуы аның язма һәм сөйләм өлеше булугы бәйле.

Үз баллары белән канәгать булмаганнар исә нәтиҗәләр билге булганнан соң ике көн дәвамында апелляциягә дә гариза яза ала. Әмма шунысын истә тотарга кирәк: аннан соң баллар кимергә дә, артырга да мөмкин. Шуңа бу очракта җиде кат уйлап, бер тапкыр эшләргә кирәклеген онытмагыз!

Яхшы укучыларга мәктәпне тәмамлаганда, медальләр тапшырыла. Алар да федераль һәм республика төрләренә бүленә. Федераль дәрәҗәдәге алтын медальне 10–11нче сыйныфны «5»легә тәмамлаганнар ала. Ә республика дәрәҗәсендәге алтын медальне алу катлаулырак. Аның өчен барлык имтиханнарын кимендә 75 баллга тапшырырг кирәк, 10–11нче сыйныфлардагы еллык, яртыеллык билгеләреңнең «5»ле булуы да шарт. Бу уңайдан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та медальләрнең агач түгел, ә, чыннан да, алтын булырга тиеш икәнлеген ассызыклаган иде.



– Имтихан - имтихан инде ул. Стресс ситуацияләре булмый калмас. Имтихан тапшырган вакытта без дә борчыла идек. Әгәр укучылар әзерләнсә, тест биремнәрен үтәп караган булса, калган процедура аларга инде таныш. Имтихан тапшыручыларга бары тик уңышлар гына телисем килә. Июнь ахырында БДИ тапшыру турында сертификатлар алганда, укучыларның барысы да шат булсын иде, – ди министр урынбасары.

Аның фикеренчә, дәүләт имтиханнарын тапшыруда төп фактор – объективлылык һәм аның гадел узуы. «БДИ шау-шуын, гадәттә, аҗиотажны әти-әниләр, әби-бабайлар тудыра. Әлбәттә, төрле кеше була. Кемдәдер стресс булырга мөмкин. Имтихан тапшырганда, без дә борчыла идек. Иң төп әйбер көндәшлеккә сәләтле мохит булдыру, имтиханнарны гадел итеп уздыру – бары тик файдага гына», – ди Илдар Мөхәммәтов.

 

Татарстан укучылары БДИ нәтиҗәләре ил буенча өченче урында тора.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев