Логотип Идель
ШӘХЕС

«ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК» – «ЯЛКЫН» САЙТЫНДА

Кызганыч, зур дәүләтебезнең бер генә гаиләсе дә Бөек Ватан сугышыннан читтә калмаган. Һәркемнең әбисе яки бабасы илебез өчен көрәшкән, тыныч көннәр өчен үзен корбан иткән. Бу батырлык беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Җиңү өчен китерелгән корбаннар мәңге безнең хәтердә саклансын иде. Нәкъ менә шуңа күрә һәр ел саен Россиядә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан башка бик күп илләрдә Җиңү көненә багышланган «Үлемсез полк» чарасы уза.

Бу көнне һәркем сугышта катнашкан туганының фотосын шәһәр урамнарына алып чыга. Үлемсез полк кабаттан ил сагына баса.

«Ялкын» да шушы чарага кушылырга чакыра: yalkin@bk.ru адресына Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңның фотосын һәм аның турында кыскача мәгълүмат юлла, һәм «Үлемсез полк» интернет челтәрендә дә сафка басачак. Җиңү өчен көрәшкән батырларны бөтен дөнья күрергә тиеш!


Бөек Ватан сугышы батырлары турындагы язмаларыгызны 2017 елның 10 маена кадәр көтеп калабыз.




Сайтыбызда “ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК” ТРАНСПАРАНТын ясарга өйрәткән видеоны да карарга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев