«ӨЛҮФ, ЯКИ ГҮЗӘЛ КЫЗ ХӘДИЧӘ»

Әйе, әйе, әлеге әсәр авторы – Заһир Бигиев! Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиев — XIX гасыр ахыры татар әдәбиятының күренекле вәкиле. Ул татар әдәбиятында беренчеләрдән булып реалистик, яңа заман тормышыннан романнар, детектив әсәрләр иҗат иткән.

Заһир Бигиев 1870 елның 22 сентябрендә Ростов-Дон шәһәрендә туа. Аның әтисе — Ярулла Бигиев — Пенза губернасының Чембар өязе Кикин авылыннан Ростов-Донга килеп урнашкан. Башлангыч белемне Заһир рус мәктәбендә ала. Соңрак мәдрәсәдә дә укый.

16-17 яшьләрендә үк инде ул «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» детектив романын яза. Шул әсәрне бастыру нияте белән, 1886 елда Казанга килә. Шунда Күл буе мәдрәсәсендә укырга кала. 1890 елда үзенең «Гөнаһы кәбаир» («Зур гөнаһлар») романын бастырып чыгара. 1891 елда яңадан үз шәһәренә кайтып китә, мулла булып эшли, «Катилә», «Мөртәт» романнарын иҗат итә. Ләкин алар кулъязма хәлендә калалар – басылып чыкмыйлар.

1893 елда әдип Урта Азиядә сәяхәттә була. Юлда күргәннәренә нигезләнеп, «Мавәраэннәһердә сәяхәт» дигән әдәби-публицистик әсәрен яза. Аның бу әсәре, үзе үлгәннән соң, 1908 елда гына дөнья күрә.

Урта Азиядән 3аһир Бигиев өметләре җимерелеп, күңел төшенкелегенә бирелеп кайта — ул һәр җирдә гаделсезлек күрә, аннан котылу юлларын таба алмый. Әдип 1902 елда вафат була.

Заһир Бигиев иҗатын ныклап өйрәнү бары тик Бөек Ватан сугышыннан соң гына башланган. Бу өлкәдә Мөхәммәт Гайнуллин зур эш башкара. «Заһир Бигиев иҗаты» дигән мәкаләсеннән соң ул әдип әсәрләрен матбугатка чыгаруда актив катнаша, тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүен дәвам итә. Аның «Татар әдәбияты, XIX йөз» (1957, 1968), «Татарская литература XIX века» (1975) дигән монографик хезмәтләрендә бу язучы иҗатына киң урын бирелә.

Фәнни-теоретик планда 3аһир Бигиев иҗатын өйрәнүгә Ибраһим Нуруллин һәм С. Хафизов мәгълүм өлеш кертәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 июнь 2020 - 16:58
    КАРЛЫГАННАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә...  
    1445
    0
    12
  • 19 июнь 2020 - 16:49
    КЕШЕ КҮҢЕЛЕ – КАРА УРМАН (ХИКӘЯ) Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде. Төнлә явып үткән яңгырдан соң сафланып, төсләре ачыкланып калган иртәнге кала урамнарына хозурланып баруга ни җитә!
    1267
    1
    8
  • 26 июнь 2020 - 10:30
    ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ Лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, Энҗе, һаман эшкә барасы булган кебек, һәр көн ашкынып иртә таңнан тора. Ничектер, көтеп алган лаеклы ялда үз җаена, салмак-тыныч кына яшәргә өйрәнеп китә алмый әле хатын. Башта бер-ике тапкыр, тиз-тиз киенеп, эшенә чыгып киткән чаклары да булган иде. Ишек төбенә барып җитеп, ире Расих туктаткач кына ушына килә иде элекке шәфкать туташы.
    1128
    0
    16

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019