Логотип Идель
ШӘХЕС

КЫЗЛАР БЕЛӘН... СӨЙЛӘШЕП ТӘ БУЛА!

Сезнең әдәбият дәреслегендә аклы-каралы фотосы белән чыккан шагыйрьне «төсле итеп», ягъни чынбарлыкта күргәнегез бармы? Ә минем юк иде. Шуңадыр, чираттагы әңгәмәдәшем миңа укылган шигырьләре аша Керубино булыбрак тоелды. Тукта, сез Керубино турында белмисездер бит әле. Керубино – Моцарт абый тудырган мәңгелек гашыйк, кыз, дисәләр, һәрнәрсәгә әзер уналты яшьлек малай ул. Рәдиф Гаташ та нәкъ шундый булырга тиеш иде кебек. Килер, ишекне ду китереп ачар да, мәхәббәтләре турындабәян итә башлар...

Ишек ду китереп ачылмады. Гомумән, ул соңга калды. Әдәбият дәреслегендәге фотодан төшкән кешегә дә охшамаган, ләкин шагыйрь икәнлеге җылы исәнләшүеннән, Керубино белән охшашлыгы исә, иң беренче эш итеп, редакциядәге хатын-кызлар белән үзара нәзәкатьле мөнәсәбәтеннән сизелде. Махсус аның өчен язу тактасына (әйе, әйе, безнең редакциядә дә сездәге кебек класс тактасы бар!) Эйфель манарасын төшереп куйдым, вазага сары лаләләр утырттым, талгын гына яңгырап торган француз шансонын кабыздым... Күрмәде дә, ишетмәде дә, әллә сиздермәде генәме? Кыскасы, минем өчен әңгәмә көтелмәгәнчә башланды. Һәм ул минем өчен тулы бер чорның, буынның фәлсәфәсен ачты.

Бөтенесе кычыткан ашады, ә мин ашамадым!


Безнең балачакны сезнең буын күз алдына да китерә алмастыр. Сугыштан соң бик ярлы, кычыткан ашы ашап яшәгән авыл. Шулай да матур, урамнары чирәмле, урман эчендә урнашкан, Марс дип атала. Элек бер боярның җирләре булган монда, бояр киткәч, төрле яклардан кешеләр күченеп килгән. Безнең авыл урынына Гомәр авылы кешесе килеп урнашкан да, шуннан авыл үсеп чыккан, имеш. Менә шул авылда башлангыч мәктәпне тәмамладым да, аннары күрше Сәетдин авылына йөреп укыдым.



Балачак – дөньяны үзең өчен ачкан чак. Башта үзеңне, аннан ишегалдыңны, авылыңны, район үзәген, ә аннары инде илеңне ачасың... Күптән түгел, шул бергәләп дөньяны ачкан иптәшләрем белән күрешкәч (ә күбесе белән илле еллап күрешкән булмады), гел кичә генә парта артында утырган егетләрдәй хис иттек үзебезне. Аларның мине укып, иҗатымны күзәтеп баруларына сөендем, кайчандыр бу минем тормыштагы иң зур хыялым иде ич.

Яшь чаклар авыр, әтисез булса да, эчемдә барыбер дуамал дәрт яшәде. Ул чактан ук күп укый идем, хәтерем бик яхшы иде, һәр укылган әйберне яттан сөйли ала идем. Хәзер дә, сорасагыз, сөйли алам. Бәләкәйдән үк миндә мәхәббәт уты кабынды. Китаплар укыгангамы, әллә үзем шундый булгангамы, мәхәббәт турындагы җырлар, әсәрләргә юлыксам, аларны дулкынланып тыңлый, укый идем һәм, шуңадыр, мәхәббәт китаплардан, әкиятләрдән килгән хыялый бер сурәттәй тоелды. Кызлар 8-9 яшемнән алып минем өчен изге затларга әверелде.

Балачак тәме, кара икмәктән бигрәк, үлән, кузгалак, какы тәме белән истә калды. Кычытканны ашарга яратмаганмын, кечкенәдән үк, чага дип, ашамаганмын. Ә теге чордагы ипинең тәмен белсәгез иде! Арыш ипие аеруча тәмле була иде. Авылда шуны пешерсәләр, исе җәелә, йотлыгып-йотлыгып иснәп йөрисең... Әле хәзер дә икмәк  валчыкларын әрәм итеп идәнгә төшерергә куркам, җыеп кабам. Без бит урта мәктәпне бетергәндә генә ипине туйганчы ашый башладык, тормыш та шул 1956-58 елларда гына җайлашты. Әмма ул авыр көннәрдә дә, без беренче дәрескә барыр алдыннан, әнкәй, иртә таңнан торып, ачы камырдан көлчә пешерә иде. Шул мәктәп алдыннан ашалган көлчә тәме сагындыра... Үзем андый әйберләрне пешерә белмим, аш кына пешерә беләм. Бик тәмле чыга минем ашларым!

50нче еллардагы мәхәббәт


Ул вакытта авылда кичке уеннар була торган иде. Таллы ялан (урман эчендәге аланны бездә ялан диләр) һәм инеш агып торган җирдә Күпер башы ялан дигән урыннарыбыз бар иде. Менә шул кичке уеннарда биегәннән соң, авыл егетләре кызларны озата инде. Ә мин бик кыюсыз идем ул чорда, абыйларыма ияреп кенә йөри идем. Кичке уен уйнагач, апалар моңланып җырлар суза иде...



Ә кызлар озату мәктәптә укый башлагач, 9нчы класстан башланды. Мин инде бик романтик булгач, кызларны илаһилаштыргач, алар белән сөйләшү мөмкинлеген күз алдыма да китерми идем. Аларга нәрсә әйтергә кирәклеген дә белмәдем. Шуңа күрә, беренче мәхәббәтем җавапсыз булды. Ул җавапсыз да булмас иде, теге кыз башта, 8нче класста укыганда, үзе дә мине ошатып йөргән икән. Ә мин аңа 9да укыганда гына гашыйк булдым һәм шунда ук илаһи затлар рәтенә керттем үзен. Ә ул инде яңадан яратмады.

Нинди дә булса егетлек, горурлык хисе юк иде әле миндә. Шунысы мине шагыйрь итте дә, мәхәббәтне аңларга, кызларны яратырга өйрәтте. Көтмәгәндә шигырьләр языла башлады. Ул вакытта кызларның калын дәфтәрләренә истәлек язу гадәте бар иде. Мин яраткан кызымнан шул дәфтәрен алып, бер төн эчендә аны үзем белгән, үзем язган шигырьләр белән (шигырь түгел инде, теге рифмалы нәмәрсәләр генә) тутырып, поэмалардан яраткан өзекләремне дә кушып, кайтарып биргән идем...

Башка кызлар күз атса да, күңелем бары бер генә кешегә тартылды. Мәктәпне тәмамлагач, 30 елдан соң гына табыштык ул кыз белән. Хәзер дусбыз. Икебезнең дә яше 70тән узды, күрешеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп, теге җирем, бу җирем авырта дип, картларча зарланышып, бер-беребезне кайгыртабыз инде.

Сак бул! Мәхәббәт прожекторы!


Минемчә, кешедәге мәхәббәт – прожектор һәм аның уты астына эләккән һәр объект, ихтыярсыз, синең белән бәйләнгән була. Әгәр дә сөйгән ярыңның да прожекторы синеке белән бердәй икән, димәк бу – чын сөю. Шул прожектор утына кемнәр эләгә соң? Безнең каршылыклар! «Син ‒ минус, мин ‒ плюс, йә, тарт мине! Үзеңә охшамаган өчен ярат мине!» ‒ дигән шигырем дә бар. Кеше үзендә булмаган сыйфатларны башкалардан эзли. Әмма һәр мәхәббәт каршылыклы дип диагноз куеп булмый. Сине аңлаган, охшаш фикерле кешеләр дә тарта ала безне.



Гомер буена бер кешене генә яратырга мөмкин түгел. Мондый мәхәббәт Петрарка, Данте, рыцарьлар чорында булса булгандыр, безнең чорда сирәк очрый. Бөек кешеләрнең дә, әйтик, Байронның, Эдгар Поның яраткан кешеләре бер генә булмаган, тик сагындырганы, шигырьләрдә чагылганы берәү булган. Ә нәрсә? Күп кешене ярату зыян түгел бит! Яшь чакта Тукайлар, Такташлар, Бабичларның язмышын күздән кичереп, үзем хәзерге яшемә җитәрмен дип уйлап та карамаган идем. Алар кебек аз яшәсәм, бәлки, мин дә бер генә мәхәббәтле шагыйрь булып калыр идем. Мәхәббәтнең бар нюансларын да татып карасын, диюе булгандыр, күрәсең язмышның...

Безгә шигырь язу дәресе кертеләчәк?!


Шагыйрь булу – бөтен дөньяга яратып, таң калып карый белү ул. Кеше шундый булып яратыла гына ала, бу сыйфатны сорап та, сатып алып та булмый, геннар аша киләдер ул. Әмма чын шагыйрь булыр өчен, талантыңа ышанып яту гына җитми, көне-төне укырга, башкаларның да язу техникасын үзләштерергә кирәк...



Табигый талант төшенчәсе безнең чорда гына барлыкка килде. Мәктәптә укыган чакта ук китаплар чыгарып танылган яшьләребез пәйда булды. Соңгы 20-30 ел эчендә шигърилек һавада очып йөри сыман. Менә «Ялкын»да бик күп яшьләрнең иҗатына урын бирелә, әдәбият мәйданына килүнең беренче баскычы инде бу. Ә сыйфат ягына карасак, булсын төрлесе. Әйбәт язучылары да, кайтышраклары да. 14-16 яшьлек кызларның «мин сине яраттым, син мине яратмадың» кебегрәк шигырь язуларына мин үзем, язсыннар, дип карыйм. Чөнки соңыннан, тормышында иҗаттан өстен нәрсәләр барлыкка килгәч, шул мәшәкатьләргә чумып, шагыйрь түгеллекләрен барыбер аңлаячак һәм яхшы укучыга әйләнәчәк алар. Ә шагыйрь булу башка, ул гомерлек мәхәббәткә тиң. Син шигырьдән, тукта, моннан мөһимрәк эшләр бар бит, дип кенә китә алмыйсың. Ул да үзенә тугрылыкны ярата.

Хәзер мәктәп чорында ук поэмалар яза торган яшьләр бар. Иртә өлгерә балалар. Хәер, әнә бит, француз шагыйре Артюр Рембо да бик яшьли шигырь яза башлаган, моңа аның колледжы да йогынты ясагандыр, аларда шигырь язу фән буларак кергән бит. Бәлки, бездә дә кирәктер шундый фәнне укытырга?

Эльнар БАЙНАЗАРОВ

Фотолар - Рәдиф ГАТАШ архивыннан һәм төп фото - "Казан утлары" архивыннан. Фотоның авторы: Рәзилә Хәйретдинова.


/"Ялкын" архивыннан, 2014 ел/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев