Логотип Идель
ШӘХЕС

КУКМАРАДАН ТУРЫ МӘСКӘҮГӘ

Фоторәсемнән карап торучы, быел Сәрдекбаш мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлаган Сәйдәш Мифтахов укудагы уңышлары өчен Россия һәм Татарстан медальләренә лаек булды.

Өч яшеннән хәрефләр танып укырга өйрәнгән, мәктәпкә барганчы ук математик гамәлләр чишкән Сәйдәш 11 ел дәвамында гел “биш”ле билгеләренә генә өлгерә. Спортта да сынатмый, фән олимпиадалары, конкурс-бәйгеләрдән дә читтә калмый - призлы урыннар яулый.

- Минем уңышларымда гаиләбезнең дә өлеше зур. Әти-әни кечкенәдән тырыш булырга, килеп туган авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәттеләр. Апа белән абый исә остазларым булды. Алар белән бергәләп дәресләр хәзерли, матур әдәбият китаплары укый идем, - ди Сәйдәш. - Дүртенче сыйныфта математикадан район олимпиадасында беренче урынны алуым бүгенгедәй хәтердә. Бик сөенгән идем. Шул вакыттан соң күңелемдә әлеге фәнгә карата мәхәббәт уянды. Саннар белән эшләргә, цифрлар эчендә “кайнарга” яратам. Төрле катлаулылыктагы мисал-мәсьәләләр чишү, теоремалар исбатлау, физика законнары – болар барысы да миңа бик җиңел бирелә. Бу, әлбәттә, гуманитар фәннәрне үз итмим дигән сүз түгел. Мәктәптә укыганда барлык фәннәрне дә тырышып үзләштердем. Әмма шулай да киләчәк язмышымны икътисад юнәлеше белән бәйләргә телим.

Сәйдәшнең 7 сыйныфта укыган вакытта технология фәне укытучысы Дамир Саматов белән бергәләп ясаган чеби үстерә торган электр җайланмасын да күпләр хәтерлидер әле. Без ул турыда район газетасына да яздык, шулай ук аны күп кенә күргәзмәләрдә дә күрергә мөмкин иде. Электробродер эчендә йомыркадан яңа чыккан чебешләр, күркәләр аеруча яхшы үсә икән.

- Әлеге җайланма белән Анапада узган конкурста катнаштык, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында да чыгыш ясадык. Соңгы иҗат җимешебез кечкенә балалар өчен өстәл-трансформер булды. 10-11 сыйныфларда да технологиядән олимпиадаларда бик теләп катнаштым, республикада призер булдым, - ди Сәйдәш. – Укытучым Дамир абыйга рәхмәтем чиксез. Ул миңа төрле яктан үсеп камилләшергә ярдәм итте, вакытны дөрес бүлергә өйрәтте. Дингә тартылуымда да аның йогынтысы зур булды. Хәзерге вакытта мин бар күңелемне биреп мәчеткә йөрим, биш вакыт намаз укыйм. Кукмара мәдрәсәсен дә тәмамладым.

Сәйдәш Мифтахов быел рус теле һәм әдәбияты, татар һәм инглиз телләре, физика, технология, икътисад фәннәре буенча олимпиадаларда районда беренчелекне яулаган, республикада призер булган. Икътисад белеменнән Мәскәүдә узган турдан исә җиңүче дипломы белән кайткан. Дүрт фәннән Бердәм Дәүләт имтиханнарын да яхшы балларга тапшыра ул. Тырышлыгының нәтиҗәсе дә күренә: олимпиадаларда призер булуы Мәскәүнең югары икътисад мәктәбе студенты булу мөмкинлеген бирә. Егетебезнең туган яктан алай ерак читкә китәсе килмәсә дә, Мәскәү, Мәскәү инде ул. Рәсәй башкаласында белем алу бәхете һәркемгә дә елмаймый!

Акыллы, тәртипле, йөзеннән нур сибелеп торучы егет спортны да бик ярата. Авылда дуслары белән җыелышып көн саен футбол уйныйлар икән. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ильяс Галиев Сәйдәшнең оста шахматчы булуын (1,5 минут эчендә көндәшенә “мат” куя икән. – авт.), күптапкырлар районда чемпион калуын да билгеләп үтте.

- Сәйдәш – һәрчак мәктәбебез горурлыгы булды. Тырышып укыды, үзенең актив, үҗәт булуы белән башкалардан аерылып торды. Сыйныфташлары арасында да хөрмәт казанды. Башкалар футбол кырында туп типкәндә, быел Сәйдәш үзлегеннән икътисад теориясен укып чыккан иде. Әлеге өстәмә белемнәре аңа икътисад фәненнән Казанда гына түгел, ә Мәскәүдә дә җиңү яулауда ярдәм итте, - ди Ильяс Галиев. – Каникуллар вакытында да һәр көне алдан бүлеп куелган була иде аның. Әти-әнисенә йорт-кура эшләрендә булышырга да, фән нигезләренә төшенергә дә вакыт таба ул. Укучыбызның киләчәге өметле. Аның барлык уй-хыяллары чынга ашсын.






Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА

Фото Сәйдәш Мифтаховның соцчелтәрдәге битеннән


//kukmor-rt.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев