Логотип Идель
ШӘХЕС

КРАНЧЫ КЫЗ НАТАЛИЯ

“Һаваларда очкан кошлар кебек...” Илһам абый Шакировның шушы җырын хәтерлисеңме, дустым? Бүгенге язмабызның герое Наталия Смирнова бу җырны көйләп йөрмәсә дә, һәр көн, кошлар кебек, һаваларда очып йөри ала. Кайда дисеңме? Кранда!

Әйе-әйе, сез егет кешегә генә 70 төрле һөнәр аз, дип уйладыгызмы әллә?! Юк, кызлар да теләсә нинди профессиягә өйрәнергә оста. Наталия дә “Үз эшемне биеклеге өчен яратам”, ди.

Апасы кызыктырган


Башня краны белән идарә иткән Наталиягә бер нәрсә дә куркыныч түгел! 100 метрга якын биеклектәге машинаны йөртеп кара әле син! Бүген Наталия TDK-10 дип аталган 10 тонналык кран белән идарә итә. Тышкы кыяфәте белән экспериментлар ясарга, селфи төшәргә ярата. Һәм, әлбәттә, үзенең эшеннән башка тора алмый. 19 яшеннән эшли башлаган кызның эш стажы да 10 елдан арткан инде.



Бу профессиягә очраклы рәвештә килеп кергән Наталия хәзер тормышын краннан башка күз алдына китерә алмый. Ә бит барысы да, түләүле белем алу мөмкинлеге булмагач, эшли башлап, читтән торып укуга документларын биргәч, башланган. Ләкин ул үзе сайлап алган белгечлеген ошатмыйча, документларын кире ала. Бер ел узгач, эшен дә ташлый. Әмма апасына кунакка бару тормышын 180 градуска үзгәртә дә куя. Башня краны машинисты булып эшләүче апасы кызга кранчы һөнәрен үзләштерергә куша да инде. Тиешле белемнәрне алгач, Наталия үз апасында стажировка уза һәм инде 11 (!) ел дәвамында башня краны машинисты булып эшли.

“Кранчы снайпер да булырга тиеш ул”


Кыз кешегә дә, егетләргә кебек, 70 төрле һөнәр дә аз, дисәк тә, һәркем, ике дә уйламыйча, кранда эшләргә алына алмый бит әле. Үҗәтлек, батырлыктан башка бу эшне ерып чыгып булмый.

– Кранчы снайпер кебек булырга тиеш. Чөнки аңа җил һәм аска төшә торган йөкнең тизлеген тоя белү зарур. Кранчының реакциясе һәм игътибарлылыгы югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Аста кешеләр эшли, аларның кайберләре кран астына ташланырга да мөмкин. Мин, әлбәттә, шаяртам. Чөнки юмор хисе – безнең эштәге төп сыйфатларның берсе, – ди Наталия.



Good morning ? . . . #crane #towercrane #craneview #cranevideo #kazan #kzn #tatarstan #quik #quikapp


Публикация от NataLie (@lie_fenix)





Бу эштә кирәкле булган башка сыйфатлар кранчыларның “Библия”сендә, ягъни башня краны машинисты интсрукциясендә язылган. Наталия биеклектән бер тамчы да курыкмый икән. Беренче тапкыр ул башня кранына 8-9 яшендә үк менгән булга. Ул вакытта да курку хисе тойганын хәтерләми. Бүген дә кран биегрәк булган саен анда эшләү дә рәхәтрәк, ди.

Ул эшли торган кран да андый-мондый гына түгел: үзенең уңайлыклары белән икән. Бу төр транспортта аяклары туңмый аның, чөнки махсус җылыткыч бар. Радио да тыңлап йөреп була, үз әйберләреңне тутырырга киштә дә бар. Совет заманындагы краннар белән чагыштырганда, монда автомобильдәге кебек, канәфи каралган. Кранга менү өчен 20 минут вакыт кирәк икән. 63 метрдагы биеклектәге машинага үрмәләү җиңел бирелми шул.

Кызлар кайда да кызлар инде! Ник дисәң: Наталия өчен краны үз өе кебек. Ул машина эчен бизәргә, аны уңайлы итеп ясарга ярата икән.

Instagram – аерым тарих!


Наталия замана социаль челтәрләре белән бер дулкында яши. Instagramдагы профилендә 3 меңнән артык язылучысы бар аның. Шуларның күбесе – чит ил вәкилләре. Татарстан кызы чит илләрдәге хезмәттәшләре белән дә нәкъ шушында аралаша да инде.

– Әлбәттә, вакытның күп өлешен инглиз теленнән тәрҗемә итү һәм дөрес итеп җөмләләрне төзү ала. Ләкин мин чит телдәге яңа сүзләрне, башка илләрдәге кранчыларының тормышы турында күбрәк белергә яратам, – ди Наталия.

Instagramнан кала, ул аниме, рокны да үз итә. Макияж белән дә мавыга ул. Казанда кранчы булып эшләүче гүзәл затлар Наталия белән генә чикләнми, әлбәттә. Ләкин актив рәвештә үзенең эшен интернетта яктырта торган кыз Наталия генәдер.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев