Логотип Идель
ШӘХЕС

КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫ ЯСАУЧЫЛАР 60-100 МЕҢ СУМ ХЕЗМӘТ ХАКЫ АЛА

Чаллы егете Марат Исмәгыйлов – «IT-Планета 2016/17» инновацион технологияләр өлкәсендә барган халыкара олимпиада финалисты. Яшь белгеч дөньяның 12 иленнән килгән 17 мең катнашучы арасында иң көчле программистларның берсе булып танылды.

«IT-Планета» олимпиадасы – программистлар арасында иң дәрәҗәле ярышларның берсе. Аны «Intel», «1C», «Huawei», «IntelSystems» кебек халыкара оешмалар үткәрә. Сайлап алу турларында ярышта Татарстаннан 598 IT-белгеч катнашкан. Шуларның нибары алтысы гына финалга чыкты. Марат – финалистларның берсе.

Егет Тимерясов исемендәге Казан инновация институтының Чаллы филиалында IV курста белем ала. Шул ук вакытта ул шәһәрнең IT-паркында эшли. Марат узган ел да үз көчен әлеге олимпиадада сынап караган инде.



– Мин олимпиаданың 3D модельләштерү юнәлешендә катнаштым. Безгә китап өчен компьютерда 3D рәсемен ясарга кушылды. Гомумән, бу көндәлек тормышта бик таралган өлкә. Инженерлар 3D модельләштерү ысулы белән машина двигательләре ясый, дизайнерлар өй, бүлмә интерьерын төзи. Хәтта сез яратып караган мультфильмнарны да программистлар эшли. Миңа кибер-төзелеш ошыйрак төшә. Компьютер уеннары ясау бер яктан – сәнгать, икенче яктан — бик яхшы бизнес, – ди Марат.

Аның әйтүенә караганда, компьютер уеннары төзүчеләр даими рәвештә 60-100 мең сум хезмәт хакы ала икән.

Быел егет университетта соңгы елын укый. Диплом алуга армия хезмәтенә китмәкче. Киләчәктә үзен яхшы IT-белгеч буларак күрә ул.

 Алисә Сабирова

//Шәһри Казан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев