Логотип Идель
ШӘХЕС

КОЛ ШӘРИФКӘ БАРЫП КАЙТАБЫЗМЫ?

Бүген, 25 июль – яңа елга кадәр 159 көн кала бара. Элек бүген шактый кызыклы вакыйгалар булып үзган... Тарихка күз төшереп алыйк әле. Мәсәлән, 1895 елда Нобель премиясе лауреатлары Пьер Кюри һәм Мария Склодовскаяның туйлары бу, 1909 Луи Блерио Ла-Манш проливын үзе ясаган очкычта очып уза.


Бүген Искәндәр Фоат улы Сәйфуллинның туган көне. Ул 1955 елның 25 июлендә Казанда туган, татар архитекторы, Кол Шәриф мәчете проекты авторларының берсе. 1972 елда ул Казан архитектура төзелеш университетына укырга керә, 1974 елда Мәскәү архитектура институтына күчә, 1978 елда аны тәмамлый.


Искәндәр Фоат улы Сәйфуллин


Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен торгызу идеясе авторларының берсе. Аны проектлау эшендә катнаша. Моның өчен 2007 елда ул Тукай премиясенә тәкъдим ителә, ләкин премия аңа бирелми. 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге «Кол Шәриф мәчете» архитектура комплексын иҗат иткән өчен бер төркем архитекторларга, шул исәптән Искәндәр Сәйфуллинга да бирелә.


Низам Кариповны да искә алырга онытмыйк. Ул – язучы, драматург. Беренче очерк һәм хикәяләрен татарча яза. Язучылар берлеге әгъзасы (1938). БАССР язучылар берлеге рәисе (1939-1941). Бөек Ватан сугышында һәлак була (1942). 1905 елның 25 июлендә Уфа губернасы Златоуст өязе (хәзерге Башкортстанның Дуван районы (1952 гә хәтле Мәчетле районына кергән) Иске Хәлил авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Комсомолның Мәсәгуть кантоны комитеты каршындагы курсларны тәмамлый, 1925 елда Мәчетле волосте комитеты сәркатибе була. 1929-1932 елларда Казанда рабфакта укый, рабфакны тәмамлагач, Татарстан коммунистчыл университетының журналистлар бүлегенә укырга керә. 3 курстан соң Зиянчура МТСына сәяси бүлек башлыгы итеп җибәрелә. Зиянчура һәм Макар районнары (1937 дән Ишембай районы) газеталарында («Алга») мөхәррир булып эшли. 1935 елда «Башкортстан» газетасының фирка бүлеге мөдире. 1939 елда БАССР язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе (рәисе) итеп сайлана һәм сугыш башланганчы язучылар оешмасының җитәкчесе булып эшли. Бер үк вакытта (1939-1941) «Үктәбер» журналының баш мөхәррире була.


Мәгълүматлар “Ялкын” архивыннан һәм Википедия сайтыннан алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев