Логотип Идель
ШӘХЕС

«КАЗАН МАРАФОНЫ»: АРСЛАНХАН ӨЧЕН 10 ЧАКРЫМ ПҮЧТӘК КЕНӘ!

«На старт! Внимание! Марш!» 21 май көнне «Казан марафоны»нда катнашачак һәркем бу сүзләрне зарыгып көтә. Тырыша-тырыша күнекмәләр уздырган марафончылар арасында яшь спортчылар да бар! Арсланхан Хисамов – шундыйлардан.
Исеме: Арсланхан Хисамов

Яше: 16

Укый: Казанның 167нче мәктәбенең 9 сыйныфында

Яраткан фәннәре: математика, химия, физика

Шөгыле: каратэ кекусинкай

– Арсланхан, әйт әле, син ничәнче сыйныфтан бирле марафоннарда катнаша башладың?

– Беренче тапкыр мондый спорт чараларында 14 яшемдә катнаштым. Мин йөгергән тәүге марафоным 2016 елның май аенда узды. Ул «Казан марафоны» иде. Анда мин 3 чакрымлык араны уздым.



– Быел ничә чакрымлык дистанцияне сайлап алдың?

– 21 майда узачак быелгы «Казан марафоны»нда мин 10 чакрымлык араны йөгерәчәкмен.

– Марафонга әзерләнү серләрен безгә дә чиш әле? Анда йөгерү өчен нинди күнекмәләр ясый идең?

– Мин марафонда катнашыр өчен генә әзерләнмәдем. Чөнки минем күнекмәләр даими рәвештә ел дәвамында уза. 2016 елның яз аеннан башлап, ким дигәндә, атнасына бер тапкыр чабам. Гадәттә, атнага 2-3 тапкыр йөгерәм. Күнекмәләр вакытында мин чыдамлылыгымны ныгытам, урманда, паркларда 3-10 чакрым араны чабам.

– Синең бит әтиең дә спортчы әле. Ул да «Казан марафоны»нда катнашамы?

– Әйе, минем әтием Олег Хисамов – карате кекусинкай дигән спорт төре буенча тренер. Шушы спорт төре буенча 4нче разрядка ия. «Казан марафоны»нда 21,1 чакрым араны йөгерәчәк.

– «Казан марафоны»ннан кала, тагын нинди марафоннарда катнашканың бар?

– Былтыр ноябрь аенда Мәскәүдә Брюс Ли туган көненә багышланган йөгерештә катнашып, 10 чакрым араны чаптым. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендәге «Кама ярыммарафоны»нда 4 чакрымны йөгереп уздым.



– Быел «Казан марфоны»нда 10 чакрым араны күпме вакыт эчендә йөгереп килергә уйлыйсың?

– 60 минутта, дип өметләнәм.

– Марафоннарда катнашу сиңа нәрсә бирә?

– Миңа йөгерү процессы ошый. Марафон атмосферасының никадәр шәп икәнлеген сүз белән генә аңлатып булмый. Башкалар белән бер дулкынга кушылып йөгерү миңа алга таба барырга этәргеч булып тора.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X