Логотип Идель
ШӘХЕС

КАЗАН КЫЗЛАРЫ АМЕРИКАНЫ ЯУЛЫЙ

Биология һәм химия белән җенләнгән Татарстан кызлары Америкага хәтле барып җиткән. Хыял канатлары әллә кая илтергә сәләтле ди шул. Казанның 4нче гимназия-интернаты укучылары хыялларын максат итеп куеп, тормышка да ашырган. 12-17 июнь көннәрендә узган Genius Olympiad Халыкара чарасында көмеш призерлар булып табылган безнең кызлар.

Ә бит барысы да Казанның 4нче номерлы гимназия-интернатының биология укытучылары Искәндәр Нәбиуллин тәкъдименнән башланып киткән. Ул биология фәненнән олимпиадаларда катнашучы Айгөл Насыйбуллина белән химия өчен җанын бирергә әзер булган Зәйнәп Сагламнан «Сез Америкага барырга телисезме?» дип сораган. Кызлар озак уйлап тормаган: ризалашкан. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыралар димени?! Укытучылары Genius Olympiad фәнни-тикшеренү проектлары олимпиадасында катнашу өчен проект ясарга тәкъдим иткән.

Беренче “коймак” түгел!


Кызлар проектны ясап, олимпиаданың «Гамәли экология» номинациясенә гариза җибәрә. 3-4 ай көткәч, уңай җавап килә. Айгөлнең дә, Зәйнәпнең дә бу беренче «коймагы» түгел. Алар мәктәп тә дә, Казан федераль университетында да үз проектлары белән төрле конкурсларда катнаша. Ә әлеге халыкара олимпиадада алар агып төшә торган суларны (сточные воды) чистарту өчен биологик буа ясау проектын тәкъдим иткәннәр.

– Кешеләр елгаларны пычрата. Анда төрле сулар да агып төшә. Бу су икенче елгага агып чыккач, аны буа чистарта ала. Ягъни шушы буадагы бактерия, үсемлек, макрофит, гади төзелешлеләр (простейшие) губка ролен үти. Ул вакытта авыр химик процесслар бара, – дип сөйли 17 яшьлек Айгөл.

Аңа Зәйнәп тә килеп кушыла. «Проектны башкарганда, теориягә генә нигезләнмәдек. Казан шәһәре янында буа ясап, анда дымлы җирләрдән (водно-болотные угодья) үсемлек, бактерияләрне алып килеп утырттык. Әлеге буадагы тормышны күзәтә башладык. Төрле анализларын алдык. Һәм шушындый буа елга суларын чистарта ала дигән фикергә килдек. Ягъни проектны язып кына калмадык. Үз фикерләребезне фәнни яктан да дәлилләп күрсәттек», – дип сөйли 16 яшьлек Зәйнәп.






“Проектны тотып кулга без киттек Америкага!”


Дөресен генә әйткәндә, кызлар бу олимпиадага барганда, аннан нәрсә көтәргә икәнлеген белмичә, нык дулкынланалар. Ләкин укытучылары Айгөл белөн Зәйнәпнең шанслары уртачадан югарырак, дип тынычландырган. Өметсез – шайтан гына, диләр бит. Шуңа урам буйлап шар ярып, «Безнең шанслар яхшы», дип кычкырып йөрмәсәләр дә, күңелләре белән яхшыга юрыйлар.

Genius Olympiad фәнни-тикшеренү проектлары олимпиадасы Америка Кушма Штаталарының Осуиго шәһәрендә узган. Анда Татарстанны Айгөл белән Зәйнәп тәкъдим иткән. Хәер, гомумән, безнең илне дә шушы кызлар тәкъдим иткән. Чөнки Россиядән бүтән катнашучы булмаган.

– Проектыбызны олимпиадага әзерләгәндә, аны инглиз теленә тәрҗемә дә итеп җибәрдек. Америкага килеп житү белән, олимпиада узачак уку кампусына юнәлдек. Проектыбызның постерларын күргәзмәгә урнаштырдык. Соңыннан, Зәйнәп белән бергә үз проектыбызны яклап чыктык, – ди Айгөл.

Химия, проект, олимпиада, җиңү дип кенә түгел, олимпиадага барган кызлар иң беренче чиратта Американы күрү теләге белән яна. Каф тавы артында булып тоелган хыяллар да чынга аша кызларның! Татар тотып карамый – ышанмый, диләр бит. Ниагара шарлавыгын да күрәләр, Нью-Джерси штатында, Бостон, Филадельфия шәһәрләрендә булалар.







– Халыкара олимпиадада икенче урын алуыбыз тикмәгә түгелдер. Беренчедән, без бөтен дөньяда бик әһәмиятле проблеманы сайлап алдык. Мисал өчен, хәзер Украинада су җитмәү проблемасы бар. Һиндстанда Ганг елгасы бик пычрак. Җитмәсә, без проектыбыз ярдәмендә бу проблеманы гади итеп ничек чишеп була икәнлеген дә аңлатабыз. Хәтта кечкенә бала да моны үзе эшли ала. Проект яклаганда без макетларыбызны, видеолар күрсәттек, – дип аңлатты безгә Зәйнәп.

2018дә – Африканы яуларга!


Чыгыш ясаганнан соң, нәтиҗәләр 3 көннән генә билгеле була. Кызларның фамилияләре яңгыраса да, алар җиңүләрен аңламый да калган. Сәхнәгә чыгып, диплом, медаль алгач кына, моның төш түгел, өндә булуын аңлаганнар. Шулай ук Айгөл белән Зәйнәпкә икесенә дә бик текә планшет бүләк иткәннәр. Хәтта укытучылары Искәндәр абый да «О, бу бит шундый сыйфатлы гадҗет!», дип шаккаткан.

Бу җиңү кызларны киләчәктә дә тагын да шундый Халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашырга этәргән. Татарстанлылар олимпиадада Тунис шәһәреннән булган бер кыз белән танышканнар. Ул аларны киләсе Туниста булачак Халыкара олимпиадага чакырып калган. Әле Африканы да яулыйсылары да бар икән әле безнең Татарстан кызларының.









Айгөлнең әнисе башта кызын шундый ерак арага җибәрергә теләмәгән. Тик кызының теләге шундый көчле булган ки, Айгөл ахыр чиктә әнисен күндергән. Океан артына озатып калганда да, әнисе йөрәк парәсен «Җиңү белән генә кайт!» дип озатып калган. Ходайның «Амин!» дигән чагына туры килгән күрәсең: көмеш медальләр – Казанның 4нче номерлы гимназия-интернаты укучылары кулларында!

Хәзерге вакытта кызлар кул кушырып утырмый. Биология һәм химия фәненнән олимпиадага әзерләнә алар. Айгөл быел 11нче сыйныфка бара, ә Зәйнәп – 10га. Киләчәктә кем булып эшлисен дә төгәл беләләр, мәктәпне тәмамлагач, кем буласыларын да яхшы күз алдына китерәләр кызлар. Айгөл биология факультетына керергә яки киләчәктә тормышын медицина белән бәйләргә тели. Ә Зәйнәп – булачак табиб.
Белешмә:
Genius Olympiad дигән бәйге АКШның Нью-Йорк штатында ел саен уза. Быел анда дөньяның 70тән артык иленнән 2266 укучы катнашкан. Әлеге чарада катнашу өчен читтән торып сайлап алу этабын узарга кирәк. Аның нәтиҗәләре буенча иң-иңнәр генә барып катнашу этабына лаек була.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолары: кызларның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев