Логотип Идель
ШӘХЕС

КАЗАН ЕГЕТЕ ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНДА АГАЧТАН ҖИҺАЗЛАР ЯСАЯЧАК

18 яшеңдә Россия җыелмасына кереп кара әле син! Татарстанлылар өчен бу – пүчтәк кенә! Әнә, Казан егете Раил Шәрифҗанов WorldSkills хәрәкәтенең Россия җыелмасына эләккән. Ул Абу-Даби шәһәрендә узачак быелгы WorldSkills дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак!

Раил Казанның коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятендә белем ала. Әле шушы көннәрдә генә ул «Агач остасы» дигән компетенция буенча бөтен сынауларны узган. Һәм… Россия җыелмасына кергән! 28 кешедән бары тик 7се генә әлеге командага сайлап алынган, шул исәптән Раил дә!


Сайлап алу туры Мәскәүдә узган. 8 сәгать эчендә Раилгә беләсезме нәрсә ясарга кушканнар? Журнал өстәле! Әйе–әйе, сез ялгыш ишетмәдегез. Чын осталар кебек, махсус сызымнар буенча ясарга кирәк булган. Бу сиңа уен-муен гына түгел. Бу кадәр аз вакыт эчендә өстәл кадәр өстәлне ясап бетереп булмавы көн кебек ачык. Шуңа да Татарстан егете тулысынча эшләп бетерергә өлгермәсә дә, баллары югары булган. «Безнең эштә иң мөһиме – җиһаз элементларын сыйфатлы итеп тоташтыра белү. Мисал өчен, журнал өстәле сызым буенча күләме буенча туры килергә, шомартылган булырга тиеш», – ди cтудент егет.

Бер уйласаң, шәһәр малайлары каян алып агач белән эшли белсен, ди?! Ә Раил моның киресен исбатлаган! Ул кечкенә вакыттан бирле агач юнырга ярата торган булган. Бу сәләте аңа бабасыннан күчкән. Шулай итеп, технология дәресләрендә дә агач белән эшләүне үз иткән ул. Урындыклар, тумбочкалар, кием элгечләр – боларның барысын да үз куллары белән ясаганы бар егетнең! Тиздән аның туганнары җиһаз сатып алырга гипермаркетларга түгел, ә Раилнең өенә генә йөрер, мөгаен!


– Минем бабам көндәлек тормышта кулланып булган әйберләрне дә ясый иде. Мунча өчен кирәк-яракларны да агачтан юна иде. Әти-әнием дә бу шөгылемне хуплый. Мине мактап торалар. «Тырыш, улым!» диләр, – ди Раил.

Шунысы кызык: студент егетнең көллияттә ала торган белгечлеге бөтенләй дә агач эшкәртү белән бәйле түгел икән ләбаса! Раил булачак төзүче икән бит. Ала торган белгечлеге дә – «Бина һәм корылмаларны төзү һәм кулланылышка тапшыру».
Белешмә:

WorldSkills Competition-2017 дүртенче дөнья чемпионаты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең башкаласы – Абу-Даби шәһәрендә узачак. 14-19 октябрь көннәрендә узачак бу ярышларда 76 ил вәкилләре катнашачак. Алар 50 компетенция буенча медальләр өчен көрәшәчәк. Ә Россия җыелмасы дөнья чемпионатында өченче тапкыр катнаша.

Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев