КАРАКҮЛ БҮРЕКЛЕ ЕГЕТЛӘР ИЛЕНДӘ
Алар турында сүз чыкса, күз алдына төз гәүдәле, горур холыклы, җитез, сүз тота торган егетләр килеп баса. Алар тау бөркетләре кебек - һәрвакыт яшь һәм яшьтән үк зирәк акыллы.
БЕЛЕШМӘ
АЛАР: Чеченнар, үзләрен нохчий дип атыйлар
ЯШИЛӘР: РФнең Чечен республикасында, Дагыстанда, Ингушетияда, Грузиядә... Татарстанда да яшиләр
ТЕЛЛӘРЕ: чечен теле
ДИННӘРЕ: ислам
Чечен халкында шундый матур риваять яши. Әле Мөхәммәд пәйгамбәр яшәгән заманнарда ук бер төркем чечен агалары Мәккәгә юлга кузгала. Шунда Пәйгамбәр үзе аларга ислам нигезләрен аңлата. Һәкайтып киткәндә аяк киемнәре тектерү өчен каракүл биреп җибәрә. Тик агалар Пәйгамбәр бүләген аякка кию дөрес булмас дип, каракүл бүрекләр тектерәләр. Һәм бүгенгә кадәр каракүл бүрек чечен егетенең горурлыгы санала. Чечен егетенең бүрегенә тию - яңагына суккан кебек - кимсетү итеп кабул ителә.
Киеменә каратып каршы алалар
Без киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар дигән гыйбарәне белгәнгә, кунакка матур киенеп барырга тырышабыз. Ә чеченнарда менә борын-борыннан - бер-береңә хөрмәт йөзеннән - кунакка барганда гына түгел, ә һәрвакыт матур киенү гадәте булган. Аларның яшәү рәвеше, матурлыкны тоюлары киемнәрендә дә чагылган. Киемнәрен җирле тукымалардан теккән алар. Әйтик, сарык асраганга күрә, сарык йоны тукыма ясауга, тиреләре - аяк киеме тегүгә тотылган.
Чечен егетләренең төп киеме бишмәт һәм ыштан булган икән. Бишмәт тәнне тыгызлап тарттырып, егетләрнең зифалыгын ассызыклаган. Егетләр бишмәте тездән 8-10 см югарырак булса, өлкән агаларныкы күпкә озынрак һәм җылырак итеп тегелгән. Аучы, көтүче, сугышчы тормышы алып барган чечен егетләре аяк киеменең җиңел һәм йомшагын сайлаган - сафьян һәм күннән тегелгән итекләр тавышсыз хәрәкәтләнергә мөмкинлек биргән.
Кызлар киеме, башка халыклардагы кебек үк, яшькә һәм гаилә хәленә карап тегелгән. Көндәлек тормышта алар мамык һәм ефәктән булса, бәйрәм киемнәренә бәрхет һәм авыр ефәк тукымалар тотылган. Киемнең бизәлә торган өлеше - чикмән. Аны көмеш каптырмалар, фирүзә ташлар, төсле пыялалар белән бизәгәннәр. Каптырмаларның формасы борынгыдан үзгәрешсез сакланып килгән. Тагын бер мөһим элемент булып күн һәм тукыма путалар саналган. Аларның каптырмасы да көмештән эшләнгән. Мондый пута буыннан буынга тапшырылып килгән.
Чечен халкының төп 5 сыйфаты
1. Гаиләҗанлылык
2. Кунакчыллык
3. Өлкәннәргә хөрмәт
4. Хатын-кызга хөрмәт
5. Сабырлык
Чын егетләр сые
Чечен ашлары үзләренең бик борынгы һәм гади булулары белән аерылып тора. Һәм иң мөһиме - алар бик тиз әзерләнәләр. Төп ризыклар сарык һәм кош итенә нигезләнә. Тәмләткечләр дә һәркем өендә булырдай гади: суган, сарымсак, борыч, чамбыр. Һәр ризык яшеллек белән бизәлә. Кыр сарымсагы, кукуруз оны, эремчек, сыр һәм кабактан әзерләнгән ризыклар да шактый.
Чепалгаш: чеченча эремчек кыстыбые
Кирәк булачак: кефир (800 мл), аш содасы (1 бал калагы), он, тоз (1 бал калагы), эремчек (800 г), йомырка (2 данә), яшел суган (1 тотам), ак май (400 г)
Зур савытка он һәм тоз салып, чокыр ясыйбыз. Җылымса кефирга сода салып болгатабыз. Кефир белән онны кушып, кул белән йомшак камыр басабыз. Әзер камырны сөлге белән каплап, 20-30 минутка калдырабыз.
Эремчекне уып, йомырка, туралган яшел суган (суган күбрәк булган саен тәмлерәк) һәм тәме җиткәнчә тоз өстибез. Камырны 10-12 кисәккә бүлеп, 1 см калынлыкта җәябез. Һәркайсына 2,5 аш кашыгы эчлек салып, өстән бөрәбез. Эчле шарчыкларны яңадан җәеп, коры кайнар табага салып, капкач каплап, уртача утта 2-2,5 минут кыздырабыз. Икенче ягын капкач капламый гына кыздырасы. Әзер юкаларны сөлгегә төреп барабыз. Юкалар әзер булгач, табаны юабыз һәм су салып, кире утка куябыз. Юкаларны шул кайнар суга ике яклап манып алабыз. Аннары төбенә эрегән ак май салынган савытка, араларын майлый-майлый юкаларны тезәбез.
Чепалгашны яңа пешкән чәй белән табынга куялар.
Бөркетләр нигә бии?
Кешеләр бер-берсе белән аңлашу өчен күптөрле телләр уйлап тапканнар. Иң катлаулысы - ул без сөйләшә торган сүзләрдер - чечен, татар һәм башка телләрдәге сүзләр. Аннан кала киемнәр дә башкаларга нидер сөйли алуына төшендек кебек. Ә тагын менә бию теле бар. Биюдәге һәр хәрәкәт, һәр ым шулай ук нидер аңлата бит. Әйтик, чечен биюен күргәндә, аларның яшәү фәлсәфәсен аңлап була. Саклык та, җитезлек тә, горурлык та, бер-береңә хөрмәт тә бар анда. Ә музыка - анысы халыкның күңел халәте. Уен коралларының тембрыннан ук халыкның күңел нечкәлекләренә төшенеп була кебек.
Дечиг пондур: чечен халык уен коралы
Бу уен коралы борын-борыннан чикләвек агачыннан чокып ясалган. Аңа хайван сеңерен киптереп ясалган кыллар тарттырганнар. Ул кылларга уң кул бармаклары белән өстән аска, астан өскә бәреп уйныйлар. Тавышы бик йомшак, кыштырдауга охшаган.
Ашык уеннары
Дивар кырыена бер зур таш куела. Шунда уенчылар бер рәткә үзләренең икешәр ашыгын куеп чыга. (Ашык - сарык буыннарыннан ясалган уен "таш"лары.) Зур таштан 5-10 м ераклыкта бер сызык сызалар. Һәм ашыкларга зуррак бер таш белән шул сызыктан бәрәләр. Бәрү чираты жирәбә салып билгеләнә. Беренче тапкыр бәргәндә, һәркем шул сызыктан торып бәрергә тиеш. Ашык таштан бәреп төшерелгән очракта, уенчы аны үзенә ала. Һәм уен ташы төшкән урында туктап кала. Киләсе бәрү чираты җиткәч, ул шул урыннан бәрергә тиеш. Уен ашыклар бәрелеп беткәнче дәвам итә. Иң күп ашык җыйган уенчы җиңүче санала.
Йолдыз Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев