Логотип Идель
ШӘХЕС

КАНИКУЛЫН ХИМИЯГӘ АЛЫШТЫРГАН

“3 ай уза да китә, каникуллар сизелми дә кала, менә тагын август җитте”, дип  зарланып утырып торасыңмы? Казан егете Робертның каникуллары әле башланмаган да! Ял итмичә нишләп йөри ул, дисеңме?

15-22 июль көннәрендә Якутиядә “Туймаада” дип исемләнгән XXIV Халыкара олимпиада булып узды. Катнашучылар математика, физика, химия һәм информатика фәннәре буенча сынау узды. Татарстаннан бу бәйгедә 8 укучы катнашты, шуларның 5се - җиңү белән кайтты. Химия фәне буенча абсолют җиңүче булган Казан егете Роберт Мөстәкыймов белән “Ялкын” журналы сөйләште.

Кайдан: Казан
Укый: Казанның 131нче лицее
Сыйныфы: 9ны тәмамлаган
Кызыксынулары: химия, физика фәннәре, актив ял
Гел үзе белән йөртә: телефон, рюкзак


 

- Еш кына кешеләрне гуманитар фәннәрне яхшы үзләштерүче (гуманитарий) һәм төгәл фәннәрне яхшы үзләштерүчеләргә (технарь) бүлеп йөртәләр. Сиңа төгәл фәннәр якынрактыр, ә гуманитар фәннәрне яратып үзләштерәсеңме?

- Әйе, мин үземне “технарь” дип саныйм. Бер “4”лем бар, анысы да рус әдәбиятыннан. Шулай да төгәл булмаган фәннәрне начар беләм дип әйтмәс идем. Уку дәверендә күбрәк химиягә басым ясалса да, калган дәресләрнең берсен дә калдырмыйм.

- Әлеге олимпиада турында сөйләсәң иде.

- Бу олимпиадада теләгән һәркем катнаша ала. Россиянең төрле регионнарыннан да, башка илләрдән дә егет-кызлар булды. Иң зур делегация Казахстаннан иде. Безнең төп көндәшләр дә шулар булды. Химия фәненнән 2 тур уздырылды: теоретик һәм практик. Теоретик өлештә биремнәр эшләргә кирәк булса, практик өлештә без химик тәҗрибәләр үткәрдек.

- Ял итәргә вакытың каламы?

- Хәзер җәйге каникуллар, вакыт бераз күбрәк. Олимпиада зур әзерлек таләп итте, аңа әзерләндем. Тиздән Сочида узачак “Сириус” дип исемләнгән белем бирү үзәгенә китәм, анда химия фәне буенча смена узачак.

- Киләчәктә үзеңне химия белән бәйләргә уйлыйсыңмы?

- Әлегә кем булачагымны төгәл әйтә алмыйм. Тик һөнәремнең химия белән бәйле булачагында шик юк.



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев