ЙОСЫФ АКЧУРА ҺӘМ МАННУР САТТАРНЫҢ ТУГАН КӨННӘРЕ!
Йосыф Акчураның, Маннур Саттарның туган көне бүген!
Йосыф Акчура татар дөньясын Төркия һәм төрки дөнья белән бәйләп торучылардан берсе! Аның турында мәктәп программасында күбрәк өйрәнсәк икән... Чөнки шактый мөһим эшләр кылып калдырган шәхес ул!
Тормыш юлына күз салсак...
Йосыф Акчура, Йосыф Хәсән улы Акчурин — күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, төрек милләтчелеге идеологларының берсе.
Ул 1876 елда Сембер шәһәрендә байлар гаиләсендә туа. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе белән Төркиягә күчә. Истанбул шәһәрендә мәктәпне тәмамлый. 1895 елда Harbiye mektebi исемле хәрби мәктәпкә керә. Аннары соң генераль штабы офицерларын әзерләүче курсларга йөри башлый, ләкин аны тәмамламый, чөнки Габделхәмид II каршы хәрәкәттә катнашу сәбәпле аңа үлем җәзасы карары чыгарыла. Соңарак җәза сөргенлек белән алыштырыла. Сөргенлектә ул укытучы булып эшләде.
1899 елда сөргенлектән Туниска кача, аннары Парижга күчә. 1903 елда Акчура Русиягә кайта, ул Казанда яши. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих укыта, «Казан мөхбире» газетасы баш мөхәррире булып эшли. «Иттифак әл-Мөслимин» оешмасын оештыруда ярдәм итә. 1904 елда Йосыф Акчура төрек телендә «Сәясәтнең өч төре» (төр. Üç Tarzı Siyaset) исемле мәкалә яза.
1908 елда ул Төркиягә кайта. Монда ул Türk yurdu журналын нәшер итә, Истанбул университетында укыта. Шул ук вакытта «Шура», «Вакыт» татар газеталарында да яза.
Йосыф Акчура Истанбул шәһәренең Әдернәкапы зиратында күмелгән.
Маннур Саттар – сатирик шагыйрь.
Ул 1920 елда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Абыз авылында (Абзавыл) крестьян гаиләсендә туган. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике 1 нче, бер 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һ. б. медальлар белән бүләкләнә.
1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетын тәмамлый. 1952 — 1954 елларда Камышлы районының Иске Ярмәк авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Иске Ярмәктә һәм аннан Казанга күчкәч, укытучы булып эшләгән елларда аның шигырьләре «Чаян» журналында басыла башлый.
Урыс шагыйрьләре Геннадий Паушкин, Анатолий Колесников, Анатолий Мелузников, Борис Железнов, Леонид Топчий һәм бүтәннәр тәрҗемә иткән шигырьләре шулай ук «Чаян» журналында, «Советская Татария» газеталарында басыла.
Маннур Саттаровның күп кенә шигырьләре, такмаклары һәм бәетләре Татарстан дәүләт филармониясе артистлары башкаруында сәхнәләрдән һәм радиодан еш яңгырый.
Беренче китабы «Мылтыклы шүрәле» Татарстан китап нәшриятында 1982 елда дөнья күрә.Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераны Маннур Саттаров Казанда яши. Татарстан язучылар берлегендә тормый. 2009 елдан язучыларның һәм публицистларның халыкара ассоциациясе (МАПП) әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев