Логотип Идель
ШӘХЕС

ИҢ “ТЕКӘ” УКУ ЙОРТЛАРЫ /РЕЙТИНГ/

Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучыларын бе генә сорау борчый: «Кая укырга керергә?»

Чит жирләргә китеп тә торасы юк: Казанда да вузлар буа буарлык. Әлбәттә, һәрберсенең үз күрсәткече бар. Тик бүген «Ялкын» сезгә моңарчы беркайда да күрелмәгән рейтинг тәкъдим итә.

Гадәттә, рейтинглар ничек төзелә? Әйтмәсәм дә, бик яхшы беләсең: иң–иң яхшы күрсәткечләре булганнар алдынгы урыннарны били. Югары уку йортлары белән дә шул ук хәл. Тик без “гадәттән тыш” рейтинг төзергә булдык. Казандагы университетларны аларны тәмамлаган шәхесләр белән «үлчибез». Кайсы вузны тәмамлап, нинди үрләргә ирешеп булганын рейтинга бер күз салгач, беләсең.

1. Казан дәүләт аграр университы




Быел әлеге университет 95-еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу вуз авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен әзерли. Биредә агрономия; авыл хуҗалыгы һәм экология факультетлары, механизация һәм техник сервис; икътисад институтлары бар.

Ачылган: 1922 елның 22 мае

Кабул итү комиссиясе: Казан, Карл Маркс урамы, 65 йорт
Бу вузны тәмамлаучылар:

​ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,

​ Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,

​ Казан дәүләт аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов.

2. Казан федераль университеты
(элеккеге Казан дәүләт университеты)




Казанның иң борынгы университетларының берсе. Элек ул бөтен Казанга бер генә университет булган. Чөнки башкалары институт дип аталган. Әтиең белән әниеңнән сорасаң да, моның шулай булуын расларлар.

2010-2011 елларда университетта зур үзгәрешләр булды. Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты, Казан дәүләт финанс–икътисад университеты һәм Алабуга дәүләт педагогика университеты бергә кушылды. Нәтиҗәдә, берничә уку йортын берләштергән университет хәзер КФУ дип атала. Ул 16 институтны, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай шәһәрләрендәге филиалларны берләштерә.

Ачылган: 1805 елда

Кабул итү комиссиясе: Казан, Кремль урамы, 35 йорт
Бу вузда укыган шәхесләр:

​ Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров

​ Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин

​ Казан Мэры Илсур Метшин

​ 1917 елгы Октябрь революциясен оештыручы Владимир Ленин

​ галимнәр: математика белгече Николай Лобачесвкий, физик Евгений Завойский, астроном, Антарктиданы ачучы Иван Симонов, химиклар Александр Арбузов, Александр Бутлеров

​ язучылар: Лев Толстой, Сергей Аксаков, Велимир Хлебников, Гүзәл Яхина

​ спортчылар: Алексей Морозов, Олег Сәетов (боксчы), Руслан Мөхәммәтшин (футболчы), Андрей Деманов (авыр атлетика), Елена Мигунова (жиңел атлетика).

3. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты




«Ну, погоди!» мультфильмындагы «Без монтажчылар, биек йортлар салучылар» дигән җырны хәтерлисеңме? Нәкъ шул җырда җырланган төзүчеләрне әлеге вузда әзерлиләр. Башлангыч елларында шушы югары уку йорты Казан политехник институты дип аталган.

Хәзер биредә архитектура һәм дизайн, төзелеш, төзелеш технологияләре һәм инженер-экология системалары, транспорт корылмалары, төзелеш икътисады һәм идарәсе юнәлешләре буенча югары белем алырга мөмкин.

Ачылган: 23 май 1930 ел

Кабул итү комиссиясе: Казан, Яшел урамы, 1 йорт
Бу вузны тәмамлаган шәхесләр:

​ Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин

​ Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева

​ Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов

​ Татарстанның Төзүчеләр бердәмлеге президенты Рим Халитов

​ «Татагропромстрой» генераль директоры Ирек Закиров

​ «ПСО-Казан» генераль директоры Равил Җиһаншин

​ «ТАИФ» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев

​ җырчы, композитор, Россия авторлык җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы директоры Зөфәр Хәйретдинов.

4. Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ)




Бүген әлеге вузда Идел буе округы төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр өчен энергетика тармагы белгечләрен әзерлиләр. Шулай ук биредә математика, информатика, электроника, физика, техносфера куркынычсызлыгы, икътисад, социология, җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлешләре буенча белем алырга мөмкин.

Ачылган: 1930 ел. 1968 елда яңадан торгызылган

Кабул итү комиссиясе: Казан, Красносельская урамы, 51 йорт
Бу вузны тәмамлаган шәхесләр:

​ «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев

​ «Татавтодор» АҖ генераль директоры Айрат Шәймиев

​ Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин

​ «Эфир» телекомпаниясенең директорлар советы рәисе Андрей Григорьев

​ «Мураками» төркеме солисты, җырчы, Диләрә Ваһапова.

5. Казан медицина университеты




Ак халатлы фәрештәләрне нәкъ менә шушы уку йорты әзерли инде. Дәвалау эше белгечләре, педиатр, стоматолог, фармацевт, медицина юнәлеше буенча биохимик һәм биофизиклар, шәфкать туташлары биредә укый. Башкалардан аермалы буларак, алар 6 ел белем ала. Җитмәсә, аннан соң интернатура һәм ординатурага укырга керә. «Медицина университетына укырга кергәннәр гомере буе укый» дип юкка гына шаяртып әйтмиләр.

Ачылган: 14 май 1814 ел

Кабул итү комиссиясе: Казан, Бутлеров урамы, 49 йорт
Бу вузны тәмамлаучылар:

​ СССРның сәламәтлек саклау министры (1959-1965) Сергей Курашов

​ Россия Дәүләт Думасы депутаты, элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов

​ Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин

​ Республика клиника хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин

​ Балалар республика хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

6. Казан авиация институты (КАИ)


Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге вуз авиация белгечләрен әзерли. Авиация, җир өсте транспорты, энергетика; физика-математика; автоматика һәм электрон җайланмалар төзү; кибернетика һәм информатика; радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр; икътисад юнәлешләре буенча белем алырга мөмкин.

Ачылган: 5 март 1932 ел

Кабул итү комиссиясе: Казан, Зур Кызыл урамы, 55 йорт
Бу вузны тәмамлаган шәхесләр:

​ СССРның атказанган спорт мастеры, 17нче Олимпия уеннары чемпионы Александр Курынов

​ СССРның авиация сәнәгате министры (1981-1985), РСФСРның Министрлар Советы рәисе (1990–1991) Иван Силаев

​ Россия герое, очучы, отставкадагы подполковник Владимир Шарпатов (аның биографиясе буенча «Кандагар» фильмы төшерелгән)

​ Россия Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев

​  «1 канал» алып баручысы Максим Шәрәфетдинов

​ җырчы Максим

​ Битбоксер Митя Бурмистров

​ Россия атом-төш федераль үзәге директоры Владимир Белугин

P.S. Дустым, аңлагансыңдыр инде, әлеге рейтингны без шартлы рәвештә генә төзедек. Шуңа күрә аны артык җитди итеп кабул итмә! Вузга керергә кирәк дип кенә бар дөньяңны онытма! Елмаеп яшәсәң, әйләнә-тирәң дә сиңа елмаер.

Вузга керү һәм вузлар турындагы тагын укы!

Алинә Минневәлиева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев