Логотип Идель
ШӘХЕС

ИҢ ПОПУЛЯР ВИДЕОБЛОГЕРЛАР - КЕМНӘР АЛАР? /видео/

Беләм-беләм! Син дә Youtube.com сайтында видеоблогларны карап барырга яратасың. Заманча итеп әйтсәк, бу - трендта. Бүген яшьләр арасында видеоблогерларның каналларын күзәтеп бару модада. Кем нәрсәдә үзен яхшы дип саный, шуны видеога төшереп, Youtube.com порталына куя. Бүген анда яшьләрнең күбесе үз каналларын булдыра. Без дә популяр Россия видеоблогерларына күзәтү ясыйбыз.

  1. Иван Гай – 21 яшь.


Иван ГайЯшьләр арасында бу егетне белмәгәннәр сирәктер. Башта аның каналы EeOneGuy дип атала иде. Егет аны 2013 елда булдырган. Иван Гай тәхәллүсен алган кешенең чын исеме – Иван Рудской. Россиядә ул иң популяр видеоблогер, дип санала.

2016 елның ноябрендә Иван Гай каналына язылучыларның саны 10 миллионнан артып китте. Аңа Youtube.com порталының иң зур бүләге – бриллиант кнопка тапшырылды. Үзенең видеороликларында Иван караоке җырлый, популяр уеннарда ничек уйнаганын сөйли, язылучыларының сорауларына җавап бирә.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=qO6jVHu7eNM[/embed]

  1. Саша Спилберг – 19 яшь.


Саша СпилбергҮз каналын булдырган кызның 4,5 миллион язылучысы бар. Сашаның чын исеме – Александра Балковская. Ул Россиянең иң популяр видеоблогер кызлар унлыгына керә.

Саша үз каналын 2010 елда булдырса да, аның беренче видеосы 2012 елда гына барлыкка килә. Кыз шулай ук җырлар яздыра. Аны “Градусы” төркеменең “Градус 100” җырына төшерелгән клибында да күрергә мөмкин. “Елки 5”, “Взломать блогеров” кинофильмнарында эпизодик рольдә төшә.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=0fYAAPGrdDw[/embed]

  1. Катя Клэп – 23 яшь.


Россия блогеры Екатерина Трофимова Мәскәүдә туган. Аның роликлары төрле темаларга багышлана. Ул скетчлар да куя, музыкаль пародияләр дә әзерли.

2016 елның ноябренә Катяның “FoggyDisaster” дигән каналына 1,6 миллион кеше язылган. Ә “TheKateClapp” дип исемләнгән каналына язылучыларның саны 5 миллионнан артып китә.

2016 елның язында Катя Нью-Йорк шәһәрендә Россия сегментын тәкъдим итә. Анда бөтен дөньядан иң яхшы видеоблогерлар җыела.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=8kMJNaSAJcM[/embed]

  1. Мистер Тиша


Бу кечкенә генә малай төрле эксперименитлар ясый, тәҗрибәләр куя, челленджларда төшә. Үзе әле кечкенә булу сәбәпле, аны әти-әнисе видеога төшерә. Тиша шулай ук “Киндер сюрприз”ларны ачып караганы төшерә, уенчыкларга күзәтү ясый.

Аның каналына язылучыларның саны 480 меңнән артып китә.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=-lsvoWUHE0s[/embed]

  1. MrLololoshka (Роман Фильченков) – 18 яшь.


Россиядә популяр видеоблогерлардан санала. 2012 елда ул башлап җибәргән Youtube каналы популяр булса да, аның видеолары бер төрле типта. Гадәттә, алар он-лайн уеннарны уйнау, Minecraft уенына күзәтүләргә багышлана.

2013 елда аның каналына инде 1 миллион кеше язылган була. Youtube порталының рус сегментында 15 яшьлек видеоблогерның шундый уңышка ирешүе – сирәк күренеш.

2014 елда аның каналына язылучыларның саны 2 миллионга җитә. 2016 елда 4 миллионнан арта.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=6uDEiG4jSeg[/embed]

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев