ХЫЯЛЫ – БРИЛЛИАНТ ЯБАЛАК
Борынгы кытай гыйбәрәсе бар: «50 яшьлек кеше үз йортында гына таякка таянып йөри ала, 60 яшьлек кеше – үз шәһәрендә генә, 70 яшьлек кеше исә кайда тели, шунда! 80 яшьлекләр исә, таякка таянып, хәтта патша сараена да керә ала, ә 90 яшьлек кешеләр...» кайсыгыз белә, 90 яшьлек кеше нишли ала?
Әлеге сорау 40 еллык тарихы булган, күпләр әле дә яратып караган «Что? Где? Когда?» уенының алтын фондыннан тартып чыгарылды. Җавабы кызык һәм гыйбрәтле. Баксаң, 90 яшьлек кеше янына патша үзе килергә тиеш икән. Әлеге башваткычтан башланып китте Эдуард Хәмидуллин белән танышуыбыз.
БАТЫРЛЫК ҺӘМ ГЫЙЛЕМ КИРӘК
Кемдер Аршавиннан тупны тартып алырга хыяллана, кемдер – Хогвартска укырга керергә, кемдер – күбәләк канаты табибы булып китәргә... Ә менә безнең бүгенге каһарманыбыз Эдуард Хамидуллин Күңелле бакчадагы Аучылар йортына эләгеп, бриллиант ябалакны алырга хыяллана. Әйе, сүз нәкъ менә «Охотничий домик в Нескучном саду» һәм «Что? Где? Когда?» турында бара!
Эдуард шакты танылган егет: соңгы елларда аның исеме берничә тапкыр икътисад һәм тарих буенча республика олипиадаларында җиңүчеләр рәтендә, бөтенроссия олимпиадаларына эләгүчеләр исемлегендә еш күренде. «Что? Где? Когда?» ярышында Казан шәһәре Мэрының бүләген откан «Молодежь Казани» командасына да керә ул. Быел исә әле «Умники и умницы» тапшыруының ярым финалына да билет откан егет ул. Билгеле, андый билетларны лотерея яки күңелле очраклылык ярдәмендә генә алып булмый. Тырышлык, батырлык һәм белем кирәк.
«Умники и умницы» тапшыруы ял көне унынчы яртыда башлана иде. Әле дә исемдә, әгәр эләгә калсам, уртадагы сары шакмакларны сайлар идем дип хыяллана идем. Ләкин ничек әзерләнергә, кайда барырга, нишләргә һич белми идем. Тапшыруда катнашкан егет-кызлар башта олы яшьтәге абый-апалар кебек күренә иде, аннары яшьтәшләремә әверелделәр, ә хәзер исә миннән күпкә кечерәкләр. Ләкин аларга булган соклануым кимемәде, киресенчә, әле дә мөкиббән китеп карап утырам. Яңа танышыбыз да – алардан, менә! Шуңа да әлеге матераилны әзерләү икеләтә кызык булды. Беренчедән, Эдуард минем өчен гыйлем каһарманы, икенчедән, шактый шаян, күңелле кеше булып чыкты. Кыскасы, сүзгә сүз иярде, ике сәгать сөйләшкәнебезне сизми дә калганбыз.
ЯРАТУ ТЫРЫШЛЫКТАН УҢЫШЛЫРАК
Сүз ябалаклардан башланып китте. «Мондый олысы белән беренче тапкыр танышам, – ди Эдуард. – Моңарчы Бауман урамында, зоопаркта күргәнем булса да, кулга алганым юк иде». Баксаң, ябалак шактый батыр да икән әле: «Алар кешеләрдән генә куркалар, чөнки табигатьтә алар өчен иң зур зыян салучы – кеше,» – ди Эдуард. «Ялкын»лы яңа дустыбыз тарих белән тирәнтен кызыксына икән. Февраль ае башында «Умники и умницы» тапшыруының темалары билгеле булачак, әгәр арасында тарих та булса, яхшы булыр иде, дигән фикер керә башыма. «Яратып әзерләнү тырышып әзерләнүгә караганда мең тапкыр уңышлырак, үземдә тикшереп карадым!» – ди Казанның иң акыллы укучыларының берсе.
Ир-егетләр көрәш өчен яратылган. Кемдер хоккей белән җенләнә, кемдер каратэдан башка яши алмый. Акыл уеннары да – көрәшнең бер төре. Хәтта иң авыр төре дияргә дә мөмкин. Чөнки тәнне – чыныктырып, техниканы үзләштереп була, ә менә баш мие өчен дөрес итеп тренировкалар ясау гына түгел, ә кирәкмәгән әйберне оныта да белү мөһим. Туганнан ук кешегә бүләк ителгән олы компьютерыбызны бик сак кына кулланырга кирәк. Ә кемдер исә аны ң турында гомумән оныта. Баксаң, баш миен шәпләп эшләтү кешенең тормышын ун, йөз мәртәбә җиңеләйтә ала.
Мәсәлән, шул ук «Умники и умницы» тапшыруын алыйк. Башкалар БДИга әзерләнгәндә, җиңүеңә сөенеп, ял итеп, тиздән Мәскәүдәге югары йортына укырга китүеңне уйлап яту начар булыр идеме? Ә бу исә Эдуардның тагы бер максаты. Кайсы университет һәм кайсы факультет турында хыяллануын безгә сөйләде ул, ләкин анысын сездән сер итеп саклыйк әлегә: хыяллар серле була калса, тизрәк чынга аша, диләр.
ҮТКӘНГӘ КАЙТКАНДАЙ БУЛАМ, ДИ
«Дус-ишләрем, әти-әни, укытучылар гел ярдәм итәргә әзер торалар. Алар миңа көч бирә, миңа булган ышанычлары канатландыра,» – ди Эдуард. Хыялларга килсәк, әлеге дә баягы, бөтен чыгарылыш сыйныфы укучылары кебек үк үзе теләгән югары уку йортына җиңел генә керергә хыяллана. Ләкин бу әле БДИга әзерләнми дигән сүз түгел. Баксаң, Эдуард гади укучылардын күбрәк тә тырыша: дәресләрдән соң башта БДИга әзерлек, аннары «Молодежь Казани» командасы тренировкалары. Спорт та онытылмый, әлбәттә, чор төз, сау-сәламәт, үз исәнлегенә диккатьле булырга, кулыңнан килгәнне эшләргә өнди. «Что? Где? Когда?» турында шуны әйтргә онытып торам, Эдуардның командасы – Казан шәһәренең 19 гимназиясе һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның уртак җыелма командасы. Алар башта россиякүләм турнирларда җиңеп килделәр, соңгы тапкыр Россия чемпионатында призлы урын алып кайттылар. Ә бу исә шакты дәрәҗәле җиңү!
Эдуард сәяхәт итәргә ярата икән. Кайчак сәяхәт вакытында үткән гасырдагы вакыйгалар күз алдында җанланган кебек була ди дустыбыз. Ул Төркиядә, Финляндиядә һәм Англиядә булып кайткан. Ләкин иң истә калганы, әлбәттә, Англия иде, ди. Эдуард шулкадәр кызыксындырып сөйләде ки, үземнең һичшиксез эшләнергә тиеш эшләр исемлегенә Лондон сәяхәтен теркәп куйдым.
Озак кына сөйләшеп утырдык. Фотолар карадык, тарихка сәяхәт иттек. Кызык кешеләр белән танышу – үзе бер гыйлем, үзе бер дәрес бит ул. Соңыннан исә хушлашып, һәркем үз юлы белән китте. Ә без барлык «Ялкын»лыгыбыз белән яңа дустыбыз Эдуардка максатларына ирешүен теләп калдык. Хәерле сәгатьтә, яшь знаток! Серле бакчадагы Аучылар йортында күрешкәнчегә кадәр!
Фотолар Эдуард Хәмидуллин архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев