Логотип Идель
ШӘХЕС

ХИМИЯ ДӘРЕСЛӘРЕНӘ ЙӨРМИЧӘ ГЕНӘ НИЧЕК ХИМИК БУЛЫРГА?

“Генетик инженерия булмаса, Җир шары ач калыр иде”. Казанның 131нче лицеен тәмамлаган Руслан Котляров шундый фикердә. Ул күптән түгел Халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулады. Быел интеллектуаль ярышлар Таиландның Накхон Патхом шәһәрендә узган. 76 ил вәкилләре арасында Руслан 15нче урынны алган. “Ялкын” олимпиаданың барлык нечкәлекләре турында Руслан белән күрешеп сөйләште.

– Руслан, син химия белән кайчаннан бирле кызыксына башладың?

– Инде 5 яшьлек чагымда ук химия буенча иске уку китабы табып, аны укып караганмын. Әле хәзер дә бу китап миндә саклана. Эчендә мин карандаш белән ясаган язулар да бар. Ә җитди рәвештә бу фән белән 7 сыйныфта 131нче лицейга укырга кергәч кенә шөгыльләнә башладым (исеңә төшерәм: мәктәптә химия бары тик 8дән генә керә башлый - авт.). Башта мәсьәләләр чишеп карадым. Соңыннан, олимпиадаларда катнаша башладым. 8нче сыйныфта укыганда, 9нчы сыйныф өчен уздырылган Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, абсолют беренчелекне алдым.
Уңышлары:
2014 ел, Бөтенроссия химия олимпиадасы – абсолют беренче урын (8 сыйныфта укып, 9 сыйныф өчен чыгыш ясый);

2015 ел, Бөтенроссия химия олимпиадасы – беренче урын (9 сыйныфта укыганда, 10 сыйныф өчен чыгыш ясый);

Менделеев олимпиадасы – 5нче урын (алтын медаль);

Халыкара химия олимпиадасы – (көмеш медаль);

2017 ел, Төбәкара химик турнир – 1 урын (шәхси зачетта);

Бөтенроссия химия олимпиадасы – беренче урын;

Менделеев олимпиадасы – икенче урын (көмеш медаль);

Халыкара химия олимпиадасы – алтын медаль 15нче урын.



– Сине химия нәрсәсе белән җәлеп итте?

– Химиядә бөтен нәрсә дә матур. Молекулалар да, Менделеев таблицасы да, законнары да. Химиядән башка бу дөньяда бер нәрсә дә була алмый. Бу фән – сокландыргыч. Мин химияне сәнгать белән чагыштырыр идем.

– Халыкара химия олимпиадасына узар өчен, юлың озын булдымы?

– Беренче вакытларда мин мәктәп, район этапларында катнаштым. Соңрак инде андыйларында катнашып та тормадым. Шунда ук Татарстан этабына да сайлап алалар. Анда җиңгәннәр Бөтенроссия этабына бара. Ә федераль этапта беренче урын алган 15 кеше махсус сборларга бара. Нәтиҗәдә шуларның 4се генә Халыкара этапка бару бәхетенә ирешә. Гомумән алганда, 5 этап – мәктәп, район, республика, Россия этапларын һәм җыенны узарга кирәк.

– Олимпиадаларга әзерләнә-әзерләнә, баш миең шартлар дәрәҗәгә җитмиме?

– Юк, без бит ялга да вакыт таба беләбез. Күпләр, бераз сулу алыр өчен, компьютер уеннары уйный. Мин дә искәрмә түгел. Уеннарда шәһәрләр төзегәндә яки армия белән чапканда, сиңа беркем дә басым ясамый.

“Олимпиадада мунча кердек!”




– Синең өчен олимпиадада иң авыры нәрсә булды?

– Һава торышы! Аны мунча белән чагыштырып булыр иде. Кояш булмаганда да, һава торышы бик дымлы иде. Кояш чыкса, бөтенләй үлеш. Практик турда без халат, ябык аяк киеме киеп эшлибез. Ярый әле шорты кияргә рөхсәт бирделәр.

– Олимпиадада нинди биремнәр булды?

– Безгә барганда, “Сез чишә алмаслык әйбер булмаячак” дигәннәр иде. Шулай булып чыкты да. Бары тик аларны эшләп өлгерергә генә кирәк булды. Практикага да, теориягә дә 5әр сәгать бирелде. Ә теория биремнәре бик җиңел иде. Аларны эшләр өчен шуның кадәр күп итеп укып утырасы да калмаган икән! Математиканы белсәң, шул җиткән.

– Олимпиадада иң шаккаттырганы нәрсә иде?

– Ярышларның узу расписаниесенә шаккаттык. Чөнки безгә 5.30да торырга кирәк булды. Ә безнең сәгатьләр буенча бу – төнге икенче ярты.

Таиландка барсагыз, дуриан ашамагыз!


– Җирле кухнядан авыз итәргә өлгердегезме соң?

– Әйе, андагы ризыклар бик үзенчәлекле. Ләкин дуриан дигән җиләк-җимешкә берсе дә "җитми". Аны миңа бик үтереп мактадылар. Ә мин ник капканыма үкендем. Черек ризыкка ошаган иде ул. Гомумән алганда, таиландлылар тавык итен төрле соуслар белән пешерә. Әлбәттә, кайвакыт тоз-борыч белән артык мавыгып китәләр. Тик шулай да тәмле!

– Химиядән кала, сине тагын нәрсә кызыксындыра?

– Миңа синтетик биология кызык. Бу мәктәптә өйрәтә торган биология түгел. Күзәнәкләр, молекулалар дәрәҗәсендәге биология, чыннан да, бик әһәмиятле. Кызганыч, Россиядә генетик инженериягә бик сәерсенеп карыйлар. Гәрчә, ул бик көчле инструмент булса да. Мисал өчен, авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә дә генетик инженерия ярдәмендә җир, су, пестицидлары экономияли алабыз бит. Монанн һәркем бары тик отачак кына.

ГМО булмаса, планета халкы ач калачак




– Хәзер бит ГМО продукциясе турында бары тик “начар”, дип кенә сөйлиләр. Телевидение дә шуны гына тәкрарлый...

– Россиядә моның турында юкка борчылалар. Генетик модификация – бик кирәкле әйбер. Чөнки киресенчә булганда, без Җир шарындагы халыкны туендыра алмаячакбыз. Телевидение буенча да дөрес фәнне күрсәтмиләр. Фәнни телне гади халыкка аңлавы авыр. Шуңа телеканаллар, генетик инженерия турында тапшырулар эшләгәндә, кайбер нюансларны төшереп калдыра, моны коточкыч әйберләргә әйләндерәләр. Күп кенә фикерләр тикшеренүләр ярдәмендә инде күптәннән кире кагылган бит.

– Ә ник алайса иткә крокодил гены кушканнар, дип әйтәләр?

– Ген – ул бары тик ген гына. Монда крокодилның бернинди дә катнашы юк. Аксым синтезы өчен җавап бирә торган нуклеотидлар эзлеклелеге бар. Без аны башка организм эченә кертәбез. Мисал өчен, сельдь балыгыннан аксым алып, аны помидордар эченә кертәбез икән, помидор бу очракта бары тик шушы аксымны синтезлаштыра гына. Һәм бу очракта “Помидорда балык гены бар” дип әйтергә ярамый. Бу – бары тик нуклеотидлар эзлеклелеге генә.

Без барыбыз да үсемлекләр ашыйбыз. Билгеле булганча, андагы ДНК безнең организмда таркала. Әгәр безнең организм ашаган әйберне тарката алмаса, без күптәннән үзебез ашаган балык, помидорларга әверелер идек.

Мәскәүдә – 1 миллион, безгә – 20 мең


– Халыкара олимпиадада җиңеп, син теләсә нинди Россия вузына аяк тибеп керә аласыңдыр?

– Бөтенроссия олимпиадасында җиңү дә шундый мөмкинлек бирә. Халыкара олимпиадада җиңү моның өчен бөтенләй кирәкми. Тик әлегә мин кая укырга керәчәгемне белмим.

– Сине нинди укытучылар әзерләде?

– Казанның 131нче лицей укытучылары Әлфия Рөстәмовна Сафонова. Нәкъ менә ул миңа химиягә этәргеч бирде. Шулай ук минем белән безнең директор, химия укытучысы Әлфия Блигвардовна Хәбибуллина шөгыльләнде. Мин 10 сыйныф укучыларына үзем дә химияне өйрәттем. Чөнки бу фән дәресләрендә мин үземә бернинди дә яңалык ала алмас идем. Шуңа химия дәресләренә йөрмәдем диярлек.

– Безнең республика шундый уңышларны ничек бәяли?

– Материаль яктан ярдәм итә. Узган елларда Бөтенроссия олимпиадасында җиңгән өчен 60 мең түли иде. Бу суммага республика һәм шәһәр ярдәме керә. Быел республика 20 мең сум бирде. Ә 60 мең сумлык Россия премияләре бөтенләй булмады. Төбәкләрдән булган катнашучылар бернәрсәсез калды. Аның каравы, мәскәүлеләргә бәхет елмайды. Алар Бөтенроссия олимпиадасында җиңгән өчен 200 мең ала. Алар бездән ун тапкырга күбрәк алды! Шуңа кушып, Халыкара олимпиадада җиңгән өчен – 1 миллион! Мәскәүлеләр үзләре үк: “Гадел түгел”, дип әйтәләр. Ләкин кесәләренә барыбер 1 миллионны тыгып куялар. Халыкара олимпиадада җиңгән Мәскәү укучылары безгә караганда 30, хәтта 60 тапкырга күбрәк алды! Бу хәл бераз хәтерне калдырды, әлбәттә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев