Логотип Идель
ШӘХЕС

ХАРРАС ӘЮПНЕҢ ТУГАН КӨНЕ БҮГЕН!

Харрас Гыйльмегали улы Әюповны (1946 – 2008) белмәгән кеше бармы икән? Иң азында, әдәбият дәресләрен исегезгә төшерегез! Ул  мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.


Ул 1946 елның 21 августында Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Түрештәге башлангыч мәктәпне һәм шул ук районның Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 1964 — 1969 елларда Казан Дәүләт Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1969—1972 елларда Мөслимдә чыга торган район газетасында әдәби хезмәткәр була. 1972 елның апреленнән алып 1983 елның декабренә кадәр ул «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. 1983 елның декабреннән Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе редакторы.


Үзенең беренче шигырен Xаррас Әюпов җиденче класста укыганда яза. Бер елдан шигырьләре белән район газетасында катнаша башлый. Университет елларында исә аның шигырьләре республика газета-журналларында, «Идел» альманахында, яшь авторларның күмәк җыентыкларында дөнья күрә. 1980—1985 елларда Татарстан китап нәшриятында «Ышаныч», «Кояшлы яңгыр», «Каен балкышы» исемле шигырь китаплары басылып чыкты.


1982 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Беренче шигырьләре алтмышынчы еллар башында языла, алар район газетасында һәп “Яшьленинчы”да (хәзерге “Сабантуй”да) басыла. Университетта укыганда “Әллүки” иҗат берләшмәсенә йөри, әсәрләре “Идел” альманахында, күмәк җыентыкларда дөнья күрә. 1980 ел – “Ышаныч” исемле беренче җыентыгы басыла. 1982 елдан – СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Басма китаплары: “Кояшлы яңгыр” (1983), “Каен балкышы” (1985), “Таң суы” (1987), “Төнге кояшлар” (1989), “Сабыр савытлары” (1992), “Ташка язганнар сөюне” (1994 – башкорт телендә), “Җәяүле буран” (1996), “Көй эзләү” (2001), “Ут аркылы сикерү” (2004), “Йөз яктысы” (2005), “Летнее течение” (2008 – рус телендә). Катлаулы заманның аерым үзенчәлекләрен һәм билгеләрен тирәк һәм тәэсирле итеп ачып биргән поэмалары: “Авыл җаны”, “Көй эзләү”, “Йөрәк атым”, “Базарлар”, “Су хәтере”, “Биш вакыт намаз”. Көйгә салынган шигырьләре: “Сиңа гына язган хатлар” (Л.Батыр-Болгари музыкасы), “Кайда син, гармун?” (З.Хәйретдинов музыкасы), “Миләш” (З.Хәйретдинов музыкасы), “Исемеңне язган идем” (Р.Хәсәнов музыкасы), “Гомерләр узып бара” (М.Шәмсетдинова музыкасы), “Ай-һай, дөнья...” (М.Шәмсетдинова музыкасы), “Чакыру” (Г.Мингалиев музыкасы), “Авыл карчыклары” (Р.Вәлиев музыкасы).


1994 ел – “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек була. 2008 ел, 7 октябрь – кинәт вафат була. Кабере – Мөслим районы Түреш авылы зиратында. Вафатыннан соң ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясе бирелә.


Мәгълүматлар “Ялкын” архивыннан һәм Википидиядән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев