ХАЛЫКАРА ЯШЬЛӘР КӨНЕ
Менә имтиханнар, борчылулар заманы узды да китте. 12 августны тыныч кына бәйрәм итә аласыз. Тукта әле, әйтергә онытканбыз бит. Бүген Халыкара яшьләр көне (ингл. International Youth Day, исп. Día International de la Juventud, фр. la Journée internationale de la jeunesse, рус. Международный день молодёжи) — һәр ел 12 август көнне билгеләнгән бәйрәм. Аны 1999 елда БМО Генераль Ассамблеясе кабул итте.
Бүген шулай ук аяныч хәбәрләр дә юк түгел. Безнең эрага кадәр 30 ел Мисыр патшабикәсе Клеопатра вафат булган. Клеопатра VII Филопатор (борынгы юнанча Κλεοπάτρα Φιλοπάτωρ, 69—30 б.э.к.) - Борынгы Мисырның эллинистик чор патшабикәсе, Птолемейлар (Лагид) македон нәселеннән чыга. Клеопатра сурәте тәңкәдә, Сүрия тетрадрахмы Рим гаскәр башлыгы Марк Антоний белән мәхәббәт мөнәсәбәтләре өчен мәшһүр. Клеопатра хакимлек иткән чорда Мисыр Рим тарафыннан басып алына, патшабикә Рим беренче императоры Октавиан Августның әсире булмас өчен үз-үзенә кул сала. Клеопатра Мисыр белән 21 ел дәвамында хакимлек итә (бертуганнары Птолемей XIII һәм Птолемей XIV белән, соңрак Марк Антоний белән бергә). Мисырның фиргавен дәверенең соңгы бәйсез хакиме булып санала (соңгы фиргавен). Борынгы Рим басып алынганнан соң Мисыр үз бәйсезлеген югалта, Рим империясенең бер провинциясенә әйләнә. Клеопатраның Гай Юлий Цезарьдан бер улы, Марк Антонийдан ике улы һәм кызы булган.
Ә 1930 елда исә татар язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Шәхит Әхмәдиев дөнья белән хушлашып, бакыйлыкка юл тота. Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев 1888 елның 29 декабрендә хәзерге Татарстанның Чистай районы Татар Ялтаны авылында туа. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, аннары Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә һәм Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый. Ш. Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, 1917 елга кадәр язылган. Революция елларында һәм Бөек Октябрь революциясеннән соңгы чорда ул күбрәк публицистик мәкаләләр, истәлек язмалары авторы һәм бигрәк тә күренекле җәмәгать, дәүләт эшлеклесе буларак таныла. Февраль көннәрендә, ул Мулланур Вахитов белән бергә Үзәк Мөселман социалистлар комитетында зур оештыру эшләре алып бара, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторщиклары профсоюз оешмасына җитәкчелек итә, соңга таба «Аваз» исемле газета оештыра.
1921 елда Урта Идел буе өлкәсендә коточкыч ачлык башланып, аңа каршы, көрәш бөтен ил күләмендәге мөһим бер иҗтимагый эшкә әверелгәч, Ш. Әхмәдиев партия Үзәк Комитеты рөхсәте белән Татарстанга кире кайта һәм мәгариф халык комиссары булып эшли башлый. Ул сугыш елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән ятимнәр өчен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, производство мастерскойлары ачу, республикада мәгариф эшләрен юлга салу, эшче-крестьян дәүләте өчен белемле кадрлар әзерләү буенча зур оештыру эшләре башкара. Бу елларда ул партиянең Татарстан өлкә комитеты члены һәм СССР Үзәк Башкарма комитеты члены итеп сайлана. 1930 елның 12 августында Казанда вафат була. Кабере Казанның Үзәк ял итү паркындагы Туганнар каберлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев