БҮГЕН - ХАЛЫКАРА ПЕШЕКЧЕЛӘР КӨНЕ
Бүген халыкара пешекчеләр көне икән. Ул 2004 елдан бирле билгеләнеп үтелә. Әгәр якыннарыгыз арасында данлыклы пешекчеләр, ашчылар булса, котламый калмагыз. Ә без кабат көлке иленә юл тотабыз.
Куркыныч вакыт
Гордон Рамзи табибка килгән ди:
- Доктор, соңгы вакытларда холкым бик бозылды, юктан гына да гөлт итеп кабынам да китәм...
- Нәрсә-нәрсә?
- Җенемне чыгарма, кабахәт!
Тиеш булырсың...
Ике пешекче сөйләшә:
- Биш мең биреп тор әле.
- Минем өч кенә мең бар.
- Ул да ярый. Тагын ике меңен тиеш булырсың.
Столовая көчекләре
Столовая янында сак тоткан көчек янына дусты килә.
- Нигә син шундый усал? Ашарыңа мул, урының рәхәт...- дип сорый бер эт икенчесеннән.
- Киресенчә, - ди теге эт, - мин бик йомшак күңелле, тик моны беркемгә дә сиздермәскә тырышам.
- Ник?
- Эш урынымны югалтудан куркам.
Мактанчык
Бер балыкчы мактана:
- Мин ул балыкны тартып чыгаргач, күлдә су ярты метрга кимеде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
Нет комментариев