Логотип Идель
ШӘХЕС

ХАЛЫКАРА БОЛАННАР КӨНЕ

“Ялкын”лылар бүгенне Җиһанара Боланнар көне дә дип игълан итә. Чөнки 13 август көнне редакциябезнең иң якты кешесе, боланнар патшабикәсе, шагыйрә, илһам тулы кеше Луиза Янсуарның туган көне! Ана чын күңелдән чиксез иҗат кыры, матурлыкка мөлдерәгән күкләр, күңел тулы җылылык теләп калабыз. Безне гел илһамландырып яшәгәне өчен рәхмәт!


Яратабыз...


***
Э-га


Кыңгыраудай күзләреңә сеңсен
Яңа дөнья - син алып кайт аны!
Бәлки, бераз яктырарак төшәр
Кемнәрнеңдер тоныкланган таңы.


Бәлки, бераз дөнья иркенәер,
Юкса, сулар һава җитми...
Җитми!
Кемдер безнең очарга дип торган
Җаныбызны читлекләргә бикли.


Кемдер безгә тага ят исемнәр,
Ят язмышлар хәтта уйлап таба.
Елар идек...
Әмма елап булмый...
Горурлыкмы? Бәлки! Юатма да...


Юк! Тауларның йөрәгенә сыен,
Суларында битләреңне чылат.
Шөкер, әле бу гавамның шавы
Барып җитми сиңа, ераграк.


Мине инде капшый аның азгын
Бармаклары, карашлары - шапшак.
Күпме икән корбаннары, белмим,
Тезен чүккән, иманнары какшап?!


Тәрәзләрем ачык - йолдыз ява...
Кыңгыраудай җете... зәңгәр - күкләр...
Август шундый:
Ул бик азга гына
Бар муллыгы белән яшьнәр-күкрәр...


Шундый азга...
Сизелмәс тә хәтта...
Ул барына әзер...
Үлемгә дә...
Бу Дөньяның чын йөзе һәм үзе
Нәкъ чикләрдә генә беленә дә.


Кыңгыраудай күзләреңә сеңсен
Яңа дөнья - син алып кайт аны!
Бәлки, бераз ямьләнәрәк төшәр
Кемнәрнеңдер ямен җуйган таңы.


8 август 2016


АЙНУ


Иң азакта нокта куймыйча кит
Ямышыңа - тәмам туйдырган.
Юрасыннар, нидер уйласыннар,
Уфтансыннар, диеп:
"И, туган,
Исән чакта белмәдек шул кадерең,
Хәер, кемнең кадерен - кем белгән..."
Артта - юллар -
Кайсы - бергә-бергә,
Кайсы япа-ялгыз үтелгән...
Иң азакта "тотып куймыйча" кит
Өстәлдәге тулы рюмканы...
Юкса, дуслар салса, алай итеп
Китә алмый егет солтаны...
Ә тормыштан... әйе... китә ала...
Кагыйдәләр юк бит - шуңадыр...
Яши-яши, булганы да хәтта,
Күлмәк җепләредәй, уңадыр -
Тозлы яшьтән микән?
Яңгырданмы?
Кояш күзеннәнме?
Кем белгән...
Артта - юллар -
Кайсы - сәлам биреп,
Кайсы хәл дә белми үтелгән.
- Иң азакта очрашадыр, бәлки,
Җан тартканнар - анда?
- И туган...
Кайда күрешсәк тә, тик айныган
Булсак иде инде йокыдан...


7 август 2016


Луиза Янсуар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев