Логотип Идель
ШӘХЕС

ГӨЛШАТНЫҢ ТЫЛСЫМЛЫ ГӨМБӘСЕ...

Гөлшат исемле бер дустыбыз бар, менә аның сезгә тылсымлы гөмбә турында сөйләп китәсе килә әле... Тукта, тукта! Башта үзе белән танытыйк әле!


Аксубай районының Карасу авылында яшәгән дустыбыз Гөлшат Зәйнеева үзе әле 5 нче сыйныфта гына укый, шуңа да карамастан, тылсым тулы әкиятләр яза ул! Менә сез дә укып карагыз әле!



Тылсымлы гөмбә турында әкият


Яшәгән ди, булган ди Сиринә исемле әби белән Марат исемле бабай. Әби өйдә торган һәм өй эшләрен эшләгән. Ә бабай урманга йөргән, утын, гөмбә җыйган.


Ләкин бер тапкыр ул гөмбә җыярга баргач, гөмбәне өзәм дигәндә, гөмбә сөйләшә башлаган:


– Тимә миңа, мин синең өч хыялыңны үтим.


– Ярар, мин сиңа тимим. Ләкин хыялларымны соңрак әйтермен.


Бабай өенә кайткан һәм бөтенесен әбигә сөйләгән. Шуннан алар икәү гөмбә янына барып бай булырга теләгәннәр.


Беркөнне бабай урманда йөргәндә уйга чумган: “Без байлар, ләкин  картаябыз инде. Ә безнең балаларыбыз юк. Балалар карау өчен яшрәк тә булырга кирәк. Гөмбә янына барып килим әле.”


Ул гөмбәгә үзләренең соңгы ике хыялын әйткән.


Тиздән бабай да кайткан һәм өендәге яшь кыз анарга сорау биргән:


– Кем син?! Һәм ник син минем өемдә?!


– Бу мин. Мин гөмбә янына бардым һәм безне яшәртергә сорадым.


Ай узды һәм аларның ике баласы – кыз белән малай дөньяга авыз салды. Аларга Әлисә белән Марат дип исем куштылар. Бер тапкыр Сиринә әйткән:


– Әгәр син тылсымлы гөмбәне тапмаган булсаң, без шулай бәхетле булмас идек.


– Әйе, ләкин мин гөмбәне тапкан булсам да без бәхетле булмас идек.


– Нигә син шулай дисең?


– Чөнки хыялларны мин түгел, ә син сорадың.


– Син дөрес әйтәсең. Бу бәхеткә без икәү ирештек.


Балалар моны ишетеп тордылар. Һәм сорадылар:


– Сез нинди тылсымлы гөмбә турында сөйлисез?


– Без сезгә гөмбәне иртәгә күрсәтербез. Ә хәзер йокларга ятыгыз.


28-1


Икенче көнне иртән алар урманга дүртәү бардылар, ләкин гөмбәне табалмадылар.


Әлисә куаклар арасында кәгазь табып, әти-әнисенә бирде. Анда: “Мин сезнең иң зур хыялларыгызны үтәдем. Ак гөмбә.“ – дип язылган иде.


 Сиринә белән Морат кайтып киткәч, Әлисә белән Марат гөмбәне эзләп карадылар. Кич белән Әлисә аны тапты һәм сорады:


– Сез ничек хыялларны үтисез?


– Мин сиңа әйтәм, ләкин син беркемгә дә әйтмә!


– Чынлыкта, мин тылсымчы. Мине бер усал карт тылсымчы сихерләде. Бу сихердән мине чиста күңелле кыз гына тылсымым өчен түгел, ә болай гына яратса арындыра ала.


– Мин сине яратам, чөнки син минем әти-әниемне бәхетле иттең.


Һәм шул вакытта тылсымлы сихер үтә. Әлисә белән тылсымчы өйләнешәләр. Ә Марат урманда югалган кызны тапкан һәм анарга урманнан чыгырга булышкан. Аларда тиздән өйләнешкәннәр. Шуннан башлап бүгенге көндә дә барысы бергә дус-тату, бәхетле гомер кичерәләр, ди.


Шунда әкият бетте, кем тыңлады, шуңа бишле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев