Логотип Идель
ШӘХЕС

ГАЗИНУР АБЫЙ, ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!

“Ялкын”ның җан дусты, остазы Газинур абый Моратның бүген туган көне! Ихластан тәбрик итеп, иң якты теләкләрне телибез! Гомер юлыгыз гел кояшлы, каләмегез очлы булып калсын. Сокланып яшибез сезгә!


Ә хәзер Газинур абый турында бераз сөйләп китәсе килә әле! Газинур Морат – гади кеше түгел,  татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (2016), Муса Җәлил премиясе (2007), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге (2000) лауреаты. Газинур Морат 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә туган.


1976 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмәтендә: 1981—1984 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә пропаганда бүлеге мөхәррире, 1984—1988 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә бүлек мөдире, 1989—1991 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе җитәкчесе, аннан соң ике елга якын «Идел» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1993—1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул — «Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.


Газинур МоратГазинур Морат — узган гасырның сиксәненче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буынның бер вәкиле. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналистик язмалары әле җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Студент елларында шигырьләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре инде республика көндәлек матбугатында бик еш басыла, соңга таба абруйлы «Казан утлары» журналы битләрендә дә шигырь цикллары белән катнаша, ә 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Җир хәтере» исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул китабы һәм тагын өч елдан соң басылган «Мин дөньяны тыңлыйм» исемле икенче җыентыгы нигезендә ул 1988 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына. 2000 елда шагыйрь «Түбә» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек булды.


Газинур Морат заманның, татар дөньясының актуаль иҗтимагый мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Бу төр мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» (2002) исемле китабында урын алган. 2001 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.


1994 елдан ул Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, бер үк вакытта 1999 елдан Берлек каршындагы Кабул итү коллегиясе әгъзасы. 2007 елда «Төнге әверелеш» китабы өчен ТР Муса Җәлил премиясе белән бүләкләнә. 2016 елда «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.


Мәгълүматлар “Ялкын” архивыннан һәм Википедиядән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев