Логотип Идель
ШӘХЕС

ФОТОГА ДӨРЕС ТӨШӘ БЕЛӘСЕҢМЕ?

Яз, шомырт, сирень... Бар халык фотога төшә. Бүген без сиңа фотода матур чыгу өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләрбез.

1. Беренче эш итеп синең фотода яхшы чыгу-чыкмавыңның сәбәпләрен билгелик. Моңарчы төшкән фотоларыңны анализлап кара. Яхшы дигән фотоларың нидән шулай яхшы чыккан да, бик үк уңышлы булмаганнары нидән уңышсыз булган? Фотосурәтнең уңышсыз чыгуына түбәндәге факторлар йогынты ясый:

- яктылык;


- йомылган яки кысык күзләр;


-уңышсыз ракурс;


-елмаймыйча төшү яки ясалма елмаеп төшү.


Шулай ук прическа, кигән кием фотоның яхшы чыгуында зур роль уйный.



2. Көзге каршына басып уңышлы поза сайла. Кайсы позада үзеңнең уңышлы чыгуыңны һәм ничек елмаерга кирәклеген ачыкла.

Шулай ук үзеңнең кайсы яктан яхшырак күренүеңне белү дә мөһим. Безенең йөзебезнең сулъягы белән уңъягы йөз процент охшаш түгел.

Камерага карата 45 градус ясап басканда фигураның кимчелекле яклары күренмәс.



3. Дөрес итеп киен. Үзеңә туры килә торган кием ки. Кигән кием килешле дә, матур да булсын. Синең чәч,тән төсеңә нинди төсләр килешкәнен дә белү мөһим. Күп очракта чуар-чабырга караганда бер генә төстәге кием отышлырак. Киемеңдә рәсем күп булмасын, берәү булса, артыгы кирәкми.

Төз күренәсең килсә, караңгы төстәге кием кисәң отарсың. Ә инде киресенчә, ябык икәнсең, ачык төстәге кием ки.



Иң мөһиме: үзеңә ошаган һәм уңайлы кием ки.

4. Табигый елмаю. Ясалма елмаю фотоны бозарга мөмкин. Фотога төшкәндә мөмкин кадәр ихлас һәм табигый елмаерга тырыш. Чын елмаю өчен эмоцияләр кирәк. Берәр күңелле вакыйганы искә төшереп кара. Елмаюда күзләр шулай ук мөһим роль уйный, иренең елмаеп та, күзләрең елмаймаса, фотосурәт уңышлы чыкмас.

Елмаю мөмкин кадәр чын булсын өчен тел очыңны эчке яктан өске тешләреңә терә, йә булмаса берәрсе кадр артында сине көлдереп торсын :)



5. Күп итеп төш. Хәтта профессиональ модельләр дә бер уңышлы кадр өчен сәгатьләр буе фотога төшә. Күбрәк фото төшергән саен, алар арасында яхшы фото табылу ихтималы зуррак.



6. Үзеңне ярат. Син бит уникаль шәхес һәм башка андый бер генә кеше дә юк.Үзеңнең кимчелекле түгел, ә өстенлекле якларыңа игътибар ит. Күңелдә бәхет, йөздә ихлас елмаю - яхшы фотоның сере шунда ;-)



 

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев