Логотип Идель
ШӘХЕС

ФАЙДАЛЫ ИСЛӘР ЯКИ АРОМАТЕРАПИЯ СЕРЛӘРЕ

Күзәткәнең (упс, иснәгәнең!) бармы икән, безнең янда һәрчак ниндидер исләр була. Кайберләре шундый якын, җанга кадерле. Урам буйлап барганда ниндидер бер таныш ис борыныңны кытыклый. Син төгәл беләсең: балачак исе!

Исләр безне сәяхәткә алып чыгарга сәләтле, исләр кәефне күтәрә, исләр хәтта дәвалый да икән! Кешеләрне исләр белән дәвалау методы ароматерапия дип атала.



Лаванда исе йоклап китәргә ярдәм итә. Лаванда мае исе баш миен һәм гәүдәне тынычландыра. Йокысызлыкта тилмерүчеләр! Лаванда сезнең өчен дә менә дигән дәва.

Корица исе баш мие эшчәнлеген яхшырта. Whetling Jesuig University билгеләвенчә, моторика, күз күремен, хәтерне яхшырта.

Ылыс исе стрессны киметә. Япон тикшерүчеләре кешеләрне ике төркемгә бүлеп, берсен яфраклы агачлар үскән урманга, ә икенчесен ылыслылар урманына җибәрә. Беренчеләр арып, йончып кайтсалар, икенче төркем яхшы кәеф белән, ял итеп кайта.

Цитруслылар исе дәртләндерә, йокыны ачып җибәрә.



 

Яңа чабылган печән исе кәефне күтәрә. Шулай ук арган баш миен ял иттерә һәм арганлык ала.

Бөтнек исе игътибарлылыкны арттыра.

Ваниль исе яхшылык эшләргә чакыра.

Безнең арабызда кайбер исләрне үлеп бетеп яраткан кешеләр бар. Бензин исе, лак исе, агач исен, мәсәлән. Ә син нинди исләр яратасың һәм нинди файдалы исләр беләсең?

 

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев