Логотип Идель
ШӘХЕС

«ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР...»

ШӘҺӘРНЕ БАСКАН МАФИЯДӘН ТӘМАМ ТУЙГАН ХАЛЫК АЛАРНЫҢ БӨТЕНЕСЕН ТӨРМӘГӘ УТЫРТЫРГА КАРАР КЫЛА. ҖАВАП ИТЕП, МАФИЯ АЛАРГА КАРШЫ КӨРӘШ ИГЪЛАН ИТӘ. БАР КЕШЕНЕҢ БАШЫНДА ТИК БЕР УЙ: КИЛӘСЕ ТӨНДӘ НИЛӘР БУЛЫР ДА, МАФИЯ ТАГЫН КЕМНЕҢ БАШЫНА ҖИТӘР?

БАРЫСЫ ДА МӘСКӘҮДӘ БАШЛАНА

«Мафия» – детектив сюжетлы мантыйкны үстерә торган уен. Уенның кагыйдәләре мондыйрак.

Шәһәрдә мафия, доктор, комиссар һәм гади кешеләр (бу очракта алда санап үтелгән һөнәргә карамаучылар) яши. Төнлә, гади кешеләр йоклаганда (катнашучыларның күзләре йомык – йок-лыйлар бит), алып баручы команда бирүгә, мафия уяна, алар үзара килешеп, бары тик жестлар ярдәмендә бу төндә кемне үтерәчәкләрен күрсәтә һәм янә йокыга тала. Шуннан соң доктор уяна һәм, үзенең сиземләвенә таянып, кемне дәваларга теләвен күрсәтә, әгәр дә мәгәр ул мафия тарафыннан үтерелергә тиешле кешене күрсәтсә, әлеге дә баягы үтерелгән кеше кабат терелә, дөрес күрсәтмәсә, «үтерелгән» уенчыбыз белән хушлашабыз. Доктор янәдән күзләрен йомуга, комиссар уяна һәм мафияне кем дип уйлый, шуңа төртеп күрсәтә, дөрес булса, алып баручы аңа «дөрес» ди. Аннан бөтен шәһәр уяна: кемнең үтерелү-үтерелмәве ачыклана, комиссар (аның комиссар булуын алып баручыдан кала беркем белми), дөрес әйткән булса, мафиянең нәкъ менә теге яки бу икәнен аңлатырга тырыша.

Катнашучылар кешенең үз-үзен тотышы, сөйләшү рәвеше һ.б. аша мафиянең кем булуын ачыклый, тавыш бирелә. Кайчак гаепсез гади кешегә ялгыш мафия тамгасы тагыла һәм ул уеннан чыгарыла, ә мафия яши, ул безнең арада. Кайчак үзләрен сатмас өчен бер-берсен үтерүгә хәтле бара.

1986 елда МГУның психология факультеты студенты Дмитрий Давыдов тарафыннан уйлап чыгарылган уенны баштагы чорда тулай торак, аудитория һәм МГУ коридорларында уйнасалар, соңрак ул бар дөньяга тарала. Мәсәлән, АКШка ул 1989 елда «барып җитә». Уен авторы әйтүенчә, «Мафия» 1920 еллар психологы Л.С.Выготский теорияләренә нигезләнгән.



ТАТАРДА МАФИЯ БАРМЫ?

Санкт-Петербургның татар яшьләре берләшмәсе активистлары – Наил Шабанов белән Айнур Әхмәтов татар телендә өстәл уеннарын булдыру турында күптән хыялланганнар. Хыялга максат итеп карасаң, аның тормышка ашу ихтималы зуррак, диләр. Бүгенге көндә алар тарафыннан эшләнгән уеннар арасында «Мафия»нең татарча варианты – «Һади Такташ» та бар. Чын татарча булуы белән үзенчәлекле ул: без күнеккән «мирный житель» – «тыныч торучы», татар түбәтәе кигән, Санкт-Петербургта чыккан «Нур» беренче татар газетасын кулына тоткан. Бу геройдан кала, башкисәр (мафия), исәрләнгән Шүрәле (сумасшедший), шымчы (сыщик), табиб, су анасы да бар.

МАФИЯ БЕЗНЕҢ АРАДА

Соңгы арада без дә төркемебез белән үлә-бетә «МАФИЯ» уйныйбыз. 5 кенә минут буш вакыт булдымы, «Мафия»! Әйдәгез, «Мафия»! Шул арада берсе кәгазь бите тартып чыгарып, аны бүлгәләргә тотына. Һәм башлана инде... Шуның кадәр кыздык ки: төркемебездәге һәркемнең мафия булганда үз-үзен ничек тотуыннан чыгып, мафияне симәнке чирткән кебек кенә ачык-лыйбыз.

Сөмбел (исемнәр үзгәртелде) мафия булганда би-ии-ик күп сөйләшә, гаепне тегеңә-моңа тага, хәтта иптәше – икенче мафияне үтерүдән дә читенсенми. Сабир – мафиянең мафиясе. Беренчедән, аңа никтер гел мафия дип язылган кәгазь кисәге эләгә, икенчедән, ул мафия булса да, булмаса да, күп сөйли, алдалапмы алдалый, хәтта дөресен сөйләгәндә дә ышанмыйбыз хәзер, Гөлинә мафия булса да, гади кеше булса да сөйләшми, кем ул – шайтан белсен.



Әле тагын үз-үзен үтерүче мафияләр дә бар бездә, эзләп утыр аннан мафияне, дурак кебек. Һәр уенда үзен төрлечә тотучы берәү бар тагын, хәер, ул тормышта да шундыйрак: йә артык күп сөйләшә, йә бөтенләй эндәшми. Йә мафия була торып, «мин мафия, ник минем өчен тавыш бирмисее-еез?» дип кычкырып утыра, йә гади кеше була да үзен нәкъ «мафия»дәй тота һәм аны уеннан чыгаралар.

Тыныч утыручы кеше мафия түгел, дип кем әйтә? Үзен мафиядәй тотучыны кем чынлыкта да мафиядер дип әйтә? Әйтәләр, ялгышалар, хаксыз уеннан чыгаралар. Тормышның үзе түгелме бу уен?

 

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев