Елый торган блогерны волейболчы кунакка чакырган

Популяр видеоблогер булу өчен ни кирәк? Яшь тә, очрашуга язылучыларың килмәве дә комачауламый. Чөнки бу факторлар, киресенчә, популярлыкка илтә ала торган юл. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Алинә белән дә шулай була.
Хәтерлисеңдер, "Youtube" каналында "Лайк TV-шоу" видеоблогын алып баручы Алинә, елап утырган видеоролигыннан соң популяр булды. Ул 2 ноябрь көнне үзенең язылучылары белән очрашу планлаштыра. Ләкин ышандыруларга карамастан, очрашуга беркем дә килми. Шуннан соң блогер кыз видео яздыра. Анда елый-елый очрашуга беркем дә килмәвен сөйли. Кызга танылган блогерлар теләктәшлек күрсәтә. Нәтиҗәдә, аның видеосы 5 миллион тапкыр карала. Алинәнең каналына 400 мең кеше языла.
https://www.youtube.com/watch?v=oP00fyh7lyg
Ниһаять, Казанда Алинә фан-очрашу уздыра. Аны үткәрергә танылган волейболчы Екатина Гамова булыша. Очрашу "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә үтә. Алинә әнисе белән бергә Казанга 18 ноябрьдә килә. Екатерина Гамова алар өчен Волейбол үзәгендә экскурсия уздыра.
- Алинә һәм аның әнисе, кызның дуслары белән бергә очрашуда таң калды. Команданың чишенү бүлмәсен күрсәтү алар өчен гаҗәп яңалык булды, - ди Екатерина.
Блогер һәм волейболчы волейбол темасына ясалган рәсем конкурсының җиңүчеләрен атап, аларга бүләкләр дә тапшырганнар.
Түбән Кама блогерларга бай як, ахрысы. Чөнки Татар малай булып танылган Ринат Галиәхмәтов та — бу шәһәр егете.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48