Логотип Идель
ШӘХЕС

"ЭКОЛОГИЯ ЛИЦЕЕ БУЛЫРГА ТИЕШ!"

Казанның 3 нче гимназиясендә экологик класс ачарга ниятлиләр. Әлеге мәгълүмат “Экологик дәрес” дип исемләнгән акция кысаларында 3 нче гимназиядә уздырылган дәрестә билгеле булган. Шул рәвешле, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына старт бирелде. Минем бүген юбилей, дип тормаган, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та дәрестә катнашкан. “Бездә техника, химия, физика лицейлары бар. Экология лицее шулай ук булырга тиеш”, - дигән ул үз чыгышында.



Дәрестә 72 нче мәктәп укучысы Анна Чазова Казансу елгасында узган ел балыкларның күпләп кырылуын тикшерүне максат итеп куйган проектын тәкъдим итте. Тикшеренүләрдән соң укучылар сәбәпнең суүсемнәр тарафыннан бүленгән токсиннарның чамадан тыш күп булуында икәнлеген ачыклаганнар.

Экология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасы, “Ел укучысы - 2016” бәйгесе җиңүчесе, Казанның 141 нче мәктәбендә белем алучы Зәринә Бикмуллина Аккош күлен киләчктә ничек күрергә теләве турында чыгыш ясаган.

Бүгенге көндә Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 100 меңнән артык бала экологик яктан тәрбияләнә. Республикабызның 7 мәктәбендә 517 укучыга “Экология” предмет буларак укытыла. Шул исәптән экологиягә багышланган 100ләп электив курс, факультативлар үткәрелә, 14 меңләп бала йөргән түгәрәкләр эшләп килә.

Ә син бүген табигатебезне саклауга нинди өлеш кертәсең?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев